Аяк юдым

Берничә ел элек кибеткә чыгып бара идем, бер сәер кешегә юлыктым. Үзеннән бик әшәке ис килгәнгә күрә, мин моны узып китмәкче булып, адымнарымны тизләттем. Аның белән тигезләшүем булды, хәзрәт, дип миңа эндәште бу. Акча сорарга эндәшәдер, дип, ишетмәгәнгә салышып кына китмәкче идем дә, ялварулы тавыш белән: «Хәзрәт, тукта инде», – дип эндәшкәч, туктарга мәҗбүр булдым. Алга китеп әйтим, мин түбәтәй киеп йөрергә тырышам, кечкенә генә булса да сакалым да бар. Шуңа күрә урамда кайбер кешеләр, хәзрәт, дип эндәшәләр. Кичке мәдрәсәдә укысам да, кешеләр вәгазьләгәнем юк иде әле. Үзем өчен генә, шәригатьне яхшырак аңлап, гамәлләр кылу өчен, дип кенә укып чыккан идем. «Хәзрәт, вәгазьлә инде, бетәм бит», – ди. Шундый мөлаем күзләр белән карап тора, үтенечен кире кагарга базмадым. «Нинди вәгазь кирәк соң сезгә?» – дим. Тагын шуны искәрдем, моның өстендә бик тә затлы костюм. Тик атна буе эчеп, өс-башын тузанга батырып бетергән, костюмы бөгәрләнеп беткән. Андый затлы киемне йә бик бай кешеләр генә кия, йә бик зур түрәләр. Шуңа күрә, бу кеше атна буе айнымыйча эчеп яткандыр, дип уйлап куйган идем. Эштә абруем кими, хатын санламый, балалар тыңламый, кебегрәк сүзләр сөйләп китте бу. Үзе һаман мин, мине, минеке кебек алмашлыклар кулланып кына сөйләшә. «Синең бәлаң беләсеңме нәрсәдә?» – дим мин моңа. «Нәрсәдә?» – дип сорый бу. Мәйтәм: «Син үзең турында гына уйлыйсың! Әгәр балаларга ни кирәк икән, хатынны ничек куандырыйм икән, әти белән әнине ничек сөендерим икән дигән уйлар белән яшәсәң, синең бу вак-төяк борчуларың үзеннән-үзе юкка чыгар иде», – дигән кебегрәк вәгазь укып алдым мин моңа. «Һай, чынлап та шулай бит бу хәзрәт, һай дөрес әйттең, күзләрдән яшь чыгардың, хәзрәт», – ди. Тураеп басты, башларын артка чөеп, бик гаҗәпләнеп миңа карап торды. «Йөрәккә тиде, хәзрәт, бу вәгазең, бер ярты алмыйча булмас, ахры», – ди. «Иштең ишәк чумарын, сөйли белмәгән килеш, ник андый эшкә алынасың?» – дип, үз-үземе сүгеп алдым. Хәзер хатамны төзәтер өчен дип, хәйләгә керештем. Минәйтәм: «Мин дә бит кайчандыр шулай салгалап йөргән идем, беләсеңме ничек котылдым», – дигән булам. «Ничек?» – ди бу. Мәйтәм: «Аяк юдым», – дим. «Ничек аяк юдың?» – ди бу. Мәйтәм: «Аракы белән», – дим. Күзләре шардай булды: «Нииик?» – ди. «Аракы алып кайтып куйдым да, эчәсе килгән саен таска салам да, аяк юам», – дим. «Ник?» – ди бу. «Аракыга җирәнеп карар өчен, – дим. – Аяк юам да, унитазга илтеп түгәм», – дим. «Әәә!?» «Әйе, үземне аракыдан көчлерәк итеп тоя башладым», – дим. «Ярдәм иттеме соң?» – ди. «Итте, – мәйтәм, – 30 ел инде аракыны иснәп тә караган юк, әллә бар ул аракы минем өчен, әллә юк, искә дә керми», – дигән булам. «Мин дә шулай итәм», – дип, миннән дә алда йөгереп кибеткә кереп китте бу. Мин ипи алып, кассага килеп бастым да акча түләдем. Сатучы сдача бирергә җайлар өчен, ике сумыгыз юкмы, дип сорый. Теге кеше минем артта тора икән. «Үзем түлим, үзем түлим», – дип, янчыгын ачып җибәрде, карасам, кәшилүге тулы йөзлекләр. «Кирәк түгел, – дим. – Түләдем, сдачага акчасы юк», – дигәч кенә тынычланды. «Акчагыз җитмиме әллә дип торам», – ди. Аракы алып, кассага килеп баскан. Аракысына күрсәтеп: «Аяк юасыңмы?» – дип сорыйм. «Юам, юам, хәзрәт», – ди. Ул акча түләп калды, мин кибеттән чыгып киттем. Бу вакыйганы оныткан идем инде. Бер көнне рамазан аенда бер кеше: «Әссәламү галәйкүм», – дип килеп күреште. Үзе таныш та кебек, матур гына бер хатынны култыклаган. «Мине танымыйсызмыни, хәзрәт?» – ди бу. «Бер дә кем дип тә әйтергә белмим», – дим. «Сез миңа вәгазь укыган идегез», – ди. «Кайчан?» – дим, һаман искә төшерә алмыйча. «Аракы белән аяк юарга өйрәткән идегез бит», – ди. Шунда гына искә төште. «Гафу итегез, танымадым, – дим. – Аяк юдыгызмы соң?» – дим. «Юдым, юдым», – ди бу. Хатыны да, сүзгә кушылды: «Рәхмәт, хәзрәт, ирем шул көннән бирле эчми, бөтенләй үзгәрде», – ди. «Яхшы якка үзгәргәндер дип өметләнәм», – дим. «Яхшы якка, яхшы якка», – ди бу тагын. Мәйтәм: «Мин бит шаяртып кына әйткән идем», – дим. Иске дуслар кебек, бергәләп көлешеп алдык. Шуннан соң хатыны җитди итеп әйтә: «Без авыз ачтырырга, Коръән укытырга җыена идек, килә алырсыз микән?» – ди. Мәйтәм: «Мәчеттән чакырыгыз», – дим. «Мәчеттән дә чакырырбыз, сез дә килсәгез әйбәт булыр, иде», – диләр. «Чакырсагыз, килермен, иншәаллаһ», – дип, телефон номерын калдырып китеп бардым. Әйтүләреннән шуны аңладым, бу ир эчүен ташлаган, эшендә дә, өендә дә якыннары белән мөнәсәбәтләре җайланган. Кыскасы, бу кеше үз-үзен кулга алган. Әлбәттә, үзенең теләге булмаса, минем вәгазь генә ярдәм итә алмас иде инде. Шулай да кешенең туры юлга басуына мин дә сәбәпче булганмындыр, дигән уй күңелне шатландыра. Кызганыч, битарафлык күрсәткән чаклар да булгандыр. Кешеләр язмышына игътибарлырак булсак иде. Ул аракы дигән шайтанның тырнагыннан котылу өчен кайберәүләрнең үз ихтыяр көче генә җитми бит.

Фәнис ШӘРӘФЕТДИНОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии