Мәчетләрдә азан тавышы яңгырасын

Мәчетләрдә азан тавышы яңгырасын

Бу язмама “БГ”да чыккан “Иманга юл” (51 сан, 2010) сәхифәсендәге мәчет сурәте сәбәпче. Аны күргәч тә, үзебезнең Бәрәңге районы Мазарбашы авылы Җәмигъ мәчете күз алдыма килде. Каяндыр әмер килде сыман – үземдәге сурәтне иманлы гәҗиткә җибәрергә булдым.

Моннан 20-25 ел элек бабайларыбыз, дин кардәшләребез җомга, ураза гаете, намазларын аерым өйләргә җыелып укый иде. Бүген, Аллага шөкер, районыбызның авылларының барысында да мәхәлләләр оештырылган. Мәчетләребез манарасыннан моңлы азан яңгырый. Революциягә кадәр, әле бераз вакыт аннан соң да Бәрәңгедә – 4, башка авылларыбызның күпчелегендә икешәр мәчет эшләгән. Шуларның берсе 1829 елда эшли башлаган. 6 ел төзелгән. Ике катлы, тирә-якта тиңе булмаган Мазарбашы Җәмигъ мәчетен купецы Галим исемле кеше финанслаганы мәгълүм. Тарихи чыганаклар буенча бу рәхимле кеше шул ук вакытта Арчада һәм Казанның үзендә дә мәчетләр төзелешен алып барган. Проектын Санкт-Петербург архитектура департаментында эшләткән. Мәчет каршында мәдрәсә эшләп килгән. Указлы муллалар Әхмәдулла, Вәлиулла Ихсаковлар укыткан. 1934 елны мәчеттә намаз укулар туктатылган. Мәчет манарасын кисеп, изге йортны фельдшер-акушерлык пункты, ашлык склады, промартель, колхоз идарәсе һәм башка объектлар итеп файдаланалар. 1988 елны халык соравы буенча мәчет бинасы дин тотучылар карамагына тапшырыла. 1995 елда реставрация эшләре уздырыла. Манара күтәрәләр. Төзекләндерү эшендә башлап йөрүчеләр имам Гайзулла Габдуллин, Мөхтәр Нигъмәтҗанов, Әүлияр Сафин, Шәрифулла Гомәров, Фаислам Сафин һәм башкалар. Шуннан бирле тарихи мәчет халыкка хезмәт итә, иман нуры тарата. Халкымның теләге бер – барлык мәчетләребездә дә азан яңгырап, халыкны иманга чакырып торсын.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.
Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Мәчетләрдә азан тавышы яңгырасын, 1.5 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии