- 01.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №48 (2 декабрь)
- Рубрика: Иманга юл
Изге Рамазан ае да үтеп китте. Бу айда күңел чистара, җан сафлана. Яшәеш, тормыш мәгънәсе турында уйлана башлыйсың.
Без социализм балалары. Динсезлек, тоташ атеизм чорында тәрбияләнеп үстек. Куәтле социализм идеологиясе мул җимешен бирде. Күпләрне динсезлек денсезлеккә этәрде. Үзләрен мөселман дип санаучылар арасында да ураза тотмау түгел, хәтта Рамазан аенда эчү мәҗлесләре оештырып, хәрәмне хәләлдән артык күрүчеләрне денсез дими, ни дисең? Шөкер, заманалар үзгәрде. Дин тотарга теләүчеләргә ирек киң, элеккеге кебек идән астына төшеп, сәхәр ашыйсы, качып ураза тотасы юк. Мәчетләр саны артканнан-арта тора, яшьләр иманга тартыла башлады…
Аксубайдан Әлфирә Галиеваның “Корбан” исемле язмасында (9 сентябрь, №36) иманлы анадан туган имансыз бала язмышы сурәтләнгән. Үз гомеремдә төрле язмышлы кешеләр белән аралашырга туры килде. Араларында үзләрен мөселман дип санаган татар, башкортлар күп. Менә шул үзем белгән гаиләләр тормышыннан язмада сурәтләнгән вакыйгаларның нәкъ киресен чагылдырган мисаллар китерәсем килә.
ЧИБӘРЛЕК ӘРӘМ БУЛА?
1990 еллар Сәлимә өчен үргә күтәрелү чоры булды. Чибәр, үткен, чая хатын Сонечка (аны шулай дип атыйлар) бу вакытта инде өч иргә (өчесе дә рус) барып кайтып, өчесеннән өч бала табарга өлгергән иде. Шәхси тормышы шундый өермәле булганга артык борчылмады Сәлимә ханым, ирсез яшәү дә начар түгел бит, әнә эшендәгеләр дә аңа карап ялт-йолт күз уйната. Кемгә игътибар итәргә, кемгә назлырак елмаерга икәнен бик яхшы белә ул… Менә бу олы корсаклысы шәһәр читендә яхшы коттедж төзи башлады аңа, әнә теге майлы күзлесе атна саен “вак-төяк” алырга акча китереп тора… Үзеннән дә сылурак булып үсеп килүче кече кызы Лариса гына әнисе янына әле бер, әле икенче абый килеп йөрүен өнәми… Яшьрәк шул, аңлап бетерми, бу җитеш тормышның кайдан килеп чыкканын белми…
Уйлый торгач, Сәлимә кызын Америкага укырга җибәрергә карар итте. Бу нияткә иганәче табуы да авыр булмады. Янып торган чем-кара күзләрен томырып, чия иреннәр арасыннан энҗе тешләрен җемелдәтеп, кемгә елмаерга белде ул… Ә менә 14 яше тулар-тулмас йөрәк парәсен чит җиргә җибәреп, бала күңеле ниләр кичерәсен уйларга башына да килмәде.
…Еллар үтте. Сәлимәнең янып торган яшь чагы артта калды. Авырулар да үзен сиздерә башлады. Хәзер хан сарае кадәр коттеджында ялгызы яшәп ята. Инде тәүбәгә килеп, намазлык өстендә утырасы иде дә…
Беренче ике улыннан уңмады ул. Икесе дә беркайда да эшләмәде, әниләре тапкан акчага кәеф-сафа корып яшәделәр. Андый тормыш нәтиҗәсе аяныч: икесе дә вакытсыз гүр иясе булды… Кызы Лариса 18 яшендә Америкадан кайтты. Ул күз явын алырдай чибәр булып үсеп җиткән иде. Өч чит телне су кебек эчә, башы эшли. Кайткач, югары уку йортларының берсенә укырга да керде… Сәлимә, бу байлыкны вакытында файдаланып калырга уйлап, кызын кирәкле бай агайлар белән таныштыра башлады. Эшләр тагын хутка китте… Әмма Лариса мондый тормышка бик озак чыдап яшәргә теләмәде. Биш ел дәверендә, укыган чагында, әнисе теләкләрен үтәүгә карышмаса да, мондый тормыш күңеленә ятмады аның. Укуны тәмамлау белән, әнисеннән ераккарак, Уфа шәһәренә барып урнашты. Кияүгә чыккан, сайлаган кешесе мөселман икән. Рус әтидән туган сылу кыз Лариса хәзер яулык яба, мәдрәсәдә читтән торып белем ала, уразасын калдырмый, намазга баскан…
Иманлы балаң бәхетенә сөенеп кенә яшисе бит! Юк, Сәлимәнең эче поша. “Мин Алланың бер икәненә ышанам. Ул христианнар, мөселманнар, яһүдләр өчен дә бер, шуңа күрә бар динне дә хөрмәт итәм. Ә Ларисаның фанатланып, хиджаб киеп йөрүенә мин каршы, яратмыйм, япь-яшь көе матурлыгын яшерә, чибәрлеген әрәм итә”, – ди ана…
“ДИННЕ КАРТАЙГАЧ ТОТАРБЫЗ”
Бәхет эзләп читкә юл тотучы татарларның күбесе Свердловск өлкәсендәге шахта, заводлары булган ваграк бистә-шәһәрләргә килеп урнашкан. Гаиләләр үзара дуслашып, күмәкләшеп яшәгән, бергәләшеп балалар үстергән, бәйрәмнәр уздырган. Билгеле инде, бәйрәм табыннарында токмачлы аш, өчпочмаклар янында башка тәгамнәр, шул исәптән “йомшак” дуңгыз итеннән пешергән шашлык, сало, колбаса өзелмәгән. Ул вакытта (70нче еллар ахыры, 80нче еллар башы) хәрәм ризыкны бик белүче юк, кибет киштәләре такыр. Талонга нәрсә бирәләр, шуны ашыйсың. Билгеле инде, табыннарда кукыраеп утырган шешәләр дә гадәткә кереп киткән иде.
Менә шулай күңелле, бердәм гомер иткән тату татар гаиләләренең берсендә Сиринә исемле кыз үсеп җитте. Мәктәпне тәмамлагач, университетка керде, югары белем алгач, әйбәт эшкә урнашып, яхшы гына эшли башлады. Берничә ел узгач, әти-әнисе күңеленә шөбһә керде: кызга инде 26 яшь, өйдә утыра, кияүгә бару түгел, егетләрне бар дип тә белми. Көннәрдән беркөнне кызны сорарга дип килгән, башына түбәтәй кигән тыйнак кына егетне күргәч, әти-әни телсез калды. Рөстәм Төркиядә укып кайткан бик акыллы кеше булып чыкты. Сиринә белән интернет аша танышканнар икән. Ике яшь йөрәк уртак тел табып, бергә тормыш корып җибәрде. Гаилә дуслары “бу егет өстәл башына утыртып сезне дога кылдырмагае” дип кирегә үгетләсә дә, әти-әни кызлары теләгенә каршы килмәде.
Иманлы кияү бик итагатьле булып чыкты. Хәзер Сиринә белән Рөстәм бик бәхетле яши, кызлары Айгөл үсеп килә. Яшь гаилә спиртлы эчемлекләрне, дуңгыз итеннән ясалган колбаса-сосискаларны, шашлыкларны авыз итү түгел, өйгә дә кертмәү ягында. Әмма чир китә, гадәт китми, ди: олыларның элеккеге тормышка кайтасы килеп тора. Ияләнгән ризыкларын кача-поса булса да ашауларын дәвам итәләр. Хәрәм бит, ярамый дисәң, без әле яшь, динне картайгач тотарбыз дип җавап бирәләр…
КИЯҮ БЕЛӘН ӘБИ АРАСЫНДА
Галия бердәнбер кызын ялгыз үстерде. Ире кызлары бишектә чакта ук, гаиләне ташлап, башка хатынга киткән иде. Хәзер инде вафат. Тормыш авырлыкларын басар өчен, Галия бераз “кәефләнергә” өйрәнеп китте. Башта компанияләрдә, иптәш хатыннары белән бергә эчсәләр, тора-бара Галия бөтенләй ансыз яши алмас булды, көненә берничә тапкыр кухнядагы шкафны ачып, тамак чылатып алырга гадәтләнде. Кызы Әлфия, әнисе кыланмышларын күрмәмешкә салышса да, бу йорттан тизрәк чыгып китәргә ашкынды. Бәхетенә, бай гына татар егетен очратып, тиз арада аның янына яшәргә күчеп китте. Ике елдан соң ир бала туды, никахны рәсмиләштерделәр. Әлфия түзем, тәртипле, иргә буйсына, каенананы хөрмәт итеп тәрбияли торган бик акыллы хатын булып чыкты. Иренең эшендә дә булышты, йорт эшләренә дә өлгерде. Рамазан айларында уразасын тотты, зур-зур ифтар мәҗлесләре оештырды.
Көн саен “кәефләнеп” торулар Галиянең миен томалый башлаган, ахры. Кызының бәхетле тормышына сөенеп яшисе урында ана кыз белән кияү арасына керә башлады, “ирләргә ышанырга ярамый” дип, юк-бар уйлап чыгарып коткы чәчте. Кияү әбине тәртипкә чакырды. Галия тынмады, көн дә аларга барып, тавыш-гауга куптармаса, күңеле булмый иде. Әлфиянең сабырлыгына искитәрлек. Әнисенә каршы әйтми, дорфа сүзләр ычкындырмый, булган гайбәтләргә колак салмый, сабыр гына яши… Аерым яшәүче үз әнисен дә, каенанасын да бертигез күреп кадерли, эшләренә булыша, азык-төлек китереп тора. Олыны – олы, ирне ир иткән, балага үз үрнәгендә шулай тәрбия бирә алган бу ханымны ничек иманлы димисең?
…Менә шундый өч мисал. Бу очракларда оясында ни күрсә, очканда шуны эшләр дигән халык әйтеме бик туры килеп бетми. Кеше аңына ата-ана, “оя” тәрбиясе генә түгел, әйләнә-тирә мохит, җәмгыять үсеше зур йогынты ясый, күрәсең.
XIX гасыр ахырында бик эшчән, хәлле крестьян гаиләсендә туып үскән әбием заманында мәдрәсә тәмамлаган. Гомер буе биш вакыт намазын, уразасын калдырмады. Гарәп, латин, кириллица хәрефләре белән язылган китапларның барын да укый ала иде. Динне шулкадәр кадерләп, белеп тота иде мәрхүмә. 1987 елда 89 яшендә тыныч кына бакый дөньяга күчте ул. Аның Коръән-Кәрим кушканча яшәвенә хәзер төшендем инде. Ике югары белемем булса да, әбиемнең миңа караганда күпкә зирәгрәк булганын аңлап шаккатам.
“Безнең гәҗит”тә басылган “Корбан” хикәясендәге Зарифулла мәчет манараларын тураклап утынга яккан, мәчетләрдән клублар ясаган чакта үскән булса, бүгенге яшьләр иманга кайту чорында тәрбияләнә.
Нәрсә әйтергә теләдемме? Без, “коммунизм балалары”, гөнаһ артыннан гөнаһ эшли торабыз. Олыгайган аңны кирегә бору җиңел түгел. Иманга бездән алда килүче балаларыбызга сөенеп, алардан үрнәк алып, тыелганнан тыелып яши алсак иде.
Хаҗга барырга теләгән, үзе түли алмаган мөселманнарга даими рәвештә матди ярдәм күрсәтүче бер бай татардан: “Үзегез нигә бу көнгә кадәр хаҗи түгел?” – дип сорадылар. “Мин әле әзер түгел”, – дип җавап бирде бай татар. Җаваплы кеше буларак, ул хаҗи булгач, барлык яман гадәтләрдән арынуны, намазга басуны, чын дин юлыннан китүне фарыз дип саный икән.
Билгеле инде, хаҗ кылу – экскурсия түгел. Шуны аңлаучы бай татарның әкрен адымнар белән булса да ныклы иманга килүе түгелме бу?
Фәвия САФИУЛЛИНА.
Екатеринбург.
Хәрәм – ни ул?
Хәләл ит дип, мәчет каршында хайван чалу гамәлгә кереп китте. Мәчет каршында бисмилла әйтеп чалудан гына бу мал хәләл була аламы икән?
Беренчедән, бу хайван хәләл юлдан килгәнме? Бәлки, аны руслар үз йолалары буенча чукындырып үстергәндер. Аннары мөселман динендәге кешегә саткандыр. Рус һәрвакыт малны озатканда “с богом” дип чукындырып җибәрә. Аларның чукындырган малын мәчет каршында бисмилла әйтеп чалганда, бу безнең өчен хәрәм булмыймы? Минемчә, хәрәм юк. Хәрәм яшәүче кешеләр һәм хәрәм яшәүче түрәләр бар. Алар хәләл яшәү турында уйлап та карамый. Хәрәм юлны сайлаучылар күпкә җиңелрәк гомер итә шул. Бу бигрәк тә эш урынында сизелә. Мәсәлән, директор 80 мең эш хакы ала, хезмәткәр һәм эшчеләр 4-5 мең алып эшли. Директор чит ил курортында типтерә, ә эшчеләр хезмәт хакы ала алмыйча тилмерә. Монда нинди хәләл булсын, ә бары тик хәрәм гына бар.
Шуны гына әйтә алам: безнең илдә хәләл яшәү мөмкин түгелдер. Кувейтча яшәү безгә кайчан килер?
Мансур ФАЗЛЫЕВ.
Балтач.
Комментарии