Урталык

Урталык

Без күпчелек вакыт табигатьнең камиллегенә сокланып карап торабыз. Үсемлек дөньясы булсынмы, хайваннар дөньясымы – барысы да кешене гаҗәпләндерә, еш кына табигатьнең гүзәллегенә мөкиббән булабыз. Әгәр шушы гүзәллеккә гыйльми яктан карасак, табигатьтә һәр үлән, һәр тереклек иясе үзләренә хас күзәнәкләрдән тора. Һәр өлкәнең үз белгече бар. Белгечләр әйтүенчә, теге яки бу үсемлекнең яисә тереклекнең төзек һәм матур булып үсүе шул күзәнәкләргә бәйле. Шул күзәнәкләр Яралтучы тарафыннан төгәл бер микъдарда билгеләнгән. Әгәр кайсыдыр күзәнәк билгеләнгән микъдардан артып китсә яки җитешмәсә, үсемлекләр дә, хайваннар да үз гүзәллекләрен югалта башлый яисә чирли.

Без яши торган Җир-йортыбыз да Аллаһы әмере белән Кояш тирәли дә, үз күчәрендә дә төгәл үлчәм белән хәрәкәт итә. Кояш нурлары да төгәл үлчәм белән генә җир өстенә үтеп керәләр. Эсселек белән салкынлык та билгеле бер интервалда тирбәлә. Әгәр Кояшның шул нурлары тиешле үлчәмнән артып яисә кимеп китсә, нәрсә булыр?!

Кешеләр белән дә шулай ук. Тәнебезнең төгәл билгеләнгән җылылыгы бер градуска гына артса да, берәр җиребез авырта башласа да, табибка мөрәҗәгать итәбез. Ә табиб, әгәр ул тәҗрибәле һәм гыйлемле булса, кешенең нинди сәбәп аркасында чире барлыкка килгәнен ачыклый. Әлбәттә, әйткәнебезчә, кешедәге чир дә нинди дә булса күзәнәкнең артып китүе, кайсыдыр күзәнәкнең кимүе сәбәпле була. Барлык күзәнәкләрне дә Яралтучы билгеләгән микъдарга китереп булса, кеше терелә. Аллаһы Тәгалә: «Мин һәр чирне дәвасы белән бирдем, дәваланыгыз, бары тик картлык белән әҗәлдән генә дәва юк», – диде. Табибның төп бурычы, чирнең сәбәбенә нинди күзәнәк гаепле, ул артып киткәнме, әллә кимегәнме – шуны ачыклау һәм шул күзәнәкләрне билгеләнгән микъдарына китерү. Әлбәттә, моның өчен табибның белемле дә, игътибарлы да, кешелекле булуы да, сабыр да һәм күркәм холыклы да булуы сорала. «Надан табиблар – үлем фәрештәләренең хәбәрчеләре», дигән гыйбарә дә юкка гына тумагандыр.

Кешенең холкы белән бәйле гамәлләр дә теге яки бу сыйфатның камиллегенә бәйле. Әйтик, кешегә Аллаһы Тәгалә бер-берсенә капма-каршы булган курку хисен дә, батырлыкны да биргән. Алар да үз үлчәүләрендә булса гына кеше дөньяда бәхетле булып яши алачак. Әгәр кешенең курку хисе артык көчле булып, батырлык сыйфаты, киресенчә, түбән булса, мондый кеше үз үзен дә, гаиләсен дә, илен дә һәм динен дә саклый алмыйча һәлак булуы бар. Ә инде, киресенчә, батырлыгы тиешле үлчәмнән артып китеп курку хисен югалтса, мондый кеше үзен дә, ата-анасын да, хәтта милләтен дә хур итеп куярга мөмкин.

Шулай ук кешедә бер-беренә капма-каршы булган сакчыллык һәм юмартлык сыйфатлары бар. Болары да кешегә Аллаһы Тәгалә биргән сыйфатлар һәм алар икесе дә кирәк, әмма үз үлчәмнәрендә булырга тиешләр. Берәү «мин сакчыл кеше бит», дип тиешле урыннарга чыгымнар тотмыйча, тиеш булып та зәкәтен түләмәсә, хәтта үз гаиләсен дә ачлы-туклы тотып акча җыйса, бу инде сакчыллыкны узып китеп саранлыкка күчкән, бабаларыбыз әйтмешли, ул – карун була. Инде берәрсе байлыгы белән масаеп, малын төрле кирәкмәгән җирләргә сарыф итсә, «минем юмартлыкны күрсеннәр әле», дип теләсә кайда малын өләшсә, бу –исраф була, ягъни юмартлыкка керми. Ә малны исраф итү – хәрәм гамәл.

Кешедәге барлык күзәнәкләр дә үз үлчәвендә булсын, яхшы холыклы, кешеләргә мәрхәмәтле, ярдәмчел булу өчен, әлбәттә, яхшы тәрбия алу бер шарт булып тора. Моның өчен кешенең бала чактан ук тәрбия алуы Аллаһы Тәгалә кушканча яши торган гаиләдә булуы мөһим роль уйный.

Шулай ук үзен мөселман дип санаган кешенең дине дә бер урталыкта булырга тиеш. Без еш кына шул «урталык»ның нидән гыйбарәт икәнен аңлап бетерә алмыйбыз. Күп кешеләр: «Ислам дине бит ул урталыктан бара торган дин, шулай булгач намазлар укып, уразалар тотып фанатизмга бирелергә кирәк түгел. Минем Аллаһым йөрәгемдә, мин Аллаһыга ышанам, миңа шул җиткән, намазны әнә гөнаһлы кешеләр укысын, минем гөнаһым юк», – кебегрәк сүзләр белән үз-үзләрен алдыйлар. Әмма ләкин бу бик нык надан булудан килә. Һәм һич кенә дә Ислам диненең урталыктан баруына туры килми. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки илебез 80 елдан артык җаһилият чорында яшәде. Тик, юристлар әйтмешли: «законны белмәү җаваплылыктан коткармый». Бу очракта законны белергә теләмәү булып чыга әле.

Җәмәгать! Мөселманның дине сәламәт булу да Аллаһы Тәгалә куйган үлчәүне үз микъдарында тотудан гыйбарәт. Ачыклабрак әйтсәк, мөселман кешесе өчен Коръәндә язылганча, Пәйгамбәребез (с.г.в.) өйрәткәнчә яшәү – урталык дине була, ягъни Ул куйган үлчәүне арттырырга да, киметергә дә ярамый. Әгәр берәрсе Аллаһы Тәгалә диненә берәр нәрсә кушса яисә үзенә җиңеләйтергә теләп киметсә (миңа намаз, ураза фарыз түгел дип), бу кешенең дине (иманы) зәгыйфьләнә. Моны бары тик, чирле кешенең тәҗрибәле табибка ышанмыйча: «Фәлән күрәзәче фәлән нәрсә эчеп карарга кушты, шуны эчеп карыйм әле», дигәне белән чагыштырып була. Мөхтәрәм милләттәшләр, үзгәртеп корулар башлангач «знахарьлар» күбәеп киткәнен хәтерли торгансыздыр. Алар Иблис кушуы буенча, төрле «Лечение уринотерапии» исемле китаплар язып, кешеләргә хәтта үз сидекләрен дә эчерделәр. Дин юлында инде Иблис тагын да тырышыбрак хезмәт куя. Ни өчендер әле милләттәшләребез Аллаһы Тәгалә сүзләренә ышанмыйча Иблис сүзенә ынты-чынтылары белән ышанып, урталык (сәламәтлек) дине булган исламга кайтырга ашыкмыйлар. Бу бик аяныч хәл. Аяныч, әмма монда халкыбызны гаепләү дөрес булмас. Халыкта электән килгән гыйбарә бар: «Бер халыкның җитәкчесе карга булса, ул аларны үләт базына алып барыр». Бу бик дөрес әйтелгән сүзләр. Чөнки милләтне Аллаһы билгеләгән үлчәүләргә, шәригать кануннарын үтәп яшәргә чакырыр өчен мәчетләребездә гыйлемле, намуслы, фазыйләтле һәм күркәм әхлаклы имамнар булу бер шарт булып тора. Бу имамнарда вөҗдан сату, дөньяга алдану һәм түрәләргә ярарга тырышу сыйфатлары булмаска тиеш. Шулай ук халыкка ярарга тырышып, Аллаһының сүзләрен яшереп, шәригатькә каршы килгән сүзләр сөйләүдән дә азат булу кирәк.

Кызганыч ки, безнең милләтебез, бигрәк тә Татарстанда, әйтелгән сыйфатларга ия булган имамнардан мәхрүм дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Исемнәре киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган имамнар арасында андыйлар бар, әмма бүгенге сәяси вәзгыятьтә алар халыкка тулысынча хезмәт итә алмыйлар. Аларга төрле ярлыклар тагып эзәрлеклиләр, төрмәләргә утырталар.

Аллаһы Тәгалә билгеләгән урталыктан бара торган динебез урынын әлегә «Традицион ислам» биләп тора. Киләчәктә урталыктан бара торган хакыйки ислам үз урынына үзе кайтыр дигән тирән өметләр белән

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Комментарии