Утыз-Имәнине тыймакчылар

Шушы көннәрдә шаккатарлык яңалык булды. Оренбург өлкәсе районара (гайский межрайонный) прокуроры С.В.Челышев тарафыннан шәһәр судына классигы Утыз-Имәнинең “Хәтем хуҗа” вә “Дога и хәтем” һәм Рих Әхмәр догасы” әсәрен экстремистик эчтәлектә дип тануны һәм, үз чиратында, тыюны сорап, гариза кергән.

Шулай ук бу исемлеккә Ән-Нәвәвинең “Хакыйкыйлар бакчасы” (Сады праведников) һәм “40 хәдис” исемле Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләр җыентыгы, мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин һәм Мәскәү ислам университеты ректоры Марат Мортазинның “Намазда коткару” (В молитве спасение), Русиянең Европа өлеше мөселманнарының рәисе урынбасары Мостафа Күтүкченең “Фикерләү аша намаз” (Намаз через призму размышлений) әсәрләре кергән.

Җәмәгатьчелекне иң гаҗәпкә калдырганы: XVIII-XIX гасырда яшәп иҗат иткән Утыз-Имәни хезмәтен тыю. Бу уңайдан, әгәр Утыз-Имәни дә тыела калса, башка татар классик илаһият галимнәренең хезмәте дә экстремизм исемлегенә чиратлашып керүе ихтимал икән. Әлеге китапчык “Иман” нәшриятында бастырылган. Хезмәтне бастыруда җаваплы булган. Бу уңайдан вазифаларын башкаручы прокурор Челышевка Утыз-Имәнинең хезмәтен яклап һәм янә бер тикшерү үткәреп, татар классигы әсәрен исемлектән алуны сорап хат җибәрде. Хатта мондый нәтиҗә әсәргә объектив бәя бирелмәве белән бәйле булуы әйтелә. “Догалар татар һәм гарәп телендә була торып, аларның ни рәвешле тикшерелүе аңлашылмый”, – диелә анда. Мәскәү ислам университеты матбугат бүлеге: “Алга таба безне нәрсә көтә? Коръәннең, Тәүрат, Инҗилнең дә тыелачагын көтәргәме?” – дип хафалана.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН

Комментарии