«Үзебездәге нигъмәтләрдән канәгать булмасагыз, Африкага барып карагыз...»

«Үзебездәге нигъмәтләрдән канәгать булмасагыз, Африкага барып карагыз...»

Татарстан мөселманнарының Африкада кое ачтыру, ихтыяҗы булган халыкны чиста су белән тәэмин итү очраклары күбәя бара. Күптән түгел Чаллыда яшәүче Мәлик хәзрәт Ибраһимов та иң фәкыйрь дәүләтләрнең берсе – Нигерга барып, бер атна дигәндә 10 кое ачтырып кайткан.

Берничә ел элек Саба районы, Шәмәрдән бистәсе хәзрәте Дамир Газизовның, акча җыеп, Нигерның бер авылында су коесы казытуы турында язган идек инде. Белдерүен газетабызда да бастырдык, күпмедер вакыттан Дамир хәзрәт «Безнең гәҗит» укучылары җибәргән сәдака акчасына тагын бер кое ачтырулары турында әйтеп шалтыратты. Ә Мәлик хәзрәт Африкага арадашчы вазифасын үтәп барган.

– Мәсьәләнең асылы шунда: бер ханым, мөмкинлегем булган вакытта ахирәт өчен саваплы эш эшлисем килә, дип, шушы эшкә алынды. Африка, бигрәк тә Нигер катлаулырак җир бит. Анда чакыру белән генә барып була, сак белән генә йөрисе. Шуңа күрә бу ханым миңа мөрәҗәгать итте. Ул үзенә, кызына, абый-энеләренә, вафат булган әти-әнисенә – җәмгысы 10 кешегә 10 кое казытты. Мин финансларын алып барып тапшырып, башкарылган эшләрне кабул итеп кайттым, – дип сөйләде хәзрәт.

Атна-ун көн дигәндә коелар әзер дә булган. Тугызын Мәлик хәзрәт килгәнче үк казып куйган булганнар, ә унынчысын аның күз алдында башлап, ахырга хәтле башкарып чыкканнар. Хәзрәттән сәфәре, җирле мөселман җәмгыяте турында сораштык.

– Әйткәнемчә, Нигер – катлаулы дәүләт, катлаулы республика. Барганчы ниятеңне белдерергә кирәк, шуннан соң алар чакыру җибәрә – шунсыз барып булмый. Шәһәрдә безне күзәтеп, саклап йөрүчеләр бар иде, болар – безне каршы алган кешеләр. Ә инде шәһәрдән читкә кое казырга барганда да, кайтканда да автоматлы өч хәрби безне саклап йөрде, эшләрне башкарганда да бездән күзләрен алмадылар. Әле мин, кызыксынып, сафарига да чыгып күреп кайтырмынмы дигән идем, куркыныч булу сәбәпле аны әлегә япканнар икән.

Кое казырга ниятләгән урынга алып бардылар. Ул урынны чистартып, казый башлаганнар иде. Кое дигәч тә, авылдагы кебек сиртмәле кое түгел, колонка инде ул. Минем күз алдында тәмамлап та куйдылар.

Республикада матди як авыррак, шуңа карамастан җирле мөселман җәмгыяте бик тырыша. Мәчетләр күп, халык та бик күп йөри. Намаз вакыты җиткәч, шәһәр азан тавышыннан гөрләп тора. Үзләренең төрле дәрәҗәдәге мәдрәсәләре бар, Коръән дә ятлыйлар, гыйлем дә алалар. Халык тату, һәрхәлдә мәчеткә йөргәннәре. Базарларга чыктык. Миңа мөлаем, яхшы кешеләр генә туры килде, – дип сөйләде Мәлик хәзрәт.

Мәгълүмат өчен: бер кое казыту якынча 1000 евро икән.

Суның файдасын әйтеп бетергесез. «Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Бөтен тереклекне судан яралттык», – ди. Африканы, бигрәк тә мин барган Нигер республикасын карасак, анда халык бик авыр яши. Аларның авыл хуҗалыгына яраклы җирләре дә 10 проценттан ким, калганы – чүл. Һәм ризыкка, ризыктан да бигрәк суга тилмерәләр. Су белән тәэмин итүнең файдасы турында хәдисләрдә дә әйтелгән. Бер кеше чүлдән барган вакытта бик каты сусаган һәм каршысында коега охшаган бер чокыр күреп, шунда төшеп су эчкән. Чыкса, чокыр янында, сусавына түзә алмыйча, юеш балчыкны ялап торган бер этне күргән. Шуннан коега төшеп, аяк киеменә су тутырып алып менеп эткә эчергән һәм, пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтүенчә, шул сәбәпле җәннәтле булган. Хайваннарны эчертү шулай саваплы булгач, әлбәттә инде, кешеләрне чиста су белән тәэмин итү дөнья һәм ахирәт өчен файдалы, хәерле эш дип санала», – ди Мәлик хәзрәт.

Әлеге язманы әзерләргә йөргәндә: «Безнең Татарстанның кайбер авылларында да эчәр су белән проблема бар. Ни өчен әллә кайдагы Африкада кое ачтыралар икән?» – дигән фикерне ишетергә туры килде. Моны Мәлик хәзрәт Ибраһимовка да җиткердек. «Монда кешенең ни дәрәҗәдә бу суга мохтаҗлыгы турында сүз бара. Кое суы булмаса да, Татарстанда кешеләр сусыз үлми. Ләкин тегендә чынлап та, бөтен сәламәтлекләрен бетереп, пычрак су кулланырга мәҗбүрләр – аерма шунда гына. Әлбәттә, Татарстан авылларында да кое яки чишмә ачкан, аны чистартып торган кешеләргә шундый ук савап язылачак. Суның кешегә барып ирешүенә сәбәп булу дигән сүз бит инде бу. Артык мавыгып китеп, бу фәлән изге кешенең чишмәсе, дип илаһилаштыру булмаса, билгеле. Җир йөзендә бер генә изге су бар, ул – Мәккәдәге Зәм-зәм суы. Калганнарын кешеләрнең хаҗәтләрен үтәү, сусауларын басу өчен биргән Аллаһы Тәгалә. Шулар арасында медицина күзлегеннән караганда шифалы минераль сулар да бар, аларны без инкарь итмибез. Ләкин изге су дип әйтү дөрес булмый. Мин аны аңлыйм: һәрбер кеше өчен үз Ватаны, кече Ватаны кадерле, якын. Кая гына барсак та, үз туган җиребезне сагынабыз, аның сулары да шул хәтле тәмле булып тоела, ул изге шикелле булып күз алдыбызга килеп баса. Һәрбер авылда диярлек «изге чишмә» булуы менә шуның белән бәйле, халык шулай итеп яратканын белдерергә тели. Ләкин һәрнәрсәнең чиге бар», – дип аңлатты Мәлик хәзрәт.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): «Әгәр дә үзеңнең тормышың бик авыр дип уйласаң, үзеңә караганда түбәнрәк, кыенрак хәлдәге кешеләргә кара», – дигән хәдисенә нигезләнеп, вәгазьләрендә: «Әгәр дә үзегезгә авыр дип уйласагыз, больницаларда яткан кешеләргә барып карагыз: кайберләре, авыртуларына чыдый алмыйча, стенага менәргә әзер, кайберләре айлар буе йомышларын асларына йомышлап, тере килеш череп интегеп ята. Шуларны күрсәгез, Аллаһы Тәгаләгә ешрак шөкер итәр идегез», – дип сөйли торган булган ул. Хәзер: «Алай-болай үзебездәге нигъмәтләребездән канәгать булмасагыз, Африкага, Нигерга барып күреп кайтыгыз, аннан соң шөкер итәрсез», – дип тә өсти башлаган.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии