Дусларны сайлау

Дусларны сайлау

Без, җәмгыятьтән аерылып, бу дөньяда үзебез генә, кешеләр белән аралашмыйча гына яши алмыйбыз, Аллаһ Тәгалә безне шулай яралткан. Динебез дә бер-беребез белән аралашып, ярдәмләшеп яшәргә чакыра. Бу хакта безгә сөекле пәйгамбәребез дә (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) искәртә: «Кешеләр белән аралашып һәм аларның зыян салуларына сабыр итеп яшәүче мөэмин-мөселман, кешеләр белән аралашмыйча һәм аларның зыян салуларына сабыр итмичә яшәүче мөэмин-мөселманга караганда олуг әҗерләргә лаеклырак». (Тирмизи риваяте, 2507.)

Әйе, җәмгыятьтә төрле холыклы кешеләр бар, алар сиңа гел елмаеп, матур, йомшак сүзләр әйтеп кенә дә тормыйлар, ә кайвакыт үзләрен бик дорфа тотарга да, сиңа начар сүзләр әйтеп куярга да мөмкиннәр. Әмма без хәдистә әйтелгән сүзләрне истә тотарга тиешбез: «аларның зыян салуларына сабыр итеп яшәүче мөэмин-мөселман олуг әҗерләргә лаек».

Ә ни өчен андый мөэмин-мөселман кешесе хәерлерәк, олуг әҗерләргә лаек соң? Галимнәр аңлатуынча, мөселман кешесе, аралашып яшәве сәбәпле, кешелек дөньясына күбрәк файда китерә ала. Җәмгыятьтә берәр начарлык, бозык гамәл тарала башлый икән, ул, мөмкинлегеннән чыгып, бу гөнаһны туктатырга омтыла: күркәм вәгазь белән нәсыйхәт кыла ала яки, көченнән килә икән, кулы белән туктата. Шул сәбәпле күпмедер кеше бу гөнаһны кылудан тыелып кала. Яки инде киресенчә, кешеләрдә гафиллек күренсә, мөселман аларны нинди дә булса файдалы, игелекле гамәлләргә чакыра ала. Менә шул рәвешле, ул җәмгыятьнең бер өлешенә әверелә. Ә үз эченә бикләнеп, беркем белән дә аралашмыйча яткан кеше җәмгыять тормышына нинди файда китерә алсын?! Җәмгыятьтәге проблемаларны хәл итү һәм, гомумән, тормышта үз урыныңны табу, ниндидер бер өлкәдә уңышка ирешү өчен дә безгә ярдәм кулы сузып, авыр вакытта терәк була алырдай, белмәгәнне аңлатырдай, кирәк чакта киңәш сорардай ышанычлы дуслар кирәк. Безнең динебездә дә дуслык төшенчәсенә зур урын билгеләнгән, дуслык, кардәшлек олуг дәрәҗәгә ия. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә:

«Дөреслектә, мөэминнәр – кардәшләрдер. Кардәшләрегезнең арасын килештерегез, һәм Аллаһтан куркыгыз, Аның рәхмәтләренә ирешерсез». («Хүҗүрәт» сүрәсе, 10нчы аять.)

Аллаһ Тәгалә мөэмин-мөселманнарны дуслар гына да дими, ә кардәшләр дип атый. Бу нәрсә дигән сүз соң? Кардәшлек ул – үзара мөнәсәбәтләрне туганлык дәрәҗәсенә күтәрү. Әйе, без мөэмин-мөселман кардәшләребезне туганнар кебек хөрмәт итәргә, үзебезгә теләгән яхшылыкларны аларга да теләргә тиешбез. Бу хакта безгә яраткан пәйгамбәребез (Аллаһының аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) өйрәтеп калдырган: «Үзенә теләгәнне кардәшенә теләми торып, берегез дә иманлы булмас». (Бухари риваяте).

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) кардәшлек җепләрен бер бина белән чагыштырган: «Дөреслектә, мөэминнәр, бер бинаның кирпечләре кебек, бер-берсен ныгытып, куәтләп торалар». (Бохари риваяте).

Әмма туганыңдай якын, үзенә теләгәнне сиңа да теләүче, авыр чакта акыллы киңәшләр бирүче, ярдәм итеп торучы кардәшләрне табуы, кызганыч, бик авыр. Чөнки кардәш дигәнең дә, безнең үзебез кебек үк, кимчелеге булган кеше. Күбебезнең ишеткәне дә, күргәне дә бардыр: хәтта кардәшләр арасында да алдалаучылар да, сүзендә тормаучы, әманәтенә хыянәт итүчеләр дә, хәтта зур гөнаһларга җиңел караучылар да юк түгел. Шуңа күрә үзебезгә дус-ишне сайлаганда иманыбызга, тәкъвалыгыбызга зыян китерми торганнарын сайларга тиешбез. Бу мәсьәләдә зирәк булып, кеше кыяфәтле шайтан дуслардан ерак торырга кирәк. Үзебезгә дуслар сайлаганда да кардәшләрнең түбәндәге сыйфатларга ия булганнарын сайлау зарур:

– алар сиңа Аллаһның ризалыгына ирешергә ярдәм итә;

– тәкъвалыкны арттыруга сәбәп була;

– җәннәткә керергә ярдәм итә;

– ялгышкан вакытларыңда сине гафу итеп, туры юлга юнәлтә;

– гафиллеккә чума башласаң, бу хакта искәртеп, изгелеккә өнди башлый;

– ярдәм сорап килгәндә ярдәм кулын суза.

Әмма тагын да мөһимрәк сыйфат шул: Аллаһка иман китереп, гөнаһлардан тыелып, изге гамәлләр кылып яшәргә тырышу. Әнә шундый тугры кардәшләр белән бергә булырга кирәк. Раббыбыз Аллаһ Коръәни Кәримдә әйтә: «Ий, иман китерүчеләр! Аллаһтан куркыгыз һәм тугры кешеләр белән бергә булыгыз!» («Тәүбә» сүрәсе, 119нчы аять.)

Пәйгамбәребездә (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) дуслар сайлаганда игътибарлы булырга өндәгән, дустың нинди булса, син дә шундый буласың, дип искәрткән: «Кеше үз дустының динендә булыр, шуңа да ул үзе кемнәр белән дус булуына игътибар итсен!» (Тирмизи риваяте).

Кардәшләрең әдәпле булсалар, син дә алардан үрнәк алып, аларның күркәм холыкларындагы яхшы сыйфатларны үзеңдә булдыра башлыйсың.

Кардәшләрең тәкъва булсалар, син дә алар кебек тәкъвалыкны арттыру өстендә эшли башлыйсың. Кардәшләреңнең намазларын үз вакытында укуларын күрәсең икән, син дә алардан калышмыйм, дип, намазыңны вакытында укып барырга тырышасың. Дус – дусның көзгесе, шуңа күрә яхшы кардәшләр белән генә аралашу зарур безгә. Бу фикерне ныгыту өчен тагын бер дәлил китерәм. Сөекле пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) әйткән: «Кеше кемне сөйсә, шуның белән бергә булыр». (Бухари риваяте).

Ягъни, әгәр берәүнең холык-табигатен беләсегез килсә, шул кешенең дустына карагыз, чөнки алар икесе дә бер холыкта булырлар, дигән сүз бу. Әгәр шулай булмаса, димәк, аларның дуслыклары чын түгел. Безнең халыкта бер мәкаль бар: «Кешенең кем икәнен беләсең килсә, төсенә карама, дустына кара».

Икенче бер хәдисендә пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) акыллы дусның синдә яхшы эз калдыруы, ә начар дусның тискәре йогынтысы булып, сиңа барыбер зыяны тиячәге хакында әйтә: «Гадел, яхшы дус – ислемай сатучыга, ә начар иптәш – тимерче күреген өрдерүчегә тиң. Ислемай сатучы янында булсаң, син аннан ислемай сатып алачаксың, яки бер дә булмаса, сиңа аннан килгән хуш ис сеңәчәк. Күрек өрдерүчегә килгәндә исә, ул яки синең киемеңне яндырачак, яки син аннан үзеңә яман ис ияртеп чыгачаксың». (Бухари риваяте).

Әгәр Ризаэддин бине Фәхреддин хәзрәтләренең хезмәтләренә күз салсак, аларда да дуслар турында файдалы киңәшләр табарга мөмкин.

«Дусларыгызны яхшы кешеләр арасыннан сайлагыз. Дине бөтен һәм акылы камил, фикере туры булган әдәпле кешеләрне табыгыз. Мондый кешеләр авыру вакытыгызда – дәва, сәламәт вакытыгызда – зиннәт, мәшәкатьләрегездә – таяныч, боек сәгатьләрегездә –күңелләрне күтәрүче, сәфәргә киткән вакытыгызда догачыгыз булырлар. Байлыкка ирешүләре белән сездән киселмәсләр, ә сез тарлыкка төшсәгез, ярдәмнәреннән ташламаслар. Дуслыклары сүзләреннән артык эшләрендә күренер. Әгәр шундый дусларыгыз булса, аларга нык ябышыгыз, үзегездә зарланырлык кимчелекләр булдырмагыз. Дусларыгызны чын күңелдән сөегез, арагызны үлемнән башка нәрсә аермасын. Дустанә мөгамәлә кылучыларның барысы белән дә дус булырга ашыкмагыз, ә үзегез яратмаган кешеләрнең барысын да дошман күрмәгез. Телләре белән генә вәгъдәле, ихлас күңелле булучылар белән, сынамастан элек, ышанып, дус булмагыз. Тел күп вакытта ялган сөйли, ихтимал, бу кешеләр теләкләренә ирешер өчен генә шулай сөйлиләр, теләкләренә ирешкәч үзгәрәләр. Бозык кешеләр белән аралашмагыз, алар юлына кермәгез. Алар бозыклык кылу һәм кешеләрне һәлакәткә төшерүдән үзләренә ләззәт табалар. Адәм баласы ашап-эчмичә тора алмаган кебек, бозык кешеләр дә усаллык итмичә тора алмыйлар. Шуның өчен яхшылар юлына керегез, алар белән дус булыгыз», – дип язып калдырган Ризаэддин хәзрәтләре.

Шунысын да әйтү тиешле: яныңда әйбәт кардәшләр булсын өчен, үзеңә дә яхшы дус була белергә кирәк. Үзеңә карата нинди мөгамәләдә булуларын теләсәң, дусларыңа карата да шундый ук мөгамәлә кыл! Бу –әдәп-әхлакның алтын кагыйдәсе. Беренче чиратта үзең яхшы дус булмый торып, сиңа ничек яхшы дуслар тартылсын соң?! Бу хакта фикерләсәк, уйлансак һәм, әлбәттә, чын дусларга хас сыйфатларны үзебездә тәрбияләсәк, төзәлсәк иде. Язмамны пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) кардәшлекне ныгыта, дусларны бер-берләренә якынайта торган киңәшләрне үз эченә алган хәдисе белән тәмамлыйсы килә:

«Көнләшмәгез, бәяләрне арттырмагыз, үзара нәфрәттән баш тартыгыз, бер-берегезгә аркаларыгыз белән борылмагыз, бер-берегезнең сәүдәсен бозмагыз һәм, бер-берегезгә кардәшләр булган хәлдә, Аллаһының коллары булыгыз. Мөселман – мөселманга кардәш. Ул аны рәнҗетергә, алдарга һәм хурларга тиеш түгел». (Мөслим риваяте).

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Балык Бистәсе районы

Дусларны сайлау, 4.8 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии