Мөселман кешесенә урамда яшәргәме?

Мөселман кешесенә урамда яшәргәме?

Бүген безнең яшәү-көнкүрешебезгә, кешеләрнең эшләгән урыныннан фатир бирү бетерелеп, ипотекага фатир алу мөмкинлеге килеп керде. Әлбәттә, ипотекага акчаны процентсыз гына бирмиләр. Менә шушы «процент» сүзен бүгенге имамнарыбыз бер зур корал итеп алдылар да: «Бу риба, ә риба – зур гөнаһ», – дип, инде намазга баскан мөселманнарны куркытып бетерделәр. Кайбер яшь мөселман гаиләләре ипотекага фатир алырга мөмкинлекләре була торып та, риба кулланудан куркып, ай саен фатир хуҗасына 5-10 мең сум түләп яшәргә мәҗбүр. Бу – гаиләнең ай саен акчалары җилгә очып бара дигән сүз. Ә ипотекага фатир алган кеше үз фатиры өчен шул чама акчаны, бәлки, бераз артыграк түләр иде. Әмма инде ул фатирга яшь гаилә үзе хуҗа була. Гомер буе бер фатирдан икенче фатирга күченеп йөрергә туры килми.

Әйе, уйлап карыйк әле, җәмәгать! Әле күптән түгел генә без кем идек? Хәләл белән хәрам ризыкны да аерып тормыйча, нәрсә туры килсә, шуны ашап яшәдек түгелме? Бүген без кем булдык? Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, шәригать кануннары нигезендә яши башладыкмы әле? Әллә намазга бастык та (бөтен татарның бер проценты), ихлас мөселман булдык, дип уйлыйбызмы? Иблис кылырга кушкан бидгать гамәлләрдән арындыкмы соң үзебез? Әллә үзебезне мөселманнар дип санаган хәлдә бары тик исламда булмаган гамәлләрне генә дин исеменнән башкарабызмы? Олыгайган ата-аналарыбызга: «Уф», – дип тә әйтмичә, кадер-хөрмәттә тәрбияләп яшәтәбезме, әллә картлар йортына илтеп тапшырып, фатирларын сатып, чит ил машиналары алабызмы? Туганнарыбыз, күршеләребез белән яхшы мөгамәлә корып, бер-беребезгә ярдәм итеп яшибезме, әллә ата-аналардан калган йортны мәхкәмәдә бүлешәбезме? Мәҗлесләрдә Коръән укып җыйган акчаларны, мәет җирләгәндә шәригатебездә булмаган гүр сәдакалары алуыбызны хәләл дип уйлыйбызмы? Аллаһы Тәгаләнең: «Аятьләремне дөнья малына сатмагыз, Минем җәзамнан гына куркыгыз!» (2. 41) – дигән сүзләре безгә кагылмыймы әллә?

Бәлкем, без ислам хөкемнәре гамәлдә йөри торган дәүләттә яшибездер. Әллә яшь мөселман гаиләләренә фатир алырга процентсыз гына акча биреп тора торган Банк системасы булдырылганмы?! Шуннан акча алмыйча, процентлы (рибалы) банкка барып акча алалармы яшьләр?

Мөхтәрәм милләттәшләр, газиз дин кардәшләрем! Без үзебезнең нинди дәүләттә яшәгәнебезне онытмасак иде дә, кемнәргәдер акыл өйрәткәнче, үзебезнең мөселман була алганбызмы-юкмы икәнебезне уйларга кирәктер дип уйлыйм. Кеше Коръән белән Сөннәттә булмаган гамәлләрне кылудан арынмый торып, әти-әниләренә, туганнарына, күршеләренә карата, гомумән, үзенең чолганышындагы кешеләр белән аралашканда инсафлы һәм мәрхәмәтле булмый торып, ул мөселман була алмый. Моны беркемнең дә һичкайчан исеннән чыгарырга хакы юк, әгәр аның Аллаһы каршында мөселман буласы килсә.

Риба турында сүз алып барсак, бүген без дәүләт белән кеше арасындагы риба турында түгел, ә кеше белән кеше, ягъни мөселман белән мөселман арасында булган рибадан сакланырга кирәк. Туганыңа, танышыңа бурычка акча биреп торасың икән, син инде аңардан арттырып алма. Менә монысы инде ачыктан-ачык риба. Безнең яшәү шартларыбыз үзебезнең яши торган дәүләтебез законнары белән бәйләп куелган икән, димәк, безнең өчен зарурәт туган. Ислам шәригате зарурәт туган вакытта, гомереңне саклап калыр өчен хәтта урлап ашарга да рөхсәт итә. Зарурәт вакытында хәрамның хәрамлык хөкеме югалып тора. Ә мөселман кешесенең шул ипотекадан башка баш очында үз куышын булдырып, балалар үстерү мөмкинлеге юк икән, димәк, аның өчен зарурәт туган.

Әйдәгез, башта үзебез хакыйкый мөселман булып, балаларыбызны исламда тәрбияләп, ислам дәүләте төзик әле, шул ислам дәүләтендә саф ислам Банклары булдыргач, яшьләребезгә рибасыз гына фатирлар алу мөмкинлеге булачак. Әлегә, кызганыч ки… намаз укучыларыбыз арасында да мөселманнар сирәк очрый.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Мөселман кешесенә урамда яшәргәме?, 4.0 out of 5 based on 5 ratings

Комментарии