- 02.04.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №12 (29 март)
- Рубрика: Иманга юл
Раил хәзрәт Фәйзрахманов исеме «Безнең гәҗит» укучыларына яхшы таныш. Аларны үтемле вәгазьләре белән күптәннән сөендерә ул. «Аллаһ Тәгалә мине кечкенәдән дингә әзерләде», – ди үзе. Күпсанлы дини китаплар авторы, оста вәгазьче Раил хәзрәт белән аның дингә килүе, Ислам динендәге проблемалар һәм Рамазан ае хакында сөйләштек.
– Арчада тудым, монда үстем. Башлангыч дини белемне дә монда алдым. Казанның Социаль белем бирү академиясенең Арчадагы филиалында укыдым. Дини белемемне Русия Ислам университетында ныгыттым. Бүген Арчаның Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәгендә мәдрәсәдә укытам, Балык Бистәсе районы Тәберле Чаллысы авылында мөгаллимлек итәм.
– Ә дингә ничек килдегез?
– Аллаһ Тәгалә мине алдан ук әзерләде. Беркем берни әйтмәде, чакырмады. Мәктәптә укыганда, әни миңа кечкенә догалар китабы бирде. Иртән торгач, үз кызыксынуым белән көн дә шуннан сайлап алып догалар ятлый идем. Спорт белән шөгыльләндем, ярышларга йөрдек. Шунда еш кына намаз укыган егетләрне күрә идем. Кызыксыну туды. Ул чакта намаз укуның фарыз икәнен белмим бит, ниндидер кызыксыну кебек кенә. Кызыксынып, намаз укырга өйрәндем. Иң гаҗәбе: догалар китапчыгыннан мин намазда укылырга тиешле иң кирәкле догаларны гына ятлаганмын икән. Могҗиза буларак кабул иттем. Шуңа күрә намаз укырга өйрәнү җиңел бирелде.
– Раил хәзрәт, бүген халык арасында дингә тартылучылар күп, дибез. Аеруча яшьләр арасында дингә «модно» дип керүчеләр дә юк түгел. Моңа карашыгыз нинди?
– Әйе, Аллаһка шөкер, халык дингә тартыла. Кеше дингә күбрәк тартылган саен, диннең сыйфаты зәгыйфьләнә – менә монысы аяныч. Кеше уразасын тота, намазын укый, әмма алдалый, хәрәм ризык ашый, кешене рәнҗетә, гайбәт сата. Менә шундыйларга карап, башкаларның дингә карашы да үзгәрә. Дингә килүче һәркем икеләтә җаваплылык тоярга тиеш. Берсе үзе өчен, икенчесе дин өчен. Намаз укыган кешегә үрнәк итеп карыйлар. Аның гамәлләрендә, сүзләрендә Ислам диненең нигезләрен эзлиләр. Авыл җирендә биш вакыт намазын да укып, уразасын тоткан кешегә мулла, абыстай дип карыйлар. Димәк, аның һәрбер начар гамәле аларны: «Бу диндә була торып та болай эшли ич әле, димәк, миңа да ярый», – дип уйларга этәрә. Мода артыннан куып, намаз укый башласак та, уйланырга урын калдырыйк. Кемгәдер ияреп кенә бернигә дә ирешеп булмый. Дингә яңалык кертү булырга тиеш түгел. Диндә беркайчан да «синеңчә», «минемчә» була алмый.
– Мондый күренешләр аеруча Рамазан аенда арта. «Мода» бит, һәркем тота, мин дә эшләп карыйм дип, ураза тотучылар бихисап. Аларның төп нияте «мода» артыннан куу, кемгәдер иярү генә булса, уразалары кабул булырмы?
– Ураза тотуның шифасы барын һәркем белә. Моны табиблар да раслый. Шуңа да Рамазан аенда сәламәтлекне ныгытам әле, дип ураза тотучылар да шактый. Таза-сау булам, ябыгам, ул тота, мин дә тотыйм әле, дип тоту дөрес түгел, әлбәттә, чөнки уразаның төп нәрсәсе – ният. Чын мөселман бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә ураза тотарга тиеш. Әмма кайберәүләр кемгәдер ияреп яки сәламәтлекне ныгытам дип кенә дә ураза тотарга карар кылган икән, моның зыяны булмас. Бу изге айда алар вәгазьләр тыңларга, ураза тотуның төп мәгънәсенә төшенеп, ниятләрен үзгәртергә мөмкин.
– Сер түгел: күпләр өчен ураза тоту – аш-судан гына тыелып тору. Ә бит монда тагын ялган, гайбәт сөйләү һәм тыңлаудан тыелу, изге гамәлләрне күбрәк эшләү кебекләре дә бар. Ник, без, кешеләр, анысын мөһим итеп кабул итмибез?
– «Ураза» гарәп теленнән «тыелу» дип тәрҗемә ителә. Төп тыелулар – ашау-эчүдән тыелу һәм җенси мөнәсәбәткә кермәү. Әмма кеше гөнаһлы гамәлләрдән дә тыелырга бурычлы. Телебез артыгын сөйләмәсен, колак артыгын ишетмәсен, күзебез тиешлесен генә күрсен. Ни кызганыч, күпләрнең уразасы диетага гына кайтып кала. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сезнең ач торуыгыз беркемгә дә кирәк түгел: Аллаһ Тәгаләгә дә, бәндәләргә дә. Әгәр без телебезне – начар сүздән, күңелебезне бозык уйдан сакламасак, гайбәттән тыелмасак, ураза тотуыбыз гади бер ач торуга гына кайтып кала», – дигән. Аллаһка кемнеңдер ач торуының хаҗәте юк. Ураза тотуның төп максаты – үзебезне тәрбияләү. Телебезне гайбәттән, кеше рәнҗетүдән, талашудан, ялганнан, колагыбызны буш сүзләрдән, күзләрне хәрәмнән сакларга тиешлебез. Ач тору авыр түгел, гөнаһлардан тыелу авыррак.
– Рамазан аенда ифтар ашы уздыручыларны нинди савап көтә?
– Ифтар ашы уздыру – хәерле гамәл, чөнки ифтар кылдыручы әҗер-савапка лаек була. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс», – дигән. Әгәр дә без 10 кешелек ифтар мәжлесе оештырабыз икән, мәҗлескә килгән 10 кешенең ураза тоткан әҗере безгә дә язылыр. Әгәр ифтар үткәрү мөмкинлеге юк икән, мәчеткә хөрмә (финик) алып килеп бир, шул җимешне авыз итүчеләрнең әҗере сиңа да язылыр. Хөрмә алып килә алмыйсың икән, су китер, аның савабы да һичшиксез булыр. Күпләр: «Ифтар мәҗлесе уздыру артык кыйммәт», – дияр. Ураза тотучының ашыйсы килми аның. Туй табыны түгел, гади табын корыйк. Ашын пешерик, чәй белән сыйланырга пирог куйыйк, берничә җиләк-җимеш чыгарыйк. Артыгы нигә? Болай итеп без күбрәк мөселманны да туендырабыз, исрафтан да сакланабыз.
– Кайбер авылларда ифтар ашларын фәкать авыл мәчетендә генә уздыралар. Авыл кагыйдәсе шундый, диләр. Ә мондый мәҗлесне өйдә үткәрү, Коръән аятьләренең өй диварларына сеңүе яхшырак күренеш түгелме?
– Мондый авыллар бар. Тик бу күренеш дөреслеккә туры килеп бетми, чөнки ифтарларны өйдә үткәрү шулай ук хәерле гамәл. Өстәвенә, туганлык җепләрен дә ныгыта торган гамәл. Ифтарга туган-тумачаңны, күршеңне дәшәргә мөмкин. Бүген туганнар белән йөрешү юк, ә изге Рамазан аенда беркем дә ифтар узган йортка килүдән баш тартмас.
– Рамазан аенда бирелгән сәдаканың әҗер-савабы күбрәк, дибез. Бу айда сәдакаларны кемгә бирергә киңәш ителә?
– Рамазан аенда бирелгән сәдаканың әҗер-савабы күбрәк. Әнәс ибн Мәлик болай дигән: «Бер вакытны Пәйгамбәребездән (с.г.в.): «Рамазаннан соң кайсы айда ураза тоту хәерлерәк?» – дип сорадылар. Ул: «Рамазанны зурлау өчен Шәгъбән аенда тотылган ураза», – дип җавап бирде. Шуннан соң: «Кайсы сәдака саваплырак», – дип сорадылар. Ул: «Рамазан аенда бирелгән сәдака», – дип әйтте. Шуңа күрә мөселман кешесе бу айда мохтаҗ кешеләргә күбрәк сәдака бирергә һәм юмартлык күрсәтергә тиеш. Ә сәдаканың әҗере зур. Ул малны киметми, бәрәкәтне өсти. Һәркөнне иртән кеше янына ике фәрештә төшә һәм алар икесе дә дога кыла. Берсе сәдака бирүчегә дога кыла: «Бу бәндәнең малын күбәйт, аңа тагын да күбрәк итеп кайтарып бир», – дип сорый. Икенчесе Аллаһ Тәгаләдән саран өчен сорый: «Малын киметсәң иде, тапкан малын бәрәкәтсез итсәң иде», – ди. Шуңа күрә дәваланучыга, йорт-җирсез калганнарга, мохтаҗларга сәдака бирү яхшы гамәл булыр.
– Әгәр дә кеше хәленнән килеп тә ураза тотмаса, әмма һәр тотылмаган көн фидиясен түләсә, ул гөнаһлы булмасмы?
– Гөнаһлы булыр, чөнки ураза тоту – һәр мөселманның бурычы. «Әй, иман китергән кешеләр! Сезгә хәтле булганнарга ураза тоту фарыз булган кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз булды. Бәлки сез тәкъва булырсыз, ягъни гөнаһлардан тыелып, Аллаһның кушканнарын үти башларсыз», – диелгән изге Коръәннең «Бәкара» сүрәсенең 183нче аятендә. Фидияне ураза тотмаган кеше генә бирә. Ураза тотарга мөмкинлеге булып та аны тотмаучы фидияне бирә алмый, аның өстеннән уразасы төшми. Биргән очракта да, ул гап-гади сәдака санала.
– Тәравих ул нәрсә дигән сүз һәм ул мәҗбүри укылырга тиеш намазмы?
– Тәравих – «ял итү» дигән сүз. Ихласлык һәм чын күңел белән укысаң, тынычланасың, дөнья мәшәкатен онытасың, җанга да, тәнгә дә рәхәтлек аласың. Тәравих намазын уку мәҗбүри гамәл түгел, сөннәт. Укымыйсың икән, гөнаһы юк, тик әҗере зур. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: «Кем дә кем тәравих намазын ахырына кадәр укып чыга, ул төне буе намаз укыган кеше кебек әҗер-савап алыр».
– Уразада булмаган кеше дә тәравих намазын укый аламы?
– Тәравихны уку хәерле. Кемдер авырту сәбәпле ураза тота алмый, шуңа да әлеге намазны укып, савабын алырга мөмкин. Кеше ураза тота алмаса да, калган сөннәтләр үтәлергә тиеш.
– Бу намазны өйдә үзеңә генә укырга рөхсәт ителәме?
– Сөннәт намазларның өйдә укылуы хәерле. Тик бу кешенең үзеннән тора. Кемдер үзен фәкать өендә иркен хис итә. Ә кемдер өендә ялкаулана, шуңа күрә андыйларга мәчеткә барып уку хәерле булыр.
Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии