Ирекнең дә ләззәте бар шул…

Ирекнең дә ләззәте бар шул…

Аллаһының рәхмәте, фатирыбызның тәрәзә каршында кечкенә генә ясалма күл барлыкка килде, шуны ясауда көч куючыларга Раббыбызның рәхмәте булсын. Суы күлдән 250-300 метр гына ераклыкта булган җир астыннан чыга. Шунысы әһәмиятле, шул күл кыш көннәрендә дә туңмый, суында минерал катнашмалар бар, күрәсең. Шәһәребездәге зур күл туңгач, кыр үрдәкләре менә шушы безнең тәрәзә каршындагысына киләләр. Шунысы кызык, алар ел саен бәпкә чыгара торганнардыр инде, әмма саннары артмый, 100 баш тирәсе. Күрәсең, аучылар яхшы эшлиләр.

Менә шушы үрдәкләрне тәрәзәдән генә күзәтеп ятып булмый бит инде. Алар салкын кыш көннәрендә без – кешеләр ярдәменә мохтаҗ. Шуның өчен көненә ике тапкыр: иртә һәм кич ипи турап ашатып керү бер шөгыльгә әверелде. Аларны ашатканда шундый рухи ләззәт кичерәсең, аңлатып бетерүе дә кыен. Тагын шунысы игътибарны җәлеп итә, мин чыкканчы, берәрсе ашатып киткән булса, яисә ипине күбрәк турап чыксаң, ашап бетермиләр. Һәрберсе бәләкәй генә дүрт-биш ипи кисәген ашый да башка ашамыйлар. Мин, авылда үскән егет буларак, өй үрдәкләренең ничек ашаганнарын бик яхшы беләм. 10-15 йорт үрдәген ашатып туйдырып булмый иде, пешергән бәрәңгегә он болгатып изгән ботканы ике-өч табак ашыйлар иде, әле бу җәй көннәрендә. Туйганчы ашыйлар да, капка астыннан кысыла-кысыла чыгып, су буена төшеп китәләр, бер-ике сәгать узмый, «Бак-бак-бак», дип тагын ашарга сорап кайтып җитәләр.

Шушы урында сорау туа, ни өчен йорт үрдәкләре капка астыннан чыгалар соң? Алар да бит нәкъ кыр үрдәкләре шикелле, бер аермалары да юк. Ана үрдәкләр дә, атасының да төсләренә кадәр бер төрле, зурлыклары да аерылмый дияргә була. Ни өчен капка башыннан очып чыкмыйлар? Әйе, күп ашыйлар, бүксәләре җиргә тия язып кала атлаганда. Менә сәбәп кайда, ашауның чамасын белмиләр. Шуның өчен алар иректән, очу бәхетеннән мәхрүмнәр. Ә кыр үрдәкләре иректә, зәңгәр күк гөмбәзе астында үзләренең ирекле икәнлекләрен тоеп, тезелеп очалар. Ирекле булуның ләззәтен тоялар. Шуның өчен алар канатлары күтәрә алмаслык итеп бүксәләрен тутырмыйлар.

Кем өйрәтеп тора соң аларны артыгын ашамаска? Менә бит без мөселманнарга Раббыбыз махсус Китап һәм махсус Пәйгамбәр (с.г.в.) иңдереп, «бүксә»не артык тутырырга ярамаганын аңлатты. Юк, аңламыйбыз, ә кыр үрдәкләре аңлаганнар, бүксәңне нык тутырсаң, иректән мәхрүм калуны, һавага күтәрелеп очу бәхетен югалтуны аңлыйлар. Юк, без – кешеләр аңлый алмыйбыз. Дөрес, Пәйгамбәребез (с.г.в.) килеп киткәч, 300 ел буена мөселманнар дөнья киңлекләрен иңләп күтәрелделәр. Алай гына түгел, дөньяда зур фәнни ачышлар ясадылар, табиблык һөнәрен алга җибәрделәр, дөнья мәдәниятен күтәрделәр, европалыларга әхлакый бай тормыш кору юлларын өйрәттеләр. Әмма…

Әмма Иблис коткысына бирелеп, йорт үрдәкләре кебек бүксә тутыру белән мавыгып китеп, калебләрне май басты, «капка астыннан» кысылып кына йөри башладык. Бердәнбер Аллаһының колы булырга тиешлегебезне онытып, байлык, нәфес һәм хуҗабыз колы булып, капка астыннан йөрсәк тә, мөселман кардәшләребез каршында күкне тишәрдәй булып тәкәбберләнәбез. Алай гына түгел, «халыкка ислам дине өйрәтәбез», дигән булып, ислам диненнән чыгара торган Иблис өйрәткән гамәлләр кылырга чакырабыз.

Бөтен дөнья мөселманнары кан эчендә, миллионлаган мөселманнар ачка тилмергәндә, ачтан үлгәндә, «мөселман илләре» корольләренең очкычларындагы унитазлар алтыннан коелган.

Татарстан имамнарының кайберләре төрле «Джип»ларда җилдерсәләр дә: «Хәер аз җыела», – дип зарланып утыралар, намазга халык аз йөргәненә борчылмыйлар. Ничек халыкны мәчеткә тарту турында уйлап та карамыйлар, һаман бер «бүксә» кайгысы. Әле шулар Коръән һәм Сөннәт турында гәп куерталар, хәлиф Гомәрнең (р.А.г.) ничек итеп төнге шәһәр урамнарында: «Ачка тилмереп йөрүчеләр юкмы икән?» – дип йөргәне турында сөйләргә дә җөрьәт итәләр…

Кыр үрдәкләре алар зәңгәр күкне гизеп очалар, алар ирекнең, азатлыкның кадерен беләләр, шуның өчен алар бүксәләрен тыгынганчы тутырмыйлар…

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Комментарии