- 01.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №43 (28 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Бу вакыйгага 60 еллап вакыт үтсә дә,
гает намазына баскан саен,
күңелдә кыйсса булып шул хәлләр яңара.
Гает намазы нинди була, анда безне – балаларны катнаштыралармы икән, дигән күптөрле кызыксынуларым өстенә, әбиемнең: «Улым, иртәгә гает намазына басарсың, гаеттә һәр йорттан бер кеше булса да катнашырга тиеш, йортка бәрәкәт иңә», – дип әйтүе мине канатландырып җибәрде. Кичтән мунча кереп, әбием өйрәтүләре буенча бөтен йола-шартын үтәп, чиста күлмәк-ыштаннан гает намазына киттем. Сентябрь аеның бик матур җылы көне. Гает дигәннәре зиратта – каберләр белән янәшәдә, чирәмлектә икән (авылдагы ике мәчетнең дә манаралары 30нчы елларда ук киселеп, берсе – клуб, икенчесе җидееллык мәктәп итеп кулланылган вакытлар). Кояш «сөңге буе» күтәрелгәч, без – бер төркем малайлар – өлкәннәргә ияреп, тәкбир әйтеп, зиратка киттек. Капка төбеннән әбиебез догаларын укып озатып калды.
Зират эчендә чирәмдә намазлыкларыбызны җәеп, өлкәннәр артына утырышабыз. Догаларын белмәсәк тә, намаз хәрәкәтләрен өлкәннәргә карап кабатлыйбыз… Шулвакыт зиратның тышкы ягында атка атланган мәктәп директоры пәйда булды. Ул, килер-килешкә: «Монда укучы балалар юкмы?» – дип, намаздагыларга сорау ташлый. Мулла абый, намазын бүлмичә генә, башын уңга-сулга селкеп, юк мәгънәсен белдерә. Ә без – малайлар – шул арада кем кая булдыра, чардуганнар арасына качабыз. Мин янәшәдәге чардуган астына шуышам. Күлмәк ертыла, аркам сыдырылып каный. Тын алырга куркып, тыңлап ятабыз. Директор абыйның китүен тояк тавышларыннан чамалыйбыз. Качкан урыннарыбыздан чыгабыз, тик инде без намазга басарлык хәлдә түгел. Әле курку бетмәгән. Иртәгә мәктәптә нәрсә булыр?
…Иртәгесен мәктәп ишегалдында линейка җыелды. Директор абый узган көн нәтиҗәләре тирәсендә озын гына нотык тотты. Ләкин чыгышында төгәл генә кемнең гаеттә булуы турында әйтмәде. Димәк, ул балаларны күрмәгән-танымаган, шулай да малайлар гает намазында булгандыр дигән шик аның күңелен борчып торган. Диннең яшь буын өчен зарарлы нәрсә икәнен кат-кат аңлатканнан соң, бераз пауза ясап: «Кая, кичә кемнәр гаеттә булдылар, бирегә чыгыгыз әле», – ди бу. Бу сүзләрдән соң бар да безгә – гает намазында булган малайларга борылып карый. Барыгыз, чыгыгыз, директор сезне күргән бит, дип әйтәләр кебек. Тәнем эсселе-суыклы булып китте. Арткы рәттән кузгалып, чыгу ягына бер адым ясавым булды, кемдер арттан күлмәктән тартты. Борылып карасам… класс җитәкчем Мәрьям апа. Ул башын селки, күзен кыса, чыкма, янәсе. Мин ике ут арасында, кемне тыңларга? Әгәр директор абый кичә мине күреп танып калган булса? Ул арада күрше авылдан килеп укучы ике малай, башларын түбән иеп, линейка каршына чыгып бастылар. Директор, алдагы чыгышына дәлил итеп, бу ике малайга байтак «акыл» өйрәтте. «Пионер башлары белән Аллага ышанып йөриләр икән. Бүгенге дәрескә әзерлегегезне тикшерербез, нәрсә күрсәтер…»
Беренче гает намазы минем өчен шулай күңелсез тәмамланды.
Байтак еллар үтеп, авыл тарихы белән кызыксына башлагач кына белдем – безне намаздан бүлдергән директор абыебыз ул вакытта колхозның партком секретаре булган икән. Авылның баш атеисты.
Үземнең дә утыз еллап гомерем мәктәптә үтте. РСФСРның мәгариф отличнигы. Комсомол һәм партия оешмаларын җитәкләдем. Шулай да бервакытта да шәригать кануннарына каршы фикер йөртмәдем. Олыяз һәм Дусай авылларында мәчет төзүдә турыдан-туры катнаштым. Иншә Аллаһ!
Азат ҺАДИЕВ.
Мамадыш районы, Олыяз авылы.
Комментарии