Ризыгың хәләлме, кардәш?

Больницаларны күзәтсәң, яңалыклар тыңласаң, дөньяда никадәр күп чирләр бар икәненә төшенәсең һәм һәр сау яшәгән көнеңә сөенеп туя алмыйсың. Бу бик куркыныч күренешләр. Нидән шулай икән? Әлбәттә, сез «Чисталыгы шундый аның хәзер, кибеттәге күп әйберләргә ярамаган матдәләр кушалар, хәзерге заман кешесе бик көчсез һәм башкалар», – дип әйтерсез. Әйе, дөрес. Әле шундый киң таралган фикер искә төште хәтеремә. Элек кешеләр ачлыктан интегә, чирли, үлә иде, ә хәзер кеше күп ашаудан яки дә теләсә нәрсә ашаудан чирли башлый. Нәфесебезне тыя алмау безне үтерә. Көндәлек тормышыбызда куллана торган бик күп ризыклар «агулы» шул. Ләкин нишләтәсең инде, кулыбыздан килгәнчә дөрес, чиста ашарга тырышырга кирәк.

Бу темада мине бик борчыган соравым – дуңгыз итен яратып, «тәмле» итеп ашаучы милләттәшләрем. Аның зарары турында белә идем, соңгы вакытта видео тасмалар аша башка күп мәгълүматлар белдем. Җаным-тәнем белән татар кардәшләремнең дуңгыз итен ашавына бик каршы торам. Эчебездә бу хәрам әйберләргә саклагыч киртә булуын телим. Үзем өчен тыныч булсам да, башка кешеләрнең «аның ите тәмле» дип җирәнмичә әйтүләренә җаным әрни. Алар өчен борчылырга сәбәп бар. Әлбәттә, өйрәтмәгәннәр, сөйләмәгәннәр аларга, алар – белми. Мин моны дин буенча гына әйтмим. Бу турыда, гомумән, күпчелек галимнәр язган, өйрәнгән һәм шундый күп зарарлары булуын искәрткәннәр. «Хәрам кергән тәнгә хәләл уйлар кертү бик авыр», – ди минем бер дустым.

Дин күзлегеннән карасак та, Аллаһ бу хайванның итен тикмәгә генә ашаудан, кагылудан тыймаган. Безне саклар өчен кисәткән. Яратучыбыз «тотынмагыз, якынлашмагыз!» дигәч, димәк, чыннан да ярамый. Чынлыкта без белмибез, ә Ул бар әйберне дә белүчедер. Бу тыю хәтта Инҗил китабында да язылган. Әмма белмим, никадәр процент христиан динендәге кешеләр бу тыюны үтидер, Аллаһ белүче. Күп кешеләр әллә нинди сәбәпләр табып, үзләрен барысыннан да акыллырак санап, бу изге китаплардагы сүзләрне кире кагалар. Белә торып та, башка юлны сайлаучылар өчен дога итегез. Нәтиҗәдә кеше физик яктан гына түгел, рухи яктан да пычрана. Ярамаган әйберләр ашап, эчеп, кеше нәрсәнең яхшы, дөрес, нәрсәнең начар, дөрес түгеллеген аермый башлый. Ачуыгызны китергән булсам, гафу итегез. Әмма белгән кешеләр белмәгән кешеләр өчен җаваплы. Дөреслекне аңлап, сезнең бары тик кирәкмәгән әйберләрдән ерак булуыгызны телим.

Дуңгыз ул шундый бер хайван ки, пычракны яратучы, пычрак, җирәнгеч әйберләр ашаучы, ашаганын чәйнәмичә йотучыдыр. Бу хайванның итендә зур дәрәҗәдә зәһәрле матдәләр булу сәбәпле, ул күп чирләрнең вирусларын үзендә саклый, йөртә. Моны ашаган кешеләрнең эчендә бу ит тиешле дәрәҗәдә эшкәртелеп бетми һәм күп зарарлы матдәләр кешеләрнең тукымаларында сакланып кала. Җыела-җыела ул йә артык дәрәҗәдә тазаруга, яки дә бик куркыныч авыруларга китерә.

Кардәшләрем, дуңгыз итен, бу ит кушылган сосиски-колбасалардан, гомумән хәләл булмаган башка ит ризыкларыннан һәм шундый ачык зарарлары булган тәмәке, аракы эчүләрдән арынуыгызны, үзегезне саклавыгызны үтенәм. Сәламәтлекне акча белән генә саклап булмый шул. Җаныгыз, тәнегез чиста булсын!

Әминә ГАРИФУЛЛИНА.

Мамадыш районы, Урта Кирмән авылы.

Комментарии