- 02.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №17 (30 апрель)
- Рубрика: Иманга юл
Күптән түгел авылга якын туганыбызның мәет ашына кайттык, шуннан соң уйланып йөрдем дә сезгә язарга булдым. Бу сорау мине күптәннән борчый. Мәҗлесләрдә Коръән укып йөрүче бабайлардан, әбиләрдән сорыйсым килә: Коръән мәҗлесләре ничек узарга тиеш? Табындагы кайсы ризыкның безнең мөселман кешесенә хәләл, кайсысы хәрам икәнен аңлатсыннар иде. Табын янына килеп утырсаң, хәйран каласың бит, анда нинди генә закуска юк: 2-3 төрле тозлы балык, тозлы кыяр (аракы гына юк!). Башта Коръән укыла, аннан соң бөтен табын урыныннан кубып, 10 сумлык акча авыштыру.китә. Берсе ала, икенчесе бирә.
Анда алып килгән күчтәнәчләрнең иге-чиге юк. Минем уйлавымча, нинди генә мәҗлескә барсаң да, тиз бозыла торган ашау ризыгы алып бару килешми. Әгәр күчтәнәч, сәдака бирәсең килсә, бир син күпме булса да акчалата, бигрәк тә мәет ашында. Мәет күмүдә болай да күп чыгымнар китә. Менә шул булыр ярдәм, саваплы эш.
Мөселман кардәшләрем, әйтәсе, язасы сүзләрем бик күп. Язып бетереп кенә булмый. Артыгын кыланабыз, гөнаһтыр диеп уйлыйм. Хәзер, Аллага шөкер, өстебез бөтен, тамагыбыз тук. Ходай гөнаһтан сакласын, риялардан булмасын. Өстәл бизәп, савап алып булмый, күңелең дөрес булсын. .
Ә сез бу турыда ничек уйлыйсыз, үз фикерләрегезне «Безнең гәҗит» газетасына языгыз әле. Аралашып, киңәшләшеп яшик.
Ихтирам белән Дания апагыз.
Казан шәһәре.
Комментарии