Телең кычытса – гәҗит аша «кашыма»!

«Дин башка – мөфти башка» (№49, 12 декабрь, 2012 ел) язмасын укыгач, мин дә кулыма каләм алып, сезгә язарга булдым әле. Беренчедән, язучы үзенең исемен атамаган. Шуңа да мин аны террорчыга тиңлим. Минем фикеремчә, террорчылар ике төрле була. Беренчесе, тән җәрәхәтләре ясаучы, икенчесе исә, кирәкмәгән китап язып, кешеләрне кыек юлга кертүче. Бу язма авторын икенчеләр исемлегенә кертәм. Шулай ук безнең татар халкына муллаларны, имамнарны сүгү хас. Минем әле бер генә дә урысның үзләренең «батюшка»ларын сүгеп язганын күргәнем юк. «Фуркап» сүрәсенең 25нче аятендә: «Кем дә кем тәүбә итеп, фаразларны һәм сөннәтләрне үти икән, һәм гөнаһлы эшләренә кире кайтмаса, аның начарлыклары кичерелер һәм яхшылыкка әйләнер. Аллаһ андыйларны ярлыкаучы вә рәхмәт кылучы булды». Аллаһы Тәгалә гөнаһларны кичерә, ә автор кичерми. Кызык килеп чыга һәм миндә сорау туа: сез шундый «тәти» булгач, нигә соң муллалык эшенә алынмадыгыз? Нигә гөнаһлы кешенең тәүбәгә килгәнен көтеп яттыгыз?

Сез: «Менә шулар хәзер остабикә, мөслимә булдылар. Шушы мөслимәләр, бәлеш кимерүчеләр, президентка һәм башка урыннарга, курыкмыйча гына шикаять язалар», – дип язгансыз. Үзегез шул абыстайларны сүгәсез, ә үзегез гәҗит аша шикаять белдерәсез. Өстәвенә, исем-фамилиягез дә юк. Кеше гөнаһысын күрәсез, ә үзегез шул гөнаһыны кыласыз.

Билгеле, бәлеш кимерү өчен дә күпмедер белем алырга кирәк. Аллаһы Тәгаләнең фарызларын һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.в.с.) сөннәтләрен чын күңелдән үтәргә кирәк.

Дин кәсепкә әйләнде, дип язгансыз. Ә бит Коръәни Кәрим һәр кеше, һәр милләт өчен иңдерелде. Шуны өйрәнеп, син дә гамәл кыл. Мәҗлесләрнең түрендә булырсың, догасын кылырсың, Коръәнен багышларсың. Остабикә белән бер тиен дә бүлешергә туры килмәс ул очракта. «Кайбер сорауларны бирсәң, бәлеш кимерүчеләр үзеңне чәйнәп өзә, дөмбәсләп алырга да күп сорап тормый», дигәнсез. Көчегез җитсә, мөгаен, үзегез хәзрәтләрне дөмбәсләр идегез әле!

Сүземнең ахырында шулай да сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Күбрәк шундый әйберләр языгыз, күбрәк мыскыллагыз, яла ягыгыз, гөнаһларыбыз бетәр! Чөнки сезнең кебекләр бездә булган гөнаһларны да алып бетерә.

Галимҗан хәзрәт Корбангали ЗАКИРОВ.

Питрәч мөхтәсибәте, Ленино-Кокушкино мәхәлләсе имамы.

Комментарии