ИСЛАМНЫҢ 5 БАГАНАСЫ ХАҖ КЫЛГАЧ, 4 КӘ КАЛАМЫ?

ИСЛАМНЫҢ 5 БАГАНАСЫ ХАҖ КЫЛГАЧ, 4 КӘ КАЛАМЫ?

Хаҗ кылу өчен иң элек акча да, сәламәтлек тә түгел, ә дөрес ният кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): «Мөэминнең нияте гамәленнән хәерлерәктер», – дигән. Бүген күп кенә кешеләрнең акчасы да, сәламәтлеге дә бар, ә хаҗга барырга ашыкмыйлар. Шул ук вакытта акчасы да, сәламәтлеге дә булмаганнар хаҗга бара. Хаҗга баргач, коляскада гына утыручы хаҗины күрү зур гыйбрәт булды. Ул бит йөри алмагач, хаҗга барырга акча эшли алмый дигән сүз. Мөмкинлеге булып та хаҗ кылмаучы кешеләр кыямәт көнендә: «Менә шундый кеше дә хаҗ кылды, ә син нигә кылмадың?» – дип сорасалар, нәрсә дип җавап бирер?

Хаҗ турында сөйләгәндә начар итеп зарланасы түгел, ә бары тик яхшылыкны гына сөйлисе. Юкса, без кайберәүләрне куркытып калдырып гөнаһлы булуыбыз бар. Кайсыдыр елда кемгәдер хаҗ кылу авыр булган икән (эсселек, этеш-төртеш, авыру, акчасын югалту һ. б.) быел да шулай була дигән сүз түгел. Башка елны ул мәшәкатьләр бөтенләй булмаска мөмкин.

Хаҗ кылу – җиңел гамәл түгел, ә зур бер сынау. Һәм шушы урында кеше: «Миңа сынау булмады бит, ә Аллаһы Тәгалә мине нәрсә белән сынады икән?» – дип үзенең эшләгән һәр гамәле турында уйланырга тиеш һәм ул адым саен сынау булганын күрер. Сынау бит ул авырлык кына түгел, киресенчә җиңеллек – авыр сынау. Әйе, без бу юлы рәхәтлек белән сыналдык. Авырлыкны күп кеше уза ала, ә рәхәтлек белән булган сынауны кеше үзенә бирелгән сынау дип уйламый. Аллаһыбыз безгә кечкенә сынаулар гына бирә, чөнки иманыбыз да кечкенә, зур сынауларга көчебез җитми. Безнең бабаларыбызның хаҗга зур авырлыклар күреп барулары аларның көчле иманлы булганлыкларын күрсәтә.

Хаҗи кеше нинди дә булса мәшәкать туса, җитәкчедән дә, башка елны хаҗ кылучыдан да түгел, ә Аллаһтан сорарга тиеш. Бу да сынау. Иң беренче без кемгә мөрәҗәгать иттек: Аллаһкамы, әллә кешегәме? Хаҗда Аллаһы Тәгалә соралганны бигрәк тә тиз кабул итүен һәм шунда ук биргәнен дә күргәнебез бар. Хаҗыбызны да азмы-күпме җиңеләйтә алабыз: моның өчен башкаларга булышу кирәк. Чөнки пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с.): «Кайчан кардәшеңә булышасың, Аллаһы Тәгалә үзеңә дә булыша», – дигән.

Мәккәгә килгәннең икенче көнендә таныш булмаган ике кардәш очрады. Әл-Харамга гомрә хаҗы үтәргә барышлары икән, ләкин яннарында җитәкчеләре булмагач, нишләргә дә белми аптырап калганнар. Инде берсе: «Тәһәрәт тә аласы бар, башка көнне килербез әле, кире кайтабыз», – диде. Бер көн алдан килгән булгач, без инде белә идек: «Монда тәһәрәт алырга адым саен мәчетләр бар», – дип якындагы мәчеткә алып кердек. Аннары Әл-Харамга бергә бардык, сәгый кылу урыны – Сафа-Мәрва тауларын, зәм-зәм суларын күрсәттек һәм яшел ут турысыннан ягъни Кара таш почмагыннан тәваф кылуны бергә башлап җибәрдек. Аллаһы Тәгалә үзебезгә дә ярдәм итте. Көннең иң эссе вакыты булса да, эссе булмады, күңелләр нечкәреп еларга насыйп итте. Хәтта Кара ташны тотарга мөмкин булды. Минага баргач, палаткада бер кешегә 1 яки 1,25 квадрат метр гына урын була диделәр. Шулай булса да, палаткага килеп кергәч урын алып калырга ашыкмадым, башкалар урнашсын дип, тыныч кына басып карап тордым һәм безгә – 3 кешегә 1 квадрат метр да урын калмады. Ләкин сабырлыгыбыз өчен Аллаһы Тәгалә безгә яхшырак урын бирде. Икенче палаткада 6-7 кешелек урынга 3 кеше урнаштык. Ул палаткадагы кардәшләр безгә игътибар, ярдәм, хөрмәт күрсәттеләр. Әле тагын ачык һавада урнашкан Мөздәлифә үзәнендә төн кунып, сумкалар күтәреп, җәяүләп сусап кайтып кергәндә безнең палаткага кемдер чәй кайнатып кертеп куйган иде. Чәйнеген алырга да керүче булмады.

Мәккә шәһәренең табигате бездәгедән нык аерыла. Гел тау, таш, хәтта без күзаллаган ком да юк, яшеллек тә су сибеп үстергән җирдә генә. Әле аның тавында да йөри алмыйсың. Вак таш җыярга дип койма яныннан 5-6 метркитүгә, башмак табанына үткен чәнечкеләр кадалды. Берәмтекләп тартып чыгарасы булды. Иншә Аллаһ бу шулай хәерле. Әгәр матур шарлавыклар, кошлар, хайваннар, үсемлекләр күп булса, кеше хаҗга игътибарын киметеп шул матур урыннарны карап, ял итеп, фотога төшеп турист булып кына йөри башлар иде. Әле болай да кибеттә товар җыеп, матур машиналар карап, Кызыл диңгездә су коенып хаҗидан туристка әйләнүең бар.

Хаҗга барырга җыенучыларга Әбү Бәкр хәзрәт үткәрә торган дәресләргә, калдырмыйча, йөрергә кирәк. Без анда рухи яктан әзерләндек. Шул чакта гына кеше хаҗның асылын аңлый башлый. Гомрә үтәү тәртибен, тәваф кылу, Гарәфәдә булу, сәгый кылу, таш ату, ихрамда тыелган гамәлләрне кеше хаҗга барганчы ук, үзе генә дә үти алырлык дәрәҗәдә яттан белергә тиеш. «Кеше нәрсә эшләсә, мин дә шуны эшләрмен», яки «баргач өйрәнермен әле», дип кичектерергә ярамый, ә инде хаҗга баргач, бу гамәлләрне өйрәнеп кадерле вакытны әрәм итәсе түгел, көчеңне елый-елый шушы гамәлләрне башкарып чыгарга куярга кирәк булачак. Хаҗга баручы кеше алып баручы җитәкчегә итагатьле булырга тиеш. Хәтта ниндидер зур түрә дә шул бер гади җитәкчегә буйсынасы.

Хаҗ гамәлләребез җансыз, аерым бер хәрәкәтләр генә булып калмасын өчен ихласлык кирәк. Ә ихлас гамәл бары чиста йөрәктә генә була ала. Ә галимнәр йөрәкләребезне йомшартырга, чистартырга алдан әзерләргә кушалар:

1. Дога кылу. Бөтен дөнья кешеләренә иман, тәүфыйк-һидәят сорап, Аллаһ риза булырлык гамәлләр кылуыбызны, хәтта бу дөнья нигъмәтләрен дә сорап дога кылырга рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) доганы күп укыган. Гарәфәдә ярты көн туктаусыз дога кылган. Ачыла башлаган ихрамын рәтләп кую өчен бер кулын гына файдаланган, ә икенче кулы догага күтәргән килеш торган.

2. Зикер. Аллаһыны искә алу. Бервакыт бер сәхәбә сорый: «И Аллаһының илчесе, шәригать хөкемнәре күп, син безгә бер шундыен әйт, кайсын без һәрвакыт үти алабыз». Пәйгамбәребез: «Аллаһны зикер итүдән телләрегез һәрвакыт юешләнеп торсын», – дип әйтә. Әйе, Аллаһының һәрвакыт искә алып була, аның өчен тәһәрәт тә, вакыт та кирәкми, мәчеткә дә барасы юк, эштән дә туктыйсы түгел. Юлда барганда да, эшләгәндә дә, ял иткәндә дә зикер кылып була.

3. Тәүбә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) көн саен Аллахтан 70 яки 100 тапкыр гафу сораган.

4. Намаз. Һәр гамәлебезне үтәр алдыннан хаҗәтләребезне сорап, шөкер итеп намазлар укыйбыз.

5. Коръән уку. Монда Коръән иңгән изге урыннар, минем дә күңелемә Коръән аятьләре керсен дип, Коръәнне тулысынча укып чыгу.

6. Сәдәка. Кеше нәрсәгә мохтаҗ, шуңа ярдәм итсәң, шулар сәдәка була.

7. Риядан саклану. Миннән бер кеше: «Хаҗга бардыңмы әллә?» – дип, 3 тапкыр сорагач кына баруымны әйттем. Хаҗда атлаган саен диярлек үзләрен фотога төшерүчеләр ничек риядан сакланалар икән.

8. Бәхәстән саклану. Кондиционерны кушу яки кушмау – еш була торган бәхәс. Бу хәтта фетнәгә кадәр барып җитәргә мөмкин.

9. Буш сүзләрдән саклану. Буш сүзләр гайбәт булмаса да, күп саваплардан мәхрүм калдыра. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) Аллаһка һәм кыямәт көненә ышанган кеше сөйләсә яхшы сүз генә сөйләсен яки дәшмәсен», – дигән.

Хаҗ гамәлләре берничә көн генә була, ә тагын бер ай вакытны ничек уздырырга дип аптырыйсы юк, шушы 9 тәкъдимне үтәсәк, хаҗыбызны саклап калу, хаҗыбыз кабул булсын өчен файда булыр иншәә Аллаһ.

Хаҗилар Кара ташны үбәргә хыяллана. Тәваф кылганда кайвакыт кул сузымы кадәр генә ара кала. Әз генә тырышсаң да барып җитәсең, хатын-кызлар да бара алганны, син бара алмыйсың мәллә?! Бара аласың. Ләкин Аллаһы сине сыный, этешәсеңме, әллә сабыр итәсеңме? Һәм акрын гына читтәнрәк узып китәсең. Тәкъдиреңә язылган булса, кара ташны үбәсең.

Бәкарә сүрәсенең 200нче аятендә: «Хаҗдан соң Аллаһны аталарыгызны зикер иткәннән дә күбрәк зикер итегез», – диелә. Хаҗдан без өстебезгә зур вазыйфа – пәйгамбәрләр вазыйфасын, ягъни динен башкаларга җиткерү бурычын алып кайтабыз. Пәйгамбәребез саубуллашу хаҗында: «Мин сезгә Аллаһының динен җиткердемме?» – дип сорый… Аннары: «Инде хәзер, сез аны монда ишетмәгәннәргә ирештерегез», – ди. Бу сүзләр 1400 ел элек хаҗда булган кешеләргә генә әйтелгән сүз түгел, ә бүген хаҗга барган һәр кешегә әйтелгән сүз. Шулаймы?

Инде хаҗ кылдың да, бетте түгел, хаҗ кешегә гомере буе юлдаш була, онытылмый.

Хаҗдан кайтканда автобуста, самолетта 2 тәүлек тирәсе йокы булмады. Казанда иртәнге намаз укырга фатирга кергәч, без тәһәрәт алган арада бер кардәшебез идәнгә үк ятып йоклап киткән. Исемен әйтеп намазга уятып карыйм, уятып булмый. Инде нишләргә? Шунда бер кызык фикер килде. Хаҗда ишетеп күнеккәнчә итеп, гарәпчә акцент белән: «Хаджи, хаджи», – диюгә сикереп торды.

Башкаларга «Мин хаҗи», «Мин хаҗга баргач», «Мин хаҗда вакытта» кебек сүзләрне әйтүдән сакланыгыз. Бел, хаҗи, син хаҗи түгел, ягъни хаҗ синең телеңдә түгел, ә гамәлеңдә булсын. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга кабул хаҗлар кылуларыбызны, Үзенең рәхмәтенә ирешүләребезне насыйп итсә иде. Әмин!

Сез ничек уйлыйсыз? Исламның 5 баганасы хаҗ кылгач 4кә каламы? Фикерләрегезне җиткерерсез дип калам.

Исемем редакция өчен генә.

Редакциядән. Авторның хатын укыганда нинди хисләр кичергәнебезне аңлатып бетереп кенә булмый. Бу мәкалә хаҗга барырга җыенучыларга гына түгел, барып кайтучыларга да олы бер дәрес дип уйлыйбыз. Аның кылган гамәлләреннән соң мәкаләгә авторның имзасын куймаска соравы да гаҗәп түгел. Хажиларныц гамәле тыйнаклык белән дә аерыла бит. Авторга булган рәхмәт хисләрегезне, сорауларыгызны, фикерләрегезне язмый калмассыз дип уйлыйбыз һәм автор аларны игътибарсыз калдырмас, сүзгә бик теләп катнашыр, сөйләшүгә хаҗилар да кушылыр, әлеге гамәлнең кыйммәтен башкаларга да аңлатыр, ә башкалар үзләренең иманга ничек килүләрен сөйләр, адашып йөрүнең мәгънәсез тормыш икәнен тасвирлап бирерәр, дип уйлыйбыз. Шулай бергәләшеп вәгазьләник!

Шушындый тирән кичерешләргә сәбәпче булган мәкалә авторына тагын бер тапкыр Аллаһының рәхмәтләре ирешсен.

Комментарии