Мулла нинди булырга тиеш?

Мин телевизордан президентларыбызның чыгыш ясаганын карарга яратам. В.Путин еш кына журналистларны яклап сөйли иде. Ә менә Д.Медведев исә байлар яклы. Гел байларга яхшы булсын өчен генә «тырыша». Гади халыкка исә штраф, салымнан кала берни дә юк. Байларны тикшерүче дә юк хәзер! Әллә ничәшәр фатир сатып алалар, гади халык исә ипотека түләп, гомер буе иза чигә. Элек бит җитәкчеләр берсен-берсе тикшереп кенә тора иде! Яшәп кара син СССР заманында ике фатирда, шундук берсен кире алалар, җитәкче дип тә тормыйлар!

Ярар җитәкчеләргә өйрәнеп беттек инде. Хәзрәтләребез дә ни кылана бит хәзер! Мәдрәсәдә укыйлар да, шундук булалар. Әллә сез аларны авылларга кайтып халыкны дингә өйрәтә дисезме? Шәһәрдә калуны уңайрак күрә алар! Машинасы, фатиры бар, әллә ничә хатын алалар, өстәвенә. Беркөнне иптәш кызым белән Киров урамындагы мәчеткә хәер бирергә кергән идек. Яшь «муллалар» физкультура ясап ята. Иптәш кызымның хәер акчасы күп булмавын күрделәр дә, дога кылучылар көлеп китеп барды. Шул буламы инде дин әһеле! Яшьләр тәртипсез дибез, кемгә карап үрнәк алсын соң алар – яңа буын? Шундый муллаларгамы?

Фәүзия ЗАРИПОВА.

Комментарии