- 01.02.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №4 (30 гыйнвар)
- Рубрика: Иманга юл
Рәсим хәзрәт Хәбибулланың «Бүгенге Татарстанда ислам вәзгыяте» (№51, 26 декабрь, 2012 ел) дигән язмасын укыгач, мин, 83 яшьлек карчык, кулыма каләм алмый булдыра алмадым. Дин әһелләренең капма-каршы язмалары безнең надан башларны бутамакчы. Мин үзем буталырга ашыкмыйм. Ашыгу – шайтан эше, дип саныйм. Рәсим хәзрәт Хәбибулла үз мәкаләсендә: «Бездә киң таралган, шәригатьтә булмаган, мөселман кешесен исламнан чыгарып җибәрә торган гамәлләргә: рәгаиб, бәраәт, кадер һәм һәвел намазлары уку; гүр сәдакалары бирү, яисә сорап алу; мәетләр өстендә тәһлил әйтүләр; махсус көннәрдә махсус саннар белән йәсин чыгулар; өстә әйтелгәнчә, мәетнең өченә, җидесенә, тугызына, кырыгына, илле беренә һәм елына багышлап мәҗлесләр уздыру; әрвахлардан ярдәм сорау өчен каберләргә йөрү; акча бәрабәренә Коръән чыгу һәм чыгарту; Коръән мәҗлесләрендә акча алмашып уйнаулар керә», – дип язган. (Тугызын да өстәп язган. Бездә тугызын уздырмыйлар. Аны урыслар үткәрә.) Без, әти-әниләребез, мөселман кардәшләребез гасырлар буе, Рәсим хәзрәт әйтмешли, ярамаган гамәлләр кылып ятканбыз икән. Мәрхүмнәребезне баз казып илтеп күмәргә кирәк икән. Тәһлил тарту, сәдака өләшү, йәсин укулар бидгать гамәлләр булып чыга. Мин бу сүзләргә чын күңелемнән каршы. Дини мәҗлесләр, безнең бабаларыбызның гореф-гадәтләре динебезгә каршы килми, дип уйлыйм. Мәрхүмнәргә багышланган дини мәҗлесләрдә Коръән укыла, Аллаһының бөеклеген зикер итеп вәгазь сөйләнә, йәсин, тәбәрәк укыла, дога кылына. Бу хакта Пәйгамбәребез: «Аллаһының хозурында дога кылудан да әһәмиятлерәк, кадерлерәк, хөрмәтлерәк бернәрсә дә юк», – дип әйткән.
Әнием дин сабагы укыткан, укытырга ярамаган вакытларда да тәрәзәләргә одеял корып утырганнар. Бабай, кулак дип куылганнан соң укыта алмаган, әмма дин мәҗлесләрендә вәгазь сөйләп кешеләргә туры юлга басарга ярдәм иткән. Әлһәмдүлилләәһи, дин кайтты. Рәсим хәзрәт: «Бездә, ертыша-ертыша, ата-бабалардан килгән гамәл дип, мәетнең 3, 7, 40 һәм елын уздырулар башка дингә (чиркәү әһелләренә) иярү була, монда бернинди дә бәхәс юк», – дип яза.
Безнең мәҗлесләрдә, урыслар кебек, кешене туры юлдан яздыручы аракы эчеп, мәрхүмнәрне искә алмыйлар.
Аллага шөкер, мөселманнар Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре һәм Корбан ашлары үткәрәләр. Хәзер Мәүлед ае башлана, мөмкинлекләре булган кешеләр аны да уздырырлар.
2009 елның календаренда Хаҗи Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиновның язмасында дини мәҗлесләрнең әһәмияте турында язылган, алты фазыйләте күрсәтелгән (2009 ел, 282-288 битләр). Мин алар белән тулысынча килешәм, шуңа кыскача язып җибәрәм.
Беренче фазыйләт: иман әһеленең берәр җиргә җыелып, Коръән укып, Аллаһыны зикер итеп, дога кылып утыруның фазыйләтен аңлатучы хәдисләр: «Чынлыкта, Аллаһы Тәгаләнең фәрештәләре бар. Алар юлларда йөрерләр, зикер әһелләрен эзләрләр. Әгәр дә берәр җирдә Аллаһыны зикер әйтеп утыручыларны тапсалар, бер-берсен чакырырлар. «Килегез монда, сезнең эзләгән нәрсәгез шушында», – дип бер-берсенә эндәшерләр һәм, шушы фәрештәләр зикер әһелләрен канатлары белән каплап, дөнья күгенә кадәр җитәрләр.
Икенче фазыйләт: бу мәҗлесләр шуның белән әһәмиятле, аларда дога кылуга зур әһәмият бирелә. Бу хакта Пәйгамбәребез: «Аллаһының хозурында дога кылудан да әһәмиятлерәк, кадерлерәк, хөрмәтлерәк бернәрсә дә юк», – дип әйткән.
Өченче фазыйләт: бу мәҗлесләрдә дөньяга килеп киткән бөтен пәйгамбәрләр һәм аларга ияргән Аллаһының иң сөекле коллары эшләгән вазыйфа башкарыла, ягъни анда җыелган кешеләргә хәләлнең хәләл икәнлеге, хәрамның хәрам икәне аңлатыла, дәгъвәт эшләнә. Шушы мәҗлесләр хөрмәтенә күп кешеләр Аллаһы Тәгалә һәм Мөхәммәд (с.г.в.) турында, шулай ук изгелек белән гөнаһ хакында ишетеп, күп файдалы нәсыйхәтләр алалар. Пәйгамбәребезнең: «Дин – ул тулысынча нәсыйхәттән тора», – дигән сүзен бик күп кеше укып белә.
Дүртенче фазыйләт: бу мәҗлесләр кешеләргә үлемне искә төшерә. Үлемне искә төшереп, кешеләрнең күңелләрендә булган дөнья рәхәтенә ашкыну фикерләрен сүндерә һәм ахирәт гамәле турында уйланырга мәҗбүр итә. Пәйгамбәребез (г.с.): «Күңелдәге кызыгуларны, ләззәтләрне, вәсвәсә һәм шәһвәтләрне юк итә торган үлемне күп искә төшерегез», – дип боерган.
Бишенче фазыйләт: озак еллар буе бер-берсен күрмәгән һәм кайсы вакытта хәтта күрергә дә теләмәгән туганнар да, ерак җирләрдән кайтып, бу мәҗлесләрдә күрешәләр. Ягъни туганым үлгән дип, аның өчесенә, җидесенә, кырыгына яисә ел ашына ашыга-ашыга кайталар һәм бу мәҗлесләрдә өзелгән туганлык җепләрен кабаттан ялгап җибәрәләр.
Пәйгамбәребез бу хакта күп нәсыйхәтләрен Ислам өммәтенә сөйләп калдырган. Шуларның берсендә Пәйгамбәребез (г.с.): «Туганлык гарешкә асып куелгандыр (ялгангандыр) һәм ул: кем мине багласа, Аллаһ аны баглар. Кем мине өзсә, Аллаһ аны өзәр (ягъни: туганлыкны өзмичә саклаган кешене Аллаһ мәрхәмәте белән саклар). Ә инде кем туганлыкны өзсә, Аллаһ аны рәхмәтеннән өзәр», – дип әйткән.
Алтынчы фазыйләт: бу мәҗлесләрдә Пәйгамбәребезнең онытылган сөннәтләре искә төшерелә, гамәл ителә, һәм шуның белән кеше бик зур әҗергә ирешә. Мәсәлән, ашар алдыннан «бисмилла» әйтү, уң кул белән ашау, ашаганчы кулны юу, ашаганнан соң Аллаһка хәмед-сәна әйтү, мөселманча сәламләшү һәм башка төрле сөннәтләр. Пәйгамбәребез (г.с.) бу хакта: «Фетнәле заманаларда сөннәтемнең берсен генә булса да искә төшереп гамәл ителсә, йөз шәһит әҗере бирелер», – дип әйткән.
Нәтиҗә. Югарыда зикер ителгән хәдисләрне, бидгать һәм сөннәт турында әйтелгән кагыйдәләрне истә тотып, шуны әйтү кирәк: өчесен, җидесен, кырыгынһәмел ашларын үткәрү берничек тә бидгать булаалмый. Киресенчә, бу – безнең ата-бабаларыбызның хәерле, саваплы, бәрәкәтле сөннәт дәрәҗәсендә булган гореф-гадәтләре. Бу мәҗлесләрне уздырган, кеше, һичшиксез, бик күп әҗер-савап алачак. Күзгә күренгәнһәмкүренмәгән бик күп бәрәкәткә ирешәчәкһәм,әлбәттә, бу гореф-гадәтне оештырып, башкаларга да үрнәк итеп күрсәтеп калдырган ата–бабаларыбызның гамәл дәфтәрләренә дә хәерләр язылачак. Пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәмәгән кешене гаепләп, тәнкыйть итә алмаган кебек, ата-бабаларыбызның сөннәт дәрәҗәсендә булган гореф-гадәтләрен үтәмәгән кешене дә гаепләргә, тәнкыйтьләргә беркемнең дә хакы юк. Ләкин бу мәҗлесләргә каршы бидгать дип сүз алып баручы кешеләр тәнкыйть ителергә тиешле, дип саныйм. Чөнки алар дүртенче сөннәт булып саналган сөннәтләргә бидгать дип әйтүләре белән үзләре дә сизмичә, бидгатьчеләр, фетнәчеләр, дәгъвәт агачының тамырын кисәргә теләүчеләр төркеменә, агымына һәм фиркасына ияреп китәләр.
Вәгазьләр аша менә шуларны аңлату эшләре алып барырга кирәк.
ЗӨБӘЙДӘ әби.
Тәтеш районы, Олы Тархан авылы.
БЕЗДӘ АЛАЙ ТҮГЕЛ ЛӘ...,
Комментарии