Акыл сату

Акыл сату

Акыл сатма! Бу сүзләрне миңа еш ишетергә туры килә. Үземне һич кенә дә акыллы итеп хис итмәгәнгә, ачуым килми, дөресрәге, аны әйткән кешесенә рәхмәт әйтәм. Ни өчен? Чөнки киңәш белән акыл сатуны аера белмәгән кеше кем була? Надан дип кемнедер түбәнсетергә, хурларга теләмим, ләкин җавабы ошамаган өчен, үзең сорау биргән кешегә шундый пычрак атучыга тагын кем дияргә була. Рәхмәтлемен шуңа – ул миңа үз йөзен ачты, башка вакытта аның белән үземне ничек тотарга кирәклеген беләм.

Һәр сүзнең берничә мәгънәсе булуын истә тотарга кирәк. Ә бу очракта, акыл сату фразеологик әйтем булып тора һәм белдекле булып сөйләшү дигәнне аңлата. Димәк, кемдер фикеренчә, мин үземне аннан өстен күрәм һәм аңа үз уй-фикеремне көчләп тагарга җыенам. Чынлыкта ул кеше миңа сорау белән мөрәҗәгать итте, ә мин аңа булдыра алганча җавап бирдем. Кабул итәме – монысы аның ихтыярында.

Аңлашылмаучанлык, нигездә, дингә кагылышлы мәсьәләләрдә килеп чыга. Бу өлкәдә гыйлемемне юк дәрәҗәсендә дип саныйм, шуңа да сорауга җавапны мәчет каршында оештырылган дәресләрдә алган белемемә таянып бирергә тырышам. Бернинди дә дини гыйлеме булмаган кешене вәгазьләү үтә дә кыен. Ярый ла күңелендә иман чаткысы булса, әгәр булмаса? Ә иң ачуны китергәне: аның үз соравына җавабы да әзер. Шунлыктан синең җавабыңны кабул итми. Алайса, нигә бу спектакль. Ә-ә, сынау өчен икән!

Исламда бәхәсләргә урын калырлык нәрсә юк: мөэмин мөселман Коръән һәм дөрес хәдисләргә таянып яшәргә, гамәл кылырга тиеш. Ләкин күпләр (аеруча өлкән, урта буын вәкилләре һәм авылларда) дини кануннар белән халыкның гореф-гадәтләрен, кулланышка каяндыр кереп киткән традицияләрне бутый. «Ә менә безнең әбиләр…» – дип башланып киткән сүз, әгәр сабырлыгыңны җуйсаң, «милли көрәш»кә кадәр барып җитәргә мөмкин. Мондый чакта бер якның сабырлык саклавы һәм вакытында артка чигенүе мөһим. Моны һич тә бирелү-чигенү дип кабул итмим, ә Аллаһ хөкеменә калдырам, чөнки Ул гына барысын да белүче, күрүче, ишетүче.

Соңгы вакытта матбугат битләрендә дә еш чагылыш тапкан шундый сорауларның берсе – мәрхүмнең өчесен, җидесен, кырыгын уздыру, сәдака өләшү. Әйе, бүген болар дин әһелләре тарафыннан катгый рәвештә тыелмый, чөнки аның асылына төшенү өчен вакыт һәм буыннар алмашынуы кирәк. Авылның совет чорында кача-поса намаз укыган әти-әнисе тәрбиясендә үскән, дин тотуга каршылыклар бераз кимегәч, үзлегеннән намаз укырга йә булмаса курсларда белем алган, яше алтмыштан узган мулла-абыстайлар сабагыннан узу өчен авылның алдынгы фикерле егет-кызларын дини уку йортларында укыту сорала дип уйлыйм. Шөкер, андыйлар бар, тик аларның авылга кайтып төпләнәсе килми. Шул адымга барганнарның авыл халкы «артыннан сөйрәлүче кара шәл»ен салдырырга көче җитеп бетмәскә мөмкин. Юк, бу курку түгел, ә мәсьәләне тыныч хәл итәргә омтылу. Шулай итеп, бидгать гамәл булса да, бүген мәрхүмнәрне билгеле бер көннәрдә искә алып, аш уздыру традициясе дәвам итә. «Акыл сатып утырма әле монда: әби-бабайлардан калган йоланы үзгәртергә син мине кем дип белдең?», «акыл сатма: чит илләрдә укып кайталар да үз законнарын кертәләр…», «акыл саткан буласың: әле кайчан гына үзең дә безнеңчә уйлый идең, мәчеткә йөри башладым дигәч тә…» Минем өскә атылган иң куркыныч пычрак шул булды: «акыл сатып утырма, сезнең андагы динегез дөрес түгел!». Егыл да үл! Иманга килгәч, холкым үзгәрде, күңел ярсып, тел кычытса да, үземне кулга алып: «Әлхәмдүлилләһ», – дим.

Әйе, болар – халыкның канына сеңгән гадәтләр. Әйткәнемчә, алардан тиз генә котылып булмас, тик ниятне дөресләргә мөмкин. Әйтик, аш уздыруның ниятен фәлән кеше үлгәнгә кырык көн узды дип түгел, ә Коръән ашы дип ниятләү шулкадәр авыр түгел бит? Ул ашка баручы мулла яки абыстайның да нияте шул рәвешле булсын иде. Монда бит бернинди дә кыенлык һәм дингә каршы килә торган гамәл юк. Гомумән, газетада берәр мөхтәрәм имам ният турында язсын иде. Бу тема шулкадәр тирән, мин аңа кагылырга җөрьәт итмим.

– Нигә имамнар, ашка чакырылган әби-бабайлар бу хакта бер сүз дә әйтми, әллә белмиләрме? – дип сорады миннән берәү.

– Белмәгәне, син әйтмешли, үзенчә акыл сата, ә белгәне әйтсә, сез аны шундук «тереләй ашыйсыз» бит, – дим.

– Ул барыбер аңлатырга тиеш.

Андый батыр йөрәклеләр бар. Әйтик, минем танышым ашка чакыручыны алдан кисәтеп куя: табында хәләл ризык булырга тиеш, анда гаурәтләрен тулаем капламаган, чалбар кигән хатын-кызлар утырмасын, аш узачак бүлмәдә сурәтле рәсемнәр, уенчыклар булмасын, ул сәдака алмый һәм башкалар да өләшми. Сорау бирүче авызын турсайтты: «Менә тагын, Коръән укырга чакырылган кешенең минем өемдә һәм кунакларымда ни эше бар?»

– Күрдеңме: үз соравыңа үзең җавап бирдең. Әле син аның вәгазь укуына да каршыдыр?

– Ун-унбиш минутка түзәргә була. Аннан артса, ул инде вәгазь түгел, ә акыл сату: дөрес яшәмисез, иманга килмисез, намаз укымыйсыз, дөрес киенмисез… Ә мин аны Коръән укырга чакырдым.

Юк, монда бәхәсләшеп тору урынсыз һәм вакыт әрәм итү генә. Ә андый сораулар күп: сәдаканең күләме (монысы бигрәк көлке), мәҗлес үткәрү белән бәйле нәрсәләр: табынга нәрсәләр куярга, ирләр белән хатын-кызларга бер табын артында утырырга ярыймы, күчтәнәч бирү һ.б. Дөрес, болар турында республиканың матбугат чараларында, аеруча газеталарда еш язалар, әллә халык укымый, әллә укып та кабул итәргә теләми, шул рәвешле мәсьәләнең билгесезлеге табылмый.

Беләм, миңа каршы чыгучылар булыр. Ләкин чынлыкта бу шулай. Чыннан да, әгәр дә авылның мулласы, бар батырлыгын туплап, халык арасында агарту эше башлап җибәрсә, берничә елдан ул үз нәтиҗәсен бирер иде. Әгәр шундый кешеләр бар икән, тәҗрибәсе белән уртаклашсын иде.

Язмамда дини мәсьәләгә кагылышлы төгәлсезлекләр, хаталар җибәргән булсам, гафу үтенәм. Ноктаны шуның белән куярга телим: диндә мәҗбүрилек юк, әмма аның асылын аңлату тиештер.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА.

Түбән Кама шәһәре.

Комментарии