- 01.08.2014
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2014, №30 (30 июль)
- Рубрика: Иманга юл
Мамадыш шәһәренең таулы ягында бер мәчет бар. Кояш нурларына күмелеп утыра торган зәп-зәңгәр төстәге Аллаһ йорты әллә кайдан күренеп, үзенә чакырып тора. Йомыш чыгып, шәһәргә барып чыккач, без дә бу үзенчәлекле мәчетнең эченә керми китә алмадык.
Халык телендә «зәңгәр мәчет», «Хәмит абый мәчете» дип йөртелсә дә, изге йортның рәсми исеме бар – «Әхмәт Ясәви мәчете». Без җомга намазы вакытына туры килдек. Намазда чәчләренә ак кунган картлар да, урта буын вәкилләре дә, бала-чага да булуы куандырды. Мәчетнең имам хатибы Нурислам хәзрәт Газизов әйтүенчә, 2009нчы елдан бирле махсус журнал алып баралар икән. Анда мәчеткә йөргән кешеләрнең исемнәре языла. Баштарак ике-өч кеше йөрсә, хәзер җомга намазына унбишләп җыела, кайвакыт аннан да күбрәк була, ди.
Мәчет бинасы 2008нче елда төзелгән. Мамадыштагы өченче Аллаһ йорты икән бу. Әлеге мәчетнең нигез ташларын Мамадышта туып-үсеп, күп еллар Себердә эшләгән Хәмит Нурмөхәммәт улы Ясәвиев салдырган. Без килгәндә, Хәмит абый намаздан яңа гына чыккан иде. «Димәк, мәчетне сез салдырдыгыз?» – дим. «Мин генә түгел, бөтен кеше булышты инде», – дип тыйнак кына елмайды. Икенче сорауны биргәнче, Хәмит абый юкка да чыккан иде инде. «Шундый инде ул безнең, тыйнак кына», – диделәр аның турында.
Хәмит абыйның мәчетне ничек итеп салдыруы турында Нурислам хәзрәт сөйләде: «Ул Сургутта да изге йорт салдырган кеше. Мамадыштагы мәчетне «КамАЗ»ын сатып салдырып бетерә. Үзе башлаган, үзе түбәләгән». Шәһәр музеенда да шактый кызыклы мәгълүматларга тап булдык. Бактың исә, Хәмит абый Ясәвиев озак еллар данлыклы «Сургутгазпром»ның директоры вазифасын башкарган, Мәскәүдә газ табу һәм эшкәртү департаментында җитәкче урынбасары булып эшләгән. Ул СССР Дәүләт премиясе лауреаты, техник фәннәр докторы, 5 уйлап табуның авторы, 40тан артык фәнни хезмәт иясе дә икән әле. Бүген аның фотосурәте Мамадышның мактаулы гражданнары исемлегендә эленеп тора. Ә мәчетне Хәмит абый ата-бабалары рухына багышлап салдырган, бабасының исемен биргән. Тыштан гына түгел, эчтән дә шактый үзенчәлекле икән бу Аллаһ йорты.
2009нчы елда мәчеткә мәәзин булып Нурислам Газизов килгән. «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» мәдрәсәсендә белем алган, быел читтән торып РИУның теология бүлеген тәмамлаган. Укыганда Чиләбедә армия сафларында хезмәт итеп кайтырга да җитешкән. 2011нче елдан мәчеттә имам вазифасын башкара икән. Яшь кенә кешенең шундый зур җаваплылыкка алынуы сокландыра. Мәчеттәгеләр имам-мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миңнегалиевне дә мактап туя алмады. «Бервакыт бер хәзрәт: «Мин китәм инде, миңа җитте. Бүтән эшкә күчәм», – ди. Илһам хәзрәт әйтә моңа: «Менә, хәзрәт, минем кулларым кирпеч сала, минем кулларым такта яра, минем кулларым бөтен нәрсәне эшли. Тик мин монда Аллаһ ризалыгы өчен йөрим бит». Чынлап та, кулларыннан гөлләр коя ул. Алты баласы, менә дигән хатыны бар. Оныгы туды. Югыйсә, әллә кайларга барып эшләрлек. Район өчен тырышып йөри. Ул шулай дигәч, теге хәзрәт тә калды», – дип сөйләде Рәсимә абыстай Гайнетдинова.
Мәчеттә тормыш гөрли. Бабайлар белән Коръән укырга өйрәнгәннәр. «Октябрьдән мартка кадәр шөгыльләндек. Безнең бер бабай мартта борыч, помидор утырта башлый да, килергә вакыты калмый. Ә дәресләрне калдырасы килми. Шуңа күрә вакытын аңа җайлаштырдык», – ди Нурислам хәзрәт. Балаларны җәлеп итүнең дә төрле юлларын уйлыйлар икән. Һаман да шул Хәмит Ясәвиев тырышлыгы белән Рамазан аенда мәчеттә көн саен ифтарлар оештырылган. Көне-көне белән 65 кешегә кадәр җыелган вакытлар булган. Әле Хәмит абый мәчет каршында ике фатирга исәпләнгән йорт төзеп ята. Бер ягы үзенә булса, икенче ягын имамга бирәм дип вәгъдә иткән.
Безне озатканда Илһам хәзрәт: «Мәчеткә карагыз сез: көймә шикелле ул. Моннан караганда бөтен җир күренеп тора. Нух үзенең көймәсен кешеләрне коткару өчен төзегән. Мәчет тә котылу урыны бит инде», – дип калды. Чыннан да, зур зәңгәр көймә кебек шул ул Аллаһ йорты. Анда үзенә сыену урыны эзләүчеләр тагын да артыр әле, инша Алла.
Фәнзилә МОСТАФИНА.
Казан – Мамадыш – Казан.

Комментарии