Аллаһ бүләге – изге Рамазан ае!

Аллаһ бүләге – изге Рамазан ае!

Кадерле дусларым! Сезнең барыгызны да изге Рамазан ае белән тәбрик итәм! Аллаһы Тәгалә бу айны фарыз уразалар тотып уздырырга насыйп итсен, Аллаһ ризалыгын өмет итеп тоткан уразаларыбыз кабул булсын иде! Бу изге айның һәр көнен, һәр сәгатен, һәр мизгелен Аллаһ разый булырлык гамәл-гыйбадәтләрдә уздырырга насыйп итсен! Диндә-намазда булганнарыбызның иманнары тагын да ныгысын, намазда булмаганнарга шушы изге айда намазга басарга, ураза тотарга язсын! Раббыбыз Аллаһ уразаларыбызны ихлас күңелдән, авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрмичә тотарга насыйп итсен! Нинди генә хәлләр булса да, безләргә сабырлык бирсен, бу сынауларны ныклы иман белән узарга ярдәм итсен иде!

Кадерле дусларым! Динебезнең нигезе – гаделлек, мин сезгә дә гадел тормыш телим! Бер-беребезгә карата гадел булыйк – Аллаһ та безгә гадел бәясен чыгарыр… Бер-беребезгә карата ярдәмчел булыйк – Аллаһ та безгә ярдәм итәр… Изге Рамазан айларында да бер гаепсезгә төрмәләрдә газап чиккән мөселманнар турында онытмыйк, аларга догада булыйк! Раббыбыз Аллаһ аларның хәлләрен җиңеләйтсен, акланып иреккә чыгарга насыйп итсен иде! Амин!

И Рамазан! Бу айның олылыгыннан, хикмәтеннән һәм нигъмәтеннән күзгә шатлык яшьләре килә! Кабул булган фарыз ураза бөтен гөнаһларны юкка чыгара! Кабул булган фарыз уразаны Кыямәт көнендә беркем дә синнән тартып ала алмый! Кабул булган фарыз ураза бәндәне җәһәннәм утыннан коткара… Ураза тотучының һәр изге гамәленә мең савап язылыр. Шушыларны аңлаган иманлы бәндә Аллаһ ризалыгы өчен ай буе гына түгел, ел буе ураза тотарга да әзер, иң эссе җәйләрдә дә, иң озын көннәрдә дә тәүлек буе ашамыйча-эчмичә торырга риза…

И Рамазан! Бу айның җаваплылыгыннан тәннәр вә җаннар тетри! Бу айда мөселманнар өчен җәһәннәм капкалары ябылыр, җәннәт капкалары ачылыр… Бу айда шайтаннарга богау салыныр, сугышлар тыелыр, фетнәләр тукталыр… Бу айда мең айдан да кадерле Кадер киче бар, бу кичтә фәрештәләр кешенең еллык тәкъдире белән күктән җиргә иңәрләр… Изге гамәлләребезгә карата изге әҗер-саваплар да булыр, инша Аллаһ! Бигрәк тә бу айда телләребезне һәм күңелләребезне начар сүзләрдән, яман уйлардан тыйыйк, бер-беребезне рәнҗетмик, миһербанлы булыйк! Аллаһ та безгә карата миһербанлы булыр… Исрафтан сакланыйк, риядан качыйк, ихлас булыйк.

Кадерле дусларым! Бу изге айда үзебез өчен дә, гаиләләребез, балаларыбыз, нәселебез, милләтебез өчен дә догалар кылыйк! Безнең әби-балаларыбыз дин тыелган заманнарда да качып ураза тотканнар, җәйге челләләрдә урагын урганнар, урман кискәннәр, кырда эшләгәннәр, әмма уразаны калдырмаганнар. Дин-милләт өчен Себер киткәннәр, төрмәләрдә газап чиккәннәр, утларда янганнар, суларда батканнар, әмма динне ташламаганнар, иманны бирмәгәннәр. Дин, милләт өчен көрәшеп шәһит киткән ханнарыбыз һәм ханбикәләребез, муллаларыбыз һәм шәкертләребез, яугир мөселман-татар ирләре, әхлаклы мөселман-татар хатын-кызлары өчен дә догаларыбызны кылыйк, аларның урыннары җәннәттә булсын!

Милләтебез яңадан дингә кайтсын, иманга килсен, дип тә дога кылыйк! Аллаһы Тәгалә күп фаҗигаләр күргән бу халкыбызны яңа афәтләрдән сакласын иде! Татар халкына яңадан үз бәйсез дәүләтендә, ислам динен тотып, үз телендә сөйләшеп, үз җир-байлыкларына хуҗа булып бәхетле яшәргә насыйп итсә иде! Изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбыз, кылган гамәл-гыйбадәтләребез милләтебезгә дога булып барсын иде! Амин! Аллаһу Әкбар!!!

Фәүзия БӘЙРӘМОВА,

татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.

Комментарии