Гаеп эзләп, гөнаһ җыймагыз

Аллага шөкер, хәзерге заманда кече җәннәт кичерәбез. Пенсияне өйгә китерәләр, утын әзерлисе, печән чабасы юк, кибет тулы ризык. Элек нәрсә булса, шуны ашый идек, хәзер нәрсә телибез, шуны ашыйбыз. Бу бит Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте. Сәбәбе шул, бәлки догаларыбыз кабул буладыр. Җөмһүриятебездә 1400 мәчет эшләп тора, мәетләребезне зурлап озатабыз. 3есе, 7се, 40ы, 51ендә мәҗлес җыеп, мәрхүмгә догалар кылабыз. Шәригатебезгә гореф-гадәтләребез зыян китерми.

Билгеле, арабызда гаеп эзләүчеләр дә бар. Нурислам Галиевнең үзенең «Һәр ризыкның үз урыны бар» («Безнең гәҗит», №41, 15 октябрь, 2014) дигән язмасында Дания ханымның «Закускалы мәет ашы» («Безнең гәҗит, №17, 30 апрель, 2014) язмасын үтереп мактаган. Аларга тозлы кыяр, помидор, балык, гөмбә закускамыни дигән сорау бирәсе килә. Әллә Коръәни-кәрим аша Аллаһы Тәгаләбез бу ризыклардан мөселманнарны тыйганмы? Әйтеп бирегез, кайсы сүрә, кайсы аять? Нигә Аллаһы Тәгалә биргән ризыкларны хәрәмгә әйләндерәсез. Һәрберебезгә мәгълүм хәрәм ризык – дуңгыз ите.

Нигә сез табыннан гаеп эзлисез? Ел саен гөмбә җыеп, бакчабызда үскән кыяр, помидорны тозлап, үзебезгә ризык әзерлибез. Без, мөселманнар, ризык тозлап, закуска ясыйбызмыни? Аракы эчкән кеше ипине дә закуска итә ала.

Коръән ашында чакырган хуҗаның әзерләгән ризыгын тикшереп утырып, гөнаһ җыймагыз.

Галимҗан хәзрәт ЗАКИРОВ.

Питрәч районы, Ленино-Кокушкино авылы.

Комментарии