- 02.04.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №13 (28 март)
- Рубрика: Иманга юл
«Безнең гәҗит»нең 49нчы санында (6 декабрь, 2017 ел) Кайбычтан Алмаз Минһаҗның «Милләтебезнең киләчәге үзебездән тора» дигән язмасын укыгач туган фикерләрем бу.
Юк, үзебездән генә тормый, Алмаз дус. Әйе, элеккеге заманнарда авылларда муллаларыбыз милләтебезне саклап калу өчен күп эшләгәннәр. Хәзерге заманнар башка. Урыслашу сәясәте тәгәрмәче бар көченә әйләнә. Бу илдә гомер-гомергә татарны юкка чыгару сәясәте алып барылды һәм алып барыла. Татар баласының хәтта имтиханнарны да үз ана телендә тапшырырга хокукы юк. Урыс телен, гомумән, башка телләрне белү, иркен сөйләшә алу әйбәт нәрсә. Әмма ләкин һәр кеше үзенең ана телен камил белергә тиеш. Аллаһы Тәгалә кешеләрне күп телдә сөйләшә торган итеп яралткан. Әле милләтне авыл саклап тора. Авыллар бетсә, татар милләте дә юкка чыгачак. Гаяз Исхакыйның ике йөз елдан соң инкыйраз, диюе дөрескә чыгачак. Минем уйлавымча, 70-80 елдан татар милләте 7 миллион түгел, 50-100 мең генә булып калырга мөмкин. Мин үзем яшәгән Сарапул шәһәрендә хәзерге 9 мең татар урынына татарча сөйләшә белүче 10-15 татар гына калачак, әгәр алга таба да шушылай барса. Милләтебездә милли аң түбән. Татарларның күбесе битарафлык сазлыгына кереп чумган. Милләтебезне катнаш никахлар да юкка чыгара.
СССР таркалгач, 14 милли республика аерым дәүләт булып аерылып чыкты. Урыс шовинистлары бөтен гаепне Ленин бабайга аудармакчы булды. Юк, Ленин бабай гаепле түгел, Русия патшалары гомер-гомергә башка милләтләрне юкка чыгару сәясәте алып барды. Менә шуның аркасында таркалды СССР. Милли сәясәт дөрес булган илдән берәү дә аерылып чыкмый. Узган елның 29нчы ноябрендә Дәүләт Советында кабул ителгән карарны ишеткәч, безнең депутатлар үз корсаклары өчен генә көрәшүчеләр булып күз алдына килеп баса. Сез, Алмаз әфәнде, милләтебезнең киләчәге үзебездән тора, дисез. Бу фикерегез өлешчә генә дөрес. Күп милләтле Русиядә хәтта милләтләр эше буенча министрлык та юк. Минем фикеремчә, милләтебезне саклап калу өчен үзебез дә, түрәләребез дә тиешенчә көрәшмибез. Битарафлык йокысыннан кайчан уянырбыз, белмим. Шулай гамьсез, миңгерәү милләтме без? Кайберәүләр, милләтне саклап калуда гаиләнең роле зур, диләр. Бәхәсләшмим. Милләтне саклап калуда мәктәпнең дә роле зур. Татар телен белгән кеше башка төрки халыклар белән рәхәтләнеп сөйләшә ала. Ә төрки телләр семьялыгы бик зур бит ул.
Н. КАМАЛОВ,
Удмуртия республикасы, Сарапул шәһәре
Комментарии