«Татарки так не одевались…»

«Татарки так не одевались…»

Изге Рамазан ае алдыннан ук 19 июль көнне республикабызда булып узган вакыйга берәүне дә битараф калдырмагандыр, мөгаен. Бигрәк тә мөселманнарны уйга салды ул. Гаепсез мөселман ир-егетләренең судсыз-нисез бер-бер артлы кулга алынып, Изге Рамазан аенда ураза тотудан, намаз укудан мәхрүм ителеп төрмәләрдә газапланулары тагын да хафага салды безне. динен кыйбласы итеп сайлаган ир туганнарым булмаса да, республикабызда барган вакыйгалар шәхсән үземә кагылмый читләтеп үтә алмаячагы алдан ук билгеле иде аның.

Мин татар авылында туып үскән, дөньяви югары белеме булган, бүгенге көндә Казан шәһәрендә эшләүче татар кызы. Татар тарихын, татар-мөселман зыялыларының әхлакый-тәрбияви карашларын өйрәнеп һәм әлбәттә, ислам кануннарына буйсынып, үз теләгем белән күптән түгел башыма яулык каплап йөри башладым. Бүгенге көндә Казаныбызда күпләр яулыклы кызларга карата уңай мөнәсәбәттә торса да, тәнкыйди фикер җиткерүчеләре дә аз түгел. Казан урамнарында йөргәндә русча-татарча телдә сөйләшеп баручы татар апаларның мине күреп «Татарки никогда так не одевались!» – дип калуларына каршы «Татары ёще по татарски разговаривали!» – дип әйтәсе килгән чаклар була.

Әйе, без татар хатын-кызлары бер гасыр элек киенгәнчә киенә алмыйбыз. Чөнки моның өчен кибет киштәләрендә милли орнамент белән баетылган шул ук вакытта мөселман кануннарына туры китереп тегелгән күлмәкләр, бизәкләп эшләнгән татар калфаклары һәм яулыкларын сатып алу мөмкинчелеге юк. Әлегә алар аерым күргәзмәләрдә генә очрый. Ул күлмәк, калфак, читекләрне мин генә түгел, тагын меңләгән татар-мөселман кызлары рәхәтләнеп кияр иде. Тик аларны заказ белән тектерерлек акчабыз гына юк. Шуңа заманча киемнәр арасыннан хатын-кыз гаурәтен каплардайларын сайлап алып кию белән канәгатьләнәбез.

«Татарки так не одевались!» – диләр. Ә нигә? Татар хатын-кызлары озын итәкле, озын җиңле күлмәкләр кимәгән, башларын яулык белән япмаган, хәләл җефетенең ир туганнарыннан тел яшермәгән, ят ирләр белән аралашуны мөмкин кадәр читләп үтәргә тырышмаганмыни!? Шәригать кануннары буенча мәҗлесләрдә ят ирләр һәм хатын-кызлар аерым табынга утырмаганмыни!? Һәм ниһаять, татар халкы күпме генә эше булуга карамастан биш вакыт намазын укымаган, көннең иң озын эссе вакытларында урак өстендә дә Аллаһ ризалыгына ирешер өчен уразаларын тотмаганмыни?! Намазын да укыган, уразасын да тоткан, алда санап үтелгән бөтен үзенчәлек тә татар халкы тормышының аерылгысыз бер өлеше! Минем газиз халкым гасырлар дәвамында ислам кануннарын үтәп яшәргә тырышкан! Коръән аның өчен газиз җаныннан да кадерлерәк китап булган. Гарәп хәрефләре белән язылган теләсә нинди эчтәлектәге китапны өендә саклаган өчен генә дә үлем җәзасына тартулары мөмкин булган заманнарда да Коръәннән аерылмавы моңа дәлил булып тора.

Без, бүгенге татар-мөселман кызлары, әби-апаларыбызның рухи хәзинәсен, гореф-гадәтләрен дәреслекләрдә өйрәнеп кенә түгел, тормышыбызда кулланып яшәргә телибез. Без аракы эчми, тәмәке тартмый, зина кылмый торган аек акыллы мөселман ирләре белән ныклы гаиләләр корырга, балаларыбызны ислам кануннарында, татар телендә тәрбияләргә телибез.

«Татары так не одевались!» – диләр. Бүгенге заманча карашлы татар яшьләре безнең әби-бабаларыбыз төсле киенәмени? Дөресрәге, киенми, әкрен-әкрен генә чишенә баралар. Кыска итәкләре, ачык изүләре мөселман кызларының киенү стиленнән яхшыракмыни? Европа җырлары тыңлап, европа киемнәре киеп, европача гаилә төзүче замана яшьләре мөселман татар яшьләре белән чагыштырганда өстенрәк торамыни? Өлкән яшьтәге кайбер апа-абыйлар фикеренчә алар безгә караганда дөресрәк яши. «Матурлыгыңны яшь чакта нигә яшерергә? Картайгач та өлгерерсең чорналып йөрергә. Сал бу киемнәреңне!» – ди алар миңа. Ә балаларны җәмгыятькә файдалы шәхесләр итеп тәрбияләү өчен гаиләдә әдәп, әхлак, оят дигән нәрсәләрнең булырга тиешлеген белмиләр. Сабый балаларның күңеле изгелектә генә булсын өчен аңа кечкенәдән ислам турында мәгълүмат бирергә, иң беренче чиратта ата-ана үрнәк күрсәтергә тиешлеген белмиләрмени алар?!

Бүгенге ярым шәрә киенгән татар кызлары өлкән буын вәкилләренең ризалыгына ирешсә кая барып чыгарбыз?

Борынгы кешеләр бөтенләй ялангач йөргән. Фикерләүгә сәләтле зат булганлыктан оят җирләрен капларга өйрәнгән тора-бара. Фикерләү сәләте үскән, рухи дөньясы баеган саен кеше киемен озынайта барган. Ислам дине аек акыллы, рухи үсеше югары булган адәм балаларына туры килерлек рәвештә киенергә куша. Чөнки ислам, кешелек җәмгыятенең идеаль яшәү рәвеше. Бүген, XXI гасырда, кешеләрнең көннән-көн ялангачлана баруы, аларның рухи үсешенең кире якка тәгәрәү күрсәткече.

Мин сәясәтне яратучы кеше түгел. Шуңа 19 июль көнне булган вакыйгалар һәм алардан соң мөселманнарга каршы алып барылган гамәлләрне анализларга, үз фикеремне белдерергә әзерлегем дә, белемем дә һәм ниятем дә юк. Бары шәхсән үземә турыдан-туры кагылган мәшәкатьләр турында гына дәшми каласы килми. Чөнки аларга бер мин генә түгел яулык ябынган һәр мөселман кызы, әз генә сакал үстергән һәр мөселман ир-аты юлыкты.

Бу вакыйгалардан соң җәмәгать урыннарында үземә төбәлгән нәфрәтле күз карашларын сизә, терроризм турында төрттереп әйтелгән сүзләрне ишетә башладым (хәтта үземнең эш урынымда да). Мин чын күңелдән Бөек Аллаһка, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.у.) гә ышанган, ислам кануннарын мөмкин кадәр үтәп яшәргә тырышкан, дин кардәшләрем мөселманнарга гына түгел Җир Шарындагы һәр бәндәгә бары изгелек кенә теләгән кеше. Ислам берәүне дә гаепсез үтерергә өйрәтми. Кешене үтерү түгел, авыр күз карашы ташлап рәнҗетү дә зур гөнаһ мөселман кешесе өчен. Шуңа мин аларга каршы дәшү түгел, гаепсезгә гаепләнгән күз карашымны ташларга да куркам.

Казан метросында йөрү турында әйтеп торасы да юк. Анда мин килеп керүгә киеренкелек урнаша, хезмәткәрләр уяулана, сумкаларны тикшерү башлана. Хәзер инде метрога төшү белән туп-туры полиция хезмәткәрләре янына үтәм һәм сумкаларым белән кая үтәргә кирәклеген сорап мөрәҗәгать итәм. Чөнки үземә төбәлгән шикле карашларны тоясым килми. Болары инде без, мөселманнар өчен гади, күнегеп бетелгән мәшәкатьләр. Ә менә әлеге мәкаләне язарга башка өченче вакыйга этәрде.

Танышларымның күбесе татарлар. Алар арасында ислам кануннары буенча яшәргә тырышканнары да, Аллага заманча – күңелдән генә ышанганнары да бар. Бу һәркемнең үз эше, мин берәүне дә тәнкыйтьләмим. Менә шундый, берсе биш вакыт намазын укучы, икенчесе моны фанатикларча ышану (бәлки әле вахабизм) дип уйлаган аек акыллы, урта яшьләрдәге танышларым арасында 19 июль вакыйгалары шактый киеренке мөнәсәбәтләр тудырды. Заманча яшәүче татар кардәшем, ислам кануннарын җиренә җиткереп үтәргә тырышучысы турында үзе булмаганда «Аны кулга алмаганнармы соң әле? Тоткан булсалар ярар иде үзен! Аның кебек мөселманнарны дубинка белән дөмбәсләргә кешеләр кирәкмиме икән анда, үз теләгем белән барыр идем! Соңгы вакытта бөтенләй оятларын югалттылар алайса бу мөселманнар, ислам диеп теләсә нәрсә эшләп йөриләр» – дип белдерде. (Монда сүз ул мөселманның терроризмда катнашуы түгел, ә көндәлектә үз-үзен тотышы турында барды.) Бу сүзләрнең миңа да адресланган булуы көн кебек ачык, чөнки мин дә аның кебек үк биш вакыт намаз укыган, Аллаһ ризалыгына ирешергә теләгән мөселман (әлхәмдулиллаһ). Бу сүзләр мине тирән уйга салды. 19 июль вакыйгалары җитәкчеләр даирәсендә генә түгел гади халык арасында да дошманнар тудыра башлады түгелме соң? Булмаган террористларны эзләү бер милләт вәкилләрен бер-берсенә каршы куйды. Бәлки нәкъ шуңа юнәлтелгән булгандыр да алар.

Милләттәшләрем! Дин кардәшләрем! Ерак түгел тарихта бабаларыбыз кылган хаталарны кабатламыйк. Ә киресенчә, ирешелгән уңышларыбыз, күтәрелгән дәрәҗәләребездән көнләшкән кайберәүләр өметен акламыйча, берләшик! Бердәм булыйк!

Ислам дине барлыкка килгән, Изге Коръән җиргә иңдерелгән көннән алып бер генә илдә дә мөселманнарга тынычлап Аллаһка гыйбадәт кылып яшәргә ирек биргәннәре юк. Тормышыбызда, җәмгыятьтә нинди генә үзгәрешләр булмасын без, мөселманнар, хәерлегә булсын, дибез. Чөнки бу җирдә булган һәр үзгәреш, һәр вакыйганың бары Аллаһ ризалыгы белән генә була алганын беләбез. Алла мөселманнарга сынаулар бирсә, сынауларны сабыр үткәргән, сынатмаган колларына бүләген дә мулдан бирә. Авырлыклардан соң җиңеллекләр килә. Изге Коръәндә Аллаһ «Җиңеллекләр авырлыклар аша гына бирелә» – (94:5) ди. Шуңа без, мөселманнар, авырлыклардан курыкмыйбыз, чөнки безнең яклаучыбыз хакимият тә, акча да, корал яки армия генә дә түгел, безнең яклаучыбыз бөтен Галәмнәрне юктан бар иткән ! Ә Ул тугры колларын беркайчан дә ярдәменнән ташламый!

Гөлназ НУР.

«Татарки так не одевались...» , 4.2 out of 5 based on 10 ratings

Комментарии