Руслашып беттекме?

“БГ”ның быелгы 10-12нче саннарында Айзат Шәймәрдәновның “ мәчете руслашырмы?”, “ һәм теле” дигән мәкаләләрен укыгач хәйран калдым. Я, Аллам! Без кай дәрәҗәгә барып җиттек соң?! исемнәре русчага алышынып бетте: Исламияләр – Ася, Хәмидәләр Лидаларга әверелде. Янәсе, русларга әйтергә җиңелрәк булсын. Төркем кеше җыелган җирдә бер-ике рус кешесе булса, “яхшы түгел” дип, русча сөйлибез, җәмәгать урыннарында русча эндәшәбез…

Болар гына җитмәгән, дини урыннарда – мәчетләрдә дә үз телебезне онытырга ярдәм итәргә тырышалармы? Димәк, руслашып барабыз гына түгел, руслашуга нокта куябыз дигән сүз түгелме соң? Ана телебездә булмагач, йөрәккә үтеп керер микән хәзрәт сүзе? Җитмәсә, нәкъ чиркәүдәгечә: “Дорогие братья и сестры” дип башласыннар тагын. Ислам динен кабул итәргә теләгән кеше, иң беренче, үзе аның турында мәгълүмат алырга тиештер. Күңеленә иман кергән кешегә Аллаһы Тәгалә дә белем алырга ярдәм итә. Атнасына бер белән генә кешене Аллаһы юлына бастырып булыр микән? Һәм берничә кешегә яраклашыйм дип, русча сөйләү дөрес хәл түгелдер, минемчә. Үз республикабыздагы мәчетләрдә хәзрәт сүзен ана телебездә ишетергә татар кешесе хаклыдыр.

Нигә соң христиан дин әһелләре “проповедь”ларын татарча сөйләми? Юкса чиркәүләргә әби-апалары да йөри бит! Аларча: “В чужой монастырь со своим уставом не входят!”

Татар кешесе ана телен аңламый икән, ул зур хурлык. Телен белмәгән кешегә генә хурлык түгел, әти-әнисенә, әби-бабасына да. Димәк, гаиләдә рус теле патша булган. Һәм үз телен, халкын хөрмәт иткән кеше генә ихтирамга лаектыр, шундый кеше башка кешесен дә хөрмәт итә. Шундыйларның берсе Чистайдагы яңа мәчеттә эшләүче Әбүбәкер хәзрәт турында язасым килә. Бирегә ул 1993 елда Таҗикстаннан изге ният белән килгән. Үзәк мәчет каршысында ачылган мәдрәсәдә балалар укытырга, шул арада үзенә дә күбрәк гыйлем алырга уйлый ул. Иншалла, максатына ирешә. Матур гына дә корып җибәрә: хатыны – татар кызы белән чибәр кыз үстерәләр. Гаиләдә үрнәк әти, яраткан ир булса, мәчеттә бик кирәк, көтеп алган хәзрәт ул.

Безнең “Әнәс” мәчете матурлыгы белән генә тартып тормый. Кешеләр хәзрәтебезнең моңлы тавыш белән укуын, акыллы вәгазьләрен тыңларга шәһәрнең, районның төрле почмакларыннан агыла. Таҗик дин кардәшебез вәгазьне саф татар телендә сөйли. Аның һәр сүзе күңелгә үтеп керә. Чөнки ул аны безнең тормыш белән дә бәйли. Кешеләрне сабырлыкка, игелек кылырга, Коръән буенча Аллаһы Тәгалә кушканын үтәп, тыйганнардан тыелып яшәргә өнди.

Аңа карата халыкның хөрмәте бик зур. Ул үзе дә бик тыйнак, сабыр кеше. Башканың кайгы-хәсрәтен аңлый, юата белә, шатлыкларын уртаклаша. Менә шулай ул хәзрәт вазифасын армый-талмый үтәргә тырыша. Рамазан аенда да тәравих намазларын үзе укытырга җай тапты. Шул арада Ислам университетына укырга да йөрде. Бүген Әбүбәкер хәзрәт яшь шәкертләргә гарәп телен дә өйрәтә, дини дәресләр дә бирә.

Дин юлында шушындый кешеләр булса, яшьләр дә, да мәчетләргә күбрәк йөрер, иманлы булыр, җинаятьләр азаер иде.

Галия МИРСӘЙҖАНОВА.

Чистай шәһәре.

Намаз бәхетле итә

Кайберәүләр намазны өйрәнә дә, ниндидер сәбәпләр табып, аны калдыра башлый. Я авырып киткән ул, яки ниндидер эш килеп чыккан. Без барыбыз да үз теләгебез белән дөньяга килмибез, үз теләгебез белән китмибез. Алдыбызда ике юл. Берсе – җәннәткә, икенчесе җәһәннәмгә илтә. Аңлы рәвештә икесенең берсеннән китәбез. Безнең өстә бурыч бар. Ул – Аллаһы Тәгаләне тану, аңа саҗдә кылу, биш вакыт намаз уку. Намаз эшне калдырмас, эш намазны калдыра, дигән әйтем бар. Бу – хактыр.

Намазны ташлагач, нинди авырлыклар килгәненә тирә-юньдә гыйбрәтләр җитәрлек.

…Марат әбисенә ияреп, намаз укырга өйрәнә. Биш вакыт намазны калдырмый башлый. Әмма шәһәргә китеп, укырга кергәч, иптәшләреннән читенсенә һәм бу фарыз гамәлне ташлый. Еллар үткәч, гаиләле була. Ике балалары дөньяга килә. Хатыны да намаз укымый. Маратка Аллаһы Тәгалә сынау арты сынау җибәрә. Башта хатыны үлә, аннан өе янып китә. Ике баласы белән әнисенә күченергә мәҗбүр була. Марат авырлыкларга түзә алмыйча, белән дуслаша. Югыйсә бу очракта тәүбә генә кылырга кирәк иде бит. – шайтан азыгы. Аннан ярдәм сорамаска, ә юктан бар иткән Аллаһыга сыенырга кирәк…

… 23 яшьлек Сабир кич күрше авыл клубыннан мотоциклында кайтырга чыга. Тизлекне арттырамы, әллә ташка килеп төртеләме – мотоциклы белән юл кырыена оча. Егет больницада гына аңына килә. Аяк сөяге чәрдәкләнгән, умыртка баганасы имгәнгән. Кадаклап куйган кебек, кыймылдый да алмый урын өстендә ята. Палатага чибәр генә шәфкать туташы керә. Сабирга карый да:

– Намазга өйрән, булышырмын. Сихәтләнүе җиңел булыр. Аллаһы Тәгалә бар ул, ышан, – ди.

Сабир бу сүзләргә колак сала, бер-бер артлы догалар өйрәнергә тотына. Күңеле нидәндер сөенә. Җанына каяндыр рәхәтлек килә башлый. Беркөнне берни сизмәгән аякларында җылы тоя ул. Озакламый култык таягы белән булса да аягына баса.

Үзе:

– Аллаһы Тәгалә бар ул. Авыруны сынау шарты белән бирә, Үзе ала, – дип кабатлый.

…Самат абый карчыгы Нурдидә апа белән намазларын калдырмыйча укый. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Тәртипле гаиләдә үссә дә, ни хикмәт, бер малае начар юлга кереп китә. Аракыны үз итә башлый.

Самат абый карчыгына:

– Нурдидә, баланы каргый күрмә. Ана рәнҗеше төшсә, бала сихәтләнә алмый. Аллаһы Тәгалә безне сыный, түзик. Намаз укып, балага сихәтлек телик, – ди.

Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән бу балага да тәүфыйк килә. Ул да намазга баса.

Сүз ахырында шуны әйтәсем килә: галимнәр дә, тәҗрибә үткәреп, Коръәннән нур чыкканын дәлилләде. Намаз укучы кешедән дә нур бөркелеп, аның үзенә сихәтлек, җанына дәва бирә.

Нәгыймә САДЫЙКОВА.

Тукай районы, Иске Теләнче авылы.

Изге эшкә кушыл

Бабаларыбыз гомер-гомергә саф сулы чишмәләрне изгеләштергән, аларны карап, чистартып торган. Һәр чишмәнең үз исеме булган.

Галимнәр ХХI гасырда чиста су иң кыйммәтле әйбергә әйләнәчәк, ди. Бүген үк күп илләрдә эчә торган су җитмәгәне сизелә. Авылларыбыз янында чишмәләр күп. Төрле оешмалар тарафыннан аларның кайберләре төзекләндерелсә дә, күбесе әле аяныч хәлдә. Шуларны истә тотып, “ТАМГА” төрки-татар берләшмәсе сезне 1 майда үз авылларыгыздагы чишмәләрне чистартырга, карарга дәшә. Көчегездән килгәнчә үз өлешегезне бу эшкә кертеп, чын мәгънәсендә изгелек кылыр идегез!

1 майда барыбыз да чишмәләр чистартырга!

Комментарии