Игелекле гомер юллары

Ир-егет үз гомерендә өй салырга, чишмәләр төзекләндерергә, халыкка йөрү өчен, басма-күпер, юл төзергә-төзетергә, акыллы-тәүфыйклы балалар үстерергә, үзе яшәгән мохитне чиста тотарга тиеш. Мондый эшләрнең Аллаһы Тәгалә каршындагы савабы да күп, диелә хәдисләрдә.

Җиде бертуган Лотфуллиннар шушы гыйбарәләрне үтәп яши.

Хәлиулла бабай уллары-оныклары – һәммәсе дә игелекле гамәл кылырга тырыша. Читтә яшәсәләр дә, күңелләрендә һәрвакыт туган авыллары. Өлкән туганнары Зөфәр иң беренче булып авылда мәчет салдыра. Аның эшен ир туганы Әнвәр дәвам итеп, мәчетнең эче-тышына ремонт ясата, аның тирә-ягына койма тоттыра, мәчет тирәсен яшеллеккә күмә.

Безнең якта кеше хакын хаклый, кадер-хөрмәткә лаек булганнар рухы алдында баш ия беләләр. Әле шушы көннәрдә генә Әнвәр абый, үз бригадасы белән кайтып, зират өстен тәртипкә китерде. Ул Түбән Кама шәһәрендә яши. Социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары. Туган авылының хәлен белеп, кулыннан килгәнчә ярдәм кулы сузып тора.

Инде ничә еллар икенче туганнары Равил абый имам-хатиб вазифасын башкара. Яшьләргә, балаларга әхлакый тәрбия бирүгә, дингә, мәчеткә тартуда зур эш алып бара. Барлык дин йолаларын ярдәмчеләре белән үти.

Хәзер авылның ике ягында ике мәчет эшли. Авыл советы җирлегендә дүрт мәчет бар. Һәммәсендә бер үк вакытта моңлы азан тавышы яңгырый. Алар авылдашларымны иманга килергә, намазга чакыра. Түбән Талкыш мәчетен яшьтән үк Казанга барып урнашкан Сәйдәш Ногман улы Зарипов үз акчасына салдыра. Бу мәчет тә тулы көченә, барлык йолаларны үтәп эшли.

Мәчеткә җыелган бабайлар изге гамәлләренең дәвамлы булуын тели. Дөньядагы барлык зур һәм кечкенә мәшәкатьләрен онытып, Аллаһы Тәгалә каршында дога кылалар. Өлкәннәр рәхмәт сүзләре әйтеп, бәрәкәтле гомер тели.

Авылны төзекләндерүдә зур өлеш керткән авылдашларыбызга һәммәбез исеменнән чиксез рәхмәтебезне ирештерәсе килә. Кайгы-хәсрәт күрми, исән-сау яшәгез. Кылган игелекләрегез савапка булсын.

Зөлфия ШӘЙХЕТДИНОВА.

Чистай шәһәре.

Күңелем сыкраганда

Дусларым сагындыра

Бер-бер артлы ике дустымны бакый дөньяга озаттым. Аның берсе эретеп ябыштыручы иде, икенчесе тракторчы булып районыбызның нефть чыгару урыннарында хезмәт итте һәм Себердә дә эшләп кайтты. Намуслы булып, матур итеп үзләренә тиешлесен яшәп киттеләр. Ә мин һаман исән, тазалыгым корычтай булмаса да, туган һәр иртәгә куанам. Үзләрен бик сагынам, чөнки алар чын дус иде.

Бер-бер артлы ике дустым

Фани дөньядан китте.

Бу хәл мине карт көнемдә

Коточкыч ятим итте.

Алар юк хәзер кичләрен,

Алар юк көннәрен дә.

Аларның чын дуслыклары

Саклана йөрәгемдә.

Тавышлары – колагымда,

Йөзләре – күзләремдә.

Сирәк, шулай да күргәлим

Төшемдә үзләрен дә…

Мөгътәсим ГЫЙМАЕВ.

Баулы шәһәре.

Бәла-казаларның килү сәбәбе – гөнаһ

Галәмнәрне юктан бар кылып тәрбияләп торучы, без бәндәләрне ризыкландыручы, иксез-чиксез нигъмәтләрен бирүче Раббыбыз Аллаһыга һәрбер мактау-олуглавыбыз булсын, Раббыбызның иң сөекле колы Мөхәммәд галәйһисәламгә күңел түрләреннән чыккан салават шәрифләребез ирешеп торсын.

“Хакыйкатьтә адәм баласы хәсрәттә, әмма Раббыбызга иман китереп, изге гамәлләр кылып, бер-берсенә хаклыкны һәм сабырлыкны нәсыйхәт итүчеләр генә хәсрәттә булмас”, – диелә “Әл-Гасыр” сүрәсендә. Чыннан да, җир йөзендә адәм балалары нинди генә бозыклык кылмый: Аллаһыга тиңдәш кылу (ширк) пот ясап шуларга табыну яки берәр җирне изгеләштереп, шул җиргә хаҗ кылган шикелле бару, юк-барга ышану (хорафатлар). Мәсәлән, юлны кара мәче кисеп чыкса, юл уңмый, дип уйлау шулай ук ширк була. Зина, хәмер эчү, отыш уеннары, риба малы ашау һәм башкалар. Ә бит безне Расүлебез Мөхәммәд галәйһиссәлам кисәтте: “Зина, риба таралган җирне Аллаһы фәрештәләренә юк итәргә рөхсәт бирде”, – ди. Адәм балалары өстенә нинди генә һәвефләр килми: өермә, су басу, янгыннар. Шуларның берсе дә Аллаһыдан килгән җәза дип тәүбә итәргә ашыкмый. Килгән афәтне фәнни яктан аңлатырга тырышалар, гөнаһларыннан һаман да туктамыйлар. Аларны Аллаһы төрлечә кисәтеп караса да, тәкәббер рәвештә гөнаһ кылуны дәвам итәләр. Раббыбыз Коръәндә безгә күпме кавемнәрнең гөнаһ кылулары аркасында юк ителгәнен бәян итә. Мисал өчен, Нух галәйһиссәламгә иярмәүчеләр су астында калды, Лут галәйһиссәлам булып җибәрелгән кавемдә ирләр белән ирләр якынлык кыла иделәр, алар да һәлак булды. Бүген дә шушы гөнаһны кылучы бәндәләр очрый. Хәтта кайбер илләр бер җенестәгеләрнең парлашуын хуплады. Җир йөзендә ачыктан-ачык бозыклык кылу таралгач, әлбәттә, Раббыбыз ачулана, чөнки гаделсезлекне, бозыклыкны яратмый. Һәрбер бәла-каза адәм балаларының кылган гөнаһларына күрә килә. Без моңа дәлилне Коръәннең “Шура” сүрәсенең 30нчы аятеннән таба алабыз: “И мөэминнәр, сезгә ирешкән бәла-казалар, вә кайгылар, үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз сәбәпледер, шулай булса да Аллаһы гөнаһларыгызның күбрәген гафу итәдер”. Шулай ук без яшәгән җирдә дә ачыктан-ачык кылына торган гөнаһлар артканнан-арта. Өстебезгә көтмәгәндә төрле һәвеф килеп төшәргә мөмкин. Әй адәм баласы, уйлан! Гафил булма, шайтан коткысына алданып, төрле ләззәтләргә алданма, Раббыбыз безне кисәтте бит: “Бозыклык кылмагыз, гаделсезлек юлыннан ерак булыгыз”, – диде. Юкса төрле газапларымны җибәрермен дип хәбәр бирде. Гөнаһлардан тәүбә итәргә кирәк, чөнки алар Раббыбызның безгә биргән ризыклар бәрәкәтен ала. “Әгәр берәр шәһәр, авыл халкы иман китереп Аллаһыга тәкъвә булса, гөнаһ эшләүдән сакланса, аларга бәрәкәтне җирләрдән вә күкләрдән яудырыр идем”, – ди Раббыбыз “Әгъраф” сүрәсенең 96нчы аятендә. Гөнаһлар аркасында күктән иңә торган бәрәкәт туктала, яңгыр яумый, адәм балаларының өстенә төрле һәвеф килә. Әй адәм балалары, гөнаһлардан тәүбә итегез, чөнки Раббыбыз тәүбә итүчеләрне ярата. Тәүбә итү сәбәпле ризык арта, бәрәкәт килә. Раббыбыз безнең бәндәчелек белән кылынган гөнаһларыбызны ярлыкасын, сөекле колларыннан кылып үзенең җәннәтләренә керергә насыйп әйләсен.

Арча Үзәк мәчетенең икенче имамы Рәмис ГАРИФУЛЛИН.

Иман калебтә була

Берәү мөселман булып йөрсә дә, аның иманы бармы-юкмы икәнен Аллаһыдан башка һичкем белми. Чөнки иман калебтә була. “…Аллаһы үзе теләгән кешеләрне – киреләрне хак юлдан адаштырыр һәм үзенә итагатьле, инсафлы кешеләрне туры юлга күндерер”, – диелә “Рәгыд” (күк күкрәү) сүрәсенең 27 аятендә.

“Мин – мөселман, Аллаһыга ышанам”, – дип күкрәк кагып йөри беләләр. Ә үзләре бер генә тапкыр да мәчеткә килми, намаз укымый. Аллаһыга ышану, мөселман булу ул – Аллаһы Тәгалә кушканнарны төгәл үтәү. Күңеле белән Аллаһы барлыгын, аңа гыйбадәт кылырга кирәклеген таныган кеше изге гамәлләр эшләр, мәчеткә, җомга һәм бәйрәм намазларына барырга вакыт табар. “…Үлем куркынычын күргәч кенә яки картлык зәгыйфьлегенә ирешкәч кенә, иман китереп маташуның һич файдасы булмас”, – диелә “Әнгәм” сүрәсендә.

Калебендә иман булган авылдашларым җомга, бәйрәм көннәрендә мәчеткә килә. Мәчет – мөселманнарның бергә җыелу, күрешү урыны. Биредә кешеләр бер-берсенә дин белемен җиткерә, фикерләре белән уртаклаша, догалар белән мәрхүмнәрне искә алып, сәдакалар биреп, ихлас күңелләре белән тәүбә кыла.

Мәчеткә килүче – Аллаһы кунагы. Аллаһы йорты калебендә иман булган кешегә һәрчак ачык. Ул анда үзенә сыену урыны, рухи терәк таба, күңел тынычлыгы ала.

Аллаһыны зурлап гаиләләре белән мәчетебезгә йөрүчеләр – күңелләрендә иман барлыгына күркәм бер дәлил. Рабига апа һәм Мансур абый Хисмәтуллиннарның, Рәсимә һәм Рафис Шәйдуллиннарның, Сәкинә апа, Дамир абый һәм оныклары Айрат Газизовларның, Наҗия апа, Сирень, Эльза һәм малайлары Айрат белән Ринат Сибгәтовларның, Фердинанд, Розалия Нәбиуллиннарның оныклары Динара һәм Илнар белән, Рафаэль абый һәм Гөлгенә апа Насыйбуллиннарның оныклары Рамил белән бергәләп мәчеткә бәйрәм намазына килүләрен күргәч, һәрвакыт күңел сөенә. Бу гаиләләр “Эшебез күп, мәчеткә барырга һич вакыт юк” диючеләргә шуның киресен раслап гомер кичерә. Аларның бер генә дини бәйрәмнән дә читтә калганы юк.

Ә мәчеткә балалар килсә, ул тагын да нурланып китә. Күңелләре чакыруы буенча бәйрәм намазына һәм каникулларда җомга намазына аларның да йөрүе киләчәккә өмет уята. Үсмер егетләребез – Рамил Бәдриев, Илфәр Гәрәев, Искәндәр Нурмиевларның азан укып, Камәт әйтүен мәчетебезгә йөрүчеләр хозурланып тыңлый. Дини гыйлем алган балалар тормыш мәгънәсен аңларга, ахирәтне танып, дөрес яшәргә өйрәнә.

Сүз ахырында һәркемгә Аллаһы Тәгалә тулы иман насыйп итсен иде, дип теләп калам.

Рәисә МИФТАХОВА.

Әгерҗе районы, Мордва авылы.

Кайтаваз

Бәхәс дәвам итә

Газетаның 11 ноябрь санындагы “Имамнар бәхәсләшә” исемле язмага карата үз фикеремне язарга булдым.

Мин түгел, мәчет карты гына. Монда Галимҗан хәзрәтне аптырашта калдырганы: “Әгәр христиан динендәге егет риза булып, “Лә илаһы-иллалаһы, Мөхәммәдерәсулуллаһы”, – дип әйтә икән, бу аның “Никах укыйбыз”, – диюе була. Бәлки монда “ дине кабул итсә”, – дип әйтеп бетермәү булгандыр. Әгәр башка диндәге егет динен кабул итә икән, бер дә икеләнмичә никах укырга кирәк. Дөрес, мондый очрак бик сирәк була. Башка диндәге кыз мөселман егетенә кияүгә чыгып, динен кабул итү ешрак очрый. Пәйгамбәребез (г.с.в.) һәм башка пәйгамбәрләр кяферне мөселман итү өчен күпме көч куйды. Галимҗан хәзрәт: “Татарстанда яшәп, үз милләтеңнән егет таба алмадыңмыни?”- дип әйтер идем”, – ди. “Әйе, таба алмадым”, – дисә. Бу очракта укымаскамыни?!

“Киртәләр була”, – дию белән килешәм. Ләкин хикмәт Никитада гына түгел. Балалар туып-үскәч, һәм динне үзләре сайлый (сайласа, билгеле). Шуны да онытмыйк: милләте бар, дине булмаганнары да күп бит.

Ә Никитага килгәндә, үзебезнең татардагы мөселман егет-кызларның күбесенең исемнәре Артур, Роберт, Регина, Аделина һәм башкалар. Боларның кай җире Никитадан артык?

Форсат булгач, Илүзә Шәрипова мәкаләсенә (“Кол Шәрифтә укыталар никах”) җавап та мине аптырашта калдырганын языйм инде. Анда: “Егет белән кыз мулланың ике ягына утыртыла”, – диелә. Кыз кеше ирләргә терәлеп утыру мөселманча микәнни ул?! Әле без өйләнгәндә генә дә кәләш ирләр янына чыкмый иде (тел яшерә). Аның ризалыгын шаһитлар аркылы сораталар иде.

Башта ата-ананың ризалыгын сорыйлар. Хәер, ул никахка чаклы үк соралган була. Икенчедән, егет: “Мөселман динен кабул итәм”, – дисә, әмма ата-анасы риза булмаса, никах укылмаска тиешмени?!

Шушы бәхәсләрне чишәрлек җавап табылыр дип ышанып калам.

Салих ЗИННӘТОВ.

Зәй районы, Аксар авылы.

Комментарии