Галимнәребезнең варислары булса иде…

Галимнәребезнең варислары булса иде…

зыялыларының күбесе иленнән китеп, чит җирләрдә укып, гыйлем алганнар. Мисал өчен, Курсавый, Мәрҗани, Утыз Имәни, Гали Ишан, Галимҗан Баруди, Габдрашит Ибраһимов, Муса Бигиев һәм башкаларны санап китә алабыз. Алар Бохара, Һиндыстан, Дагстан, Мисыр һәм Мәккә белән Мәдинәгә барып, шунда гыйлем туплаган. Шуңа татарлар өчен читтә гыйлем алу – яңалык түгел.

Татар зыялыларының күбесе Татар иленнән китеп, чит җирләрдә укып, гыйлем алганнар. Мисал өчен, Курсавый, Мәрҗани, Утыз Имәни, Гали Ишан, Галимҗан Баруди, Габдрашит Ибраһимов, Муса Бигиев һәм башкаларны санап китә алабыз. Алар Бохара, Һиндыстан, Дагстан, Мисыр һәм Мәккә белән Мәдинәгә барып, шунда гыйлем туплаган. Шуңа татарлар өчен читтә гыйлем алу – яңалык түгел. Хәзер дә бу күркәм гадәт сакланып килә. Әйтергә кирәк, Совет власте вакытында бу тыелган, ләкин 90нчы елларда чит илләргә ишекләр ачыла. Дөрес, төрлесе төрле максат белән китә. Ләкин бары тик Аллаһы ризалыгын өмет итеп, гыйлем эстәргә китүчеләр бик күп. Шундыйларның берсе, мөселманнар өчен иң бөек һәм изге шәһәрдә – Мәккәдә укып, галимнәрдән гыйлем алган шәкерт Равил Басыйр улы Бикбаев белән әңгәмә кордым.

– Равил хәзрәт, үзегез белән таныштырып, дине белән кайчаннан тирәнтен кызыксына башлавыгыз хакында сөйләп китсәгез иде?

– Бисмилләһир-рахманир-рахиим. Балтач районы Балтач авылыннан мин. Урта мәктәптән соң училищесын тәмамладым. Абыем һәм энем белән сеңлем бар. Җәлил хәзрәт сәбәпле иң беренче булып әтиебез намазга басты. Шуннан соң балаларын да намазга өндәде. Һөнәри уку йортында чакта мин дә биш вакыт намаз укый башладым. Шул вакыт Аллаһы Тәгалә дине өчен хезмәт итәргә ният кылдым. Ул вакытта Казанда “Исламны кабул итүгә мең еллык” һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәләре генә бар иде. Вәлиулла хәзрәт Ягъкубны безнең яхшы белә, аның безгә дә килеп йөргәне булды. Шуңа мин ул җитәкләгән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә керергә булдым. Анда ел ярым гыйлем алганнан соң, Аллаһының рәхмәте белән чит илгә Согуд Гарәбстанының Мәккә шәһәренә укырга барырга насыйп булды. Күп еллар буе гыйлем алып, бакалавр дәрәҗәсенә ирештем. Шуннан соң “Уммуль-кура” университеты магистратурасына кереп, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләре буенча өйрәндем. Магистр дәрәҗәсен алып, туган илемә кайттым.

Хәзер Диния нәзарәтенең матбугат үзәгендә, шулай ук Татар Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә хезмәткәр дә булып эшлим. Гаилә хәленә килгәндә, өйләнгән, өч бала тәрбиялибез.

– Китапханәдә эшлим дисез. Татар мирасына нинди бәя бирә аласыз?

– Татар мирасыбыз турында әйткәндә, ул бик зур, бай. Бу хакыйкатьне шушы мираста казынган һәм өйрәнгән кеше генә аңлый ала. Тирән өйрәнеп кенә дөрес бия биреп була. Өстән генә караганда алай тоелмаска да мөмкин. Мин үзем дә башта шулай дип фикерләдем. Ләкин күбрәк өйрәнә башлагач, кулъязмаларны укыгач, шулай ук безнең инкыйлабка кадәр чыккан китапларның, газет-журналларның, календарьларның күплеген күреп, татар мирасының гыйльми бик зур байлыкка ия булуын аңлый башладым. Мирасыбызның дини ягын әле бик күп өйрәнәсе бар икән. Шуңа күрә, минемчә, мирас турында хөкем иткәндә ашыгырга ярамый. Киресенчә, без аны җиң сызганып өйрәнергә тиеш. Әле галимнәребезнең басылмаган, кулъязма рәвешендә генә сакланган китаплары бик күп. Хәтта Риза Фәхретдиннең генә дә 100 томга якын кулъязмасы бар дип әйтәләр.

– Сез ничек уйлыйсыз, мирасыбызны өйрәнү безнең тормыш, киләчәгебез өчен берәр нинди файда китерә аламы?

– Әлбәттә. Тарихын белмәүче – ул киләчәксез кеше. Чөнки тарих киләчәктә яшәргә ярдәм итә. Күп кенә проблемаларыбызны чишәргә нәкъ менә мирасыбыз ярдәм итә алачак та инде. Шулай ук кайбер мәсьәләләрдә бик күп сораулар килеп туа. Ә ул мәсьәләләр безнең җирлегебездә инде булган. Дини журналларда аерым фәтвә ишекләре, рубрикалары бар иде. Шунда безнең галимнәребез җавап биргәннәр. Мисал өчен, “Әд-дин вәл-әдәб”, “Дин вә мәгыйшәт”, “Мәгълүмат”, “Ислам мәҗәлләсе” һәм башка күп кенә газета-журналларда бик күп фәтвәләр тупланган. Шуларда хәзер дә актуальлеген югалтмаган сорауларга җаваплар бар. Әгәр дә шушы мирас өйрәнелсә, безнең татар дин әһелләренә күпкә җайлырак булыр иде.

– Равил хәзрәт, сез чит илдә укыгансыз, безнең татар галимнәрен гарәп дөньясында беләләрме?

– Гарәпчә язган галимнәрне беләләр. Мәсәлән, әз-Зәрәклинең “әл-Әгъләм” дигән мәшһүр шәхесләр турындагы китабында Мәрҗани һәм Муса Бигиевның тәрҗемәи хәлләре искә алына. Бигрәк тә Мәрҗани хәзрәтләре бик мәшһүр. Хәнәфи мәзһәбен өйрәнгәндә, остазым янына бардым һәм аңа “Назуратуль-хак” китабыннан бер мисал китердем. Мин: “Безнең бер галимебез шундый-шундый фикер әйткән, сезнең карашыгыз ничек?” – дип сорадым. Остаз галимнең исемен сорады. “Мәрҗани хәзрәтләре”, – дидем. Остаз гаҗәпләнеп: “Бу бит мәшһүр зур имам, галим”, – дигәч, мин аптырап киттем. Бу остаз безнең галимебезне белә икән. Мәрҗани үзенең шушы китабында бик җитди мәсьәләләрне күтәрә. Хәзерге галимнәр дә Мәрҗанинең сүзләренә мөрәҗәгать итәләр. Мисал өчен, Согуд Гарәбстанының әр-Рияд шәһәренең Җәмигатуль-имам университетында Абу Хәнифә мәзһәбе турында ике томлык хезмәт язылды. Һәм мәзһәбнең кайбер мәсьәләләрендә Мәрҗанинең бик күп сүзләре китерелә. Шулай ук әл-Ләкнәви, Сиддыйк Хәсән Хан кебек галимнәр китапларында Мәрҗанине мактап искә алалар, Курсавины, Риза Фәхретдинне беләләр. Бер галим бер журналда Риза Фәхретдинне Русиянең иң зирәк, иң акыллы галимнәренең берсе дип атый.

Үзем белән булган хәлне дә искә төшерим. Бер китаптан Мулла Морад Рамзиның “Тәльфикуль әхбәр” дигән китабы турында укыгач, Мәккәнең әл-Харам мәчете китапханәсенә киттем. Барып сорагач, китапханәче бу бик мәшһүр китап дип, шундук табып бирде. Оренбургта басылган ике томлык бу китапның тышлыгына М.М. Рамзи дип язылган. Китапның яңа басмасында Рамзиның исеме күрсәтелмәгән, чыгаручы да белмим дигән. Мин ул китапны сатып алып, остазыма бүләк иттем. Икенче көнне остазым: “Син авторның исемен беләсеңме?” – дип сорады. Мин аны белми идем әле. Ул: “Аның исеме Мулла Морат Рамзи булырга тиеш. Җәмәгатем Мәккә галимнәре турында докторлык эшен яклый, ә Рамзи Мәккәдә 24 елга якын яшәгән, шуңа күрә ул аны белә”, – диде. Һәм мин шул ханымга Казаннан Морад Рамзиның тәрҗемәи хәлен соратып алып, тәрҗемә итеп бирдем.

Гомумән, Согуд Гарәбстанының мәшһүр китапханәләрендә безнең галимнәребезнең бик күп китаплары саклана.

– Китапханәдә эшләү сезне нәрсәсе белән кызыксындырды?

– Кечкенәдән ук китап яраттым. Магистратурада укыганда, безгә кулъязмалар белән эшләү буенча аерым фән укытылды. Җәй көннәре Татарстанга каникулга кайтканда татар галимнәренең китапларын үзем белән җыеп китеп укый идем. Укыганда, Аллаһыга шөкер, китаплар белән эш итү буенча шактый тәҗрибә тупладым. Шуңа күрә китапханәгә бардым һәм хәзер, Аллаһыга шөкер, кулъязмалар белән эшлим. Җитәкчеләрем Айрат абый Заһидуллин һәм Раиф абый Мәрдәнов миңа үзләренең киңәшләрен биреп тора.

– Сүз ахырында, теләкләрегезне әйтеп китсәгез иде?

– Барыбызга да Аллаһы Тәгаләнең тәүфикъ һәм һидәятен теләр идем. Безнең бабаларыбыз ислам динен ничек итеп югалтмыйча саклап килсә, безгә дә аны өйрәнеп һәм аның белән гамәл кылып, киләсе буыннарга да шулай тапшырырга насыйп әйләсен. Аның өчен хәзер дә безнең арада Мәрҗани, Курсави, Риза Фәхретдин кебек милләте өчен, дине өчен хезмәт иткән зыялы галимнәр булса иде.

– Әңгәмә өчен рәхмәт! Киләчәктә динебезгә, милләтебезгә хезмәт итүдә уңышлар телим.

Зөлфәт ФӘЙЗРАХМАН

Комментарии