Бернәрсә дә элеккечә булмаячак...

Бернәрсә дә элеккечә булмаячак...

2022нче ел ничек истә калды?

Тагын бер ел узып бара. «Барысы да элеккечә булыр, үз күчәренә кайтыр, дип көтеп утырмагыз», – диде Путин. Көтмибез, традиция буенча, узып барган елга җәһәт күзәтү ясыйбыз.

ЕЛ СҮЗЛӘРЕ

Гадәттәгечә, декабрь аенда төрле оешмалар, тел институтлары ел сүзен билгели. Менә шуларның кайберләре.

Инглиз теле онлайн-сүзлеге Dictionary.com 2022нче ел сүзе дип «хатын-кыз» («woman») сүзен атаган. Хатын-кыз дигәч, дөнья күләмендәге вакыйгалардан иң элек Иранда булган хәл искә төшә. Сентябрь азагында анда 22 яшьлек Махса Амини исемле кыз, хиҗапны дөрес бәйләмәгән дигән сәбәп белән, әхлак полициясе тарафыннан тоткарланды, шуннан соң үлде. Иранда каршылык чаралары башланып китте. Хатын-кызлар үз хокуклары өчен көрәшә, төрмәләргә ябыла, ләкин барыбер көрәшүне туктатмый. Ә ул арада Әфганстанда, әфган культурасына туры килми дип, кызларга 6нчы класстан соң укуларын дәвам итүне тыялар. Русия дә хатын-кызларның хокукларын яклау юнәлешендә эш алып бара. Мәсәлән, гүзәл затларга янгын сүндерүче, машинист, водолаз булып эшләргә рөхсәт бирә торган закон проекты әзерләп, ДәүДумага керттеләр. Шул ук вакытта законның күпкә әһәмиятлерәге – гаиләдә көч куллануны булдырмау, җәберләнгән хатын-кызларны яклау турындагысы һавада эленеп калган килеш.

Япониядә 2022нче ел символы дип «икуса» иероглифы табылган – ул «көрәшү» дигәнне аңлата. Аны халыкны сораштыру нәтиҗәсендә ачыклаганнар.

Оксфорд университеты да ел сүзен беренче тапкыр гомумхалык сораштыруы нәтиҗәсендә билгеләгән (элекке елларда лингвистлар үзләре сайлый иде). Ул – «гоблин режимы» дигән сүз. Мәгънәсе – социаль нормаларга һәм ышануларга күз йомып, оятсыз рәвештә ялкаулану, җыйнаксызлану, комсызлану һәм үзеңнең көчсезлекләреңә, теләкләреңә юл кую.

Американың Merriam-Webster сүзлеге 2022нче ел сүзе дип «газлайтинг» төшенчәсен атаган. Аңлатмасы: кеше белән даими рәвештә психологик манипуляция ясау, нәтиҗәдә корбанның үз уйларының дөреслегендә, чынбарлыкны яки хатирәләрен кабул итүдә шикләнә, икеләнә башлавы, шул сәбәпле буталуы, үз-үзенә ышанычы кимүе, манипуляция ясаучы затка бәйлелек хис итүе.

Британиянең Collins English Dictionary сүзлеге 2022нче ел сүзе дип «даими кризис» («пермакризис») төшенчәсен сайлаган. «Озак вакыт дәвам иткән тотрыксызлык һәм иминсезлек» дигән мәгънәгә ия. Бу сүз дөньядагы сәяси тотрыксызлыкка да, климат үзгәрешләренә дә, тормышның кыйммәтләнә баруына да кагыла, дип аңлатканнар.

Ә менә Пушкин исемендәге рус теле дәүләт институты ел сүзе дип «мирас» («наследие») сүзен атаган. «Позитив яңгыраштагы сүз табарга теләдек. Шуңа күрә сәяси һәм хәрби тематикадагы сүзләрне карамадык», – дип аңлатканнар институтта. Владимир Путин Указы нигезендә, 2022нче ел Русия халыклары мәдәни мирасы елы дип игълан ителгән иде, бу сүзнең сайлануы шуның белән дә бәйледер. 12 айга бөтен ил буенча 200дән күбрәк чара үткәрелгән икән, гореф-гадәтләргә, халык һөнәрләренә, фольклорга зур игътибар бирелгән. Ел да уза торган чаралар, әйтик, Сабан туе кебек халык бәйрәмнәре һәм фестивальләр «халыкларның мәдәни мирасы елы кысаларында үткәрелә» дигән сүзләр белән баетылды, шуның белән шул булды.

«ТНВ» телеканалында чыга торган «Адымнар» тапшыруы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына сылтама ясап, Татарстан өчен 2022нче елны тасвирлый торган сүзнең «өмет» булуын хәбәр итте. Бездә, билгеле, халыктан сорап-нитеп тору юк инде. Институт белгечләре нәрсәгә нигезләнеп «өмет» сүзен сайлагандыр – анысын белә алмадык.

ЕЛНЫҢ ИСЕМЕ ҺӘМ ҖИСЕМЕ

2022нче ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителгән иде. Аның кысаларында республикада күзгә күренә торган нинди эшләр башкарылды соң? Безнең республикадан гына түгел, гомумән Русиядән IT-белгечләрнең күпләп чит илләргә китүенә тукталып тормыйбыз, анысы планнан тыш булган нәрсә. Ә план буенча башкарылган эшләргә килсәк, Казанда элеккеге «Спартак» аяк киеме фабрикасы урынында яңа IT-парк ачылды һәм, безнең өчен иң мөһиме, аңа милләттәшебез, Советлар Союзында иң беренче компьютерларны уйлап табучыларның берсе – Бәшир Рәмиев исеме бирелде.

ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин матбугатка белдергәнчә, тагын бер зур эш дәүләт хезмәтләрен цифрлы рәвешкә күчерү булган. Бүген «Госуслуги» порталында 219 хезмәт алып була, ел ахырына кадәр тагын 91 хезмәт өстәләчәк, ди. Бу – барлык дәүләт хезмәтләренең 60 процентын өйдән чыкмый гына да, ягъни онлайн рәвештә алу мөмкин дигән сүз. Иң күп кулланыла торганнары: баланы 1нче класска яздыру, аз керемле гаилә буларак пособиегә гариза бирү һәм кадастр планында җир участогының схемасын раслату.

Русиянең иң яшь шәһәре Иннополиска да быел 10 яшь тулды. Шәһәрчектә ризыкны өйгә китереп бирә торган машина-роботлар бар иде инде, тиздән оча торган роботлар китерә башлаячак, дип шаккаттырдылар. Ә Казан мәктәпләрендә укучылар туклану өчен биометрия ярдәмендә, ягъни бармакларын махсус системага «укытып» кына да түли алачак.

Шул ук вакытта Татарстанның кайбер почмакларында оча торган роботлар, биометрия системалары түгел, гадәти мобиль элемтә һәм интернет та юк әле. 624 авылга мобиль интернет та кертелмәгән, югары тизлекле интернет турында әйткән дә юк! Быел 62 торак пунктка мобиль элемтә үткәреләчәк, диелде. Тик бу темпта дәвам итсә, кимендә 10 ел кирәк булачак...

ВАКЫЙГАЛАР АГЫШЫ

Казахстанда 2022нче ел чуалышлардан башланып китте. 2нче гыйнварда халык, газга бәяләрнең ике тапкырга артуына ризасызлык белдереп, урамга чыкты. Күрше дәүләттәге вакыйгаларны Яңа ел табыныннан калган салатларны ашый-ашый күзәткәндә, үзебездә бик тиздән тагын да хәтәррәк хәлләр башланасына ышанмый идек әле.

24нче февральдә Русиянең Украинада махсус хәрби операция башлавын мәктәптә башлангыч класс укучыларына хәтле белә. Чөнки аларга аның никадәр әһәмиятле булуын «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дигән класс сәгатьләрендә дә, һәр дүшәмбе Русия гимнын җырлап әләм күтәргәндә дә, хәзер инде тарих дәресләрендә дә даими сөйләп торалар. Шуңа күрә бу темага кабат кагылып тормыйбыз.

Махсус операция башлануга, Европа Советы Русияне үз составыннан чыгару турында сүз кузгатты. Тик Русия куганнарын көтеп тормады, үзе китте. Бу хәлдән иң зур зыян күрүчеләр – Европаның Кеше хокуклары буенча судына мөрәҗәгать итеп тә эшләре каралырга өлгерми калган кешеләр. Европа судында Русиягә каршы 17 мең тирәсе шикаять булган.

Русиягә карата рекордлы күләмдә санкцияләр кертелде. Иранга 10 ел дәвамында да аның хәтле кертелмәгән. Чит ил компанияләре бер-бер артлы Русиядән китте. Әлбәттә, югалып калмадык. Мәсәлән, санаулы көннәр эчендә «Вкусно – и точка» рестораннар челтәрен ачып җибәрдек. Дөрес, ияләнгән гадәт буенча, аны әле һаман да «Макдоналдс» дип атыйбыз, ресторанда эшләүчеләр дә һаман «Макдоналдс»тан калган соусларны сата, атамасын кара фломастер белән буяп куйгач, аңламаслар дип уйлыйлардыр, күрәсең. Шулай да бу ресторан инде үзебезнеке һәм нокта!

Русиядән китеп барган чит ил компаниясе заводында «Москвич» машинасы җитештерелә башлады. Бәясе – 2 млн сум тирәсе. Арзан торырга, читтән кертелгән нәрсә түгел бит ул сиңа, үзебезнеке!

Февральнең 24еннән соң ковид онытылды, чикләүләр бетерелде. Коронавирус та, санкцияләргә кушылып, Русияне ташлап чыгып китте, дигән мәзәк барлыкка килде. Шулай да битлекләрне бик еракка алып куя алмадык. Ел ахырында грипп һәм дуңгыз гриппы аяктан екты.

Февраль башында Кытай башкаласы Пекинда Олимпиада үтте. Ярышлардан бигрәк, низаг белән истә калды ул: Казанда туган фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваны допинг куллануда гаепләделәр һәм команда белән яулаган алтынын бирмәделәр. Олимпия Уеннарының әлеге дә баягы 24нче февральгә кадәр узып калуы әйбәт булды анысы, алайса безнекеләр тагын кайчан халыкара ярышларда катнаша алыр әле. Әнә Катарда футбол буенча дөнья чемпионаты безнекеләрдән башка гына үтте инде. Хәер, моннан бернәрсә дә югалтмадык. Үз хәлебез хәл: 2022нче елда Казанның «Рубин» футбол командасы да тарихта беренче мәртәбә Русия Премьер-лигасыннан төшеп калды.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы ил күләмендә зурлап билгеләп үтелде. Шушы түгәрәк дата хөрмәтенә, ничә ел хәл ителә алмаган мәсьәлә дә хәл ителде: Казанда 10 мең кешелек Җәмигъ мәчетен төзергә урын табылды. Казансу буендагы «Кырлай» күңел ачу паркын юкка чыгарып, Җәмигъ мәчетенең беренче ташын салдылар. Салдылар да алдылар: ул таш символик кына иде бит, ә мәчет киләсе елда төзелә башлыйсы, диделәр.

Төзелешләр турында сүз чыккач, Камал театрының яңа бинасы буенча ачык конкурста урыс-немец-япон оешмалары берләшеп әзерләгән проектның җиңеп чыгуын искә төшерик. Яңа бина Һади Такташ урамының Кабан күленә чыга торган төшендә төзеләчәк. Киләчәктә бу урын җинаятьчел төркем белән түгел, Камал театры белән танылу алачак, дип ышандыра мәдәният министры Ирада Әюпова. Ә Камал театрының хәзерге урыны һәм бинасы белән нәрсә булыр – һаман билгесез.

Быел Татарстанда моңарчы булмаган озынлыкта юллар салынган, 194 млрд сум акча тотылган. Аларның иң зурысы – М12 трассасы. Әгәр сезнең авылда һаман да юл юк икән – көтегез. Кайчан да булса юл да, интернет та – барысы да булачак, диләр бит.

8нче октябрьдә шартлау булып, Кырым күперенең бер өлеше җимерелде, берничә кеше үлде. Ә инде 21нче декабрьдә күпернең тулысынча торгызылуы турында хәбәр ителде.

Табигатьтә ректорлар әйләнеше күзәтелде. 90нчы еллар азагында Алабуга эшмәкәрен үтерүдә катнашкан дип, КФУ ректоры Илшат Гафуров тоткарланды, мошенниклыкта гаепләнеп 7,5 елга хөкем ителгән КХТИның элеккеге ректоры Герман Дьяконов шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителде.

Быел Татарстанның финанс пирамидалары белән яманаты чыкты. Республикада финанс пирамидалары буенча 10 җинаять эше ачылган, 23 кеше тоткарланган. Аңа карап кына, зыян күрүчеләрнең югалткан акчаларын кайтара алулары икеле.

Сүз уңаеннан, 2022нче елда югалтулар күп булды. Чубайс – Төркиягә, ә Жириновский белән Горбачев фани дөньядан ук китеп бардылар. Шулай да интернетта эзләп карасаң, дөньяны иң тетрәндергәне Британия патшабикәсе Екатерина II үлеме булган.

«Иң күп эшләүчеләр» дигән номинация булса, анда һичшиксез ДәүДума депутатлары җиңәр иде. Быел рекордлы күләмдә закон кабул иткәннәр – 653. Мәсәлән, ЛГБТны пропагандалауны тулысынча тыйдылар. Тик нәрсәнең пропаганда булып саналачагын гына аңлатмадылар. Хәзер Еврей автономияле өлкәсе губернаторы – ә аларның әләме салават күпере төсләрендә: «Безнең әләмнең ЛГБТга катнашы юк», – дип акланырга мәҗбүр.

Татарлар Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган VIII съездны һәм Милли шура утырышын зур вакыйга итеп көтеп алган иде. Тик ул да махсус операцияне хуплаган резолюция кабул итү белән генә истә калды.

Тукай районында – Тукайга, Нурлатта – Габдулла Кариевка, Казанда – Рәшит Ваһаповка, туган ягы – Башкортстанның Югары Тәтешле авылында Хәния Фәрхигә һәйкәл ачылды. Ә менә Сөембикә-ханбикә Казанга гына түгел, Татарстанга да сыймады, шуңа күрә аңа һәйкәлне Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәренә алып барып куйдык. Бәлки, киләчәктә Казанда да куелыр әле, дигән өмет уянды. Тел белгечләре белми әйтмәгән: һәр халыкка – үз сүзе. Без, татарлар, барыбер дә өмет белән яшибез, киләсе елга да өмет белән атлыйбыз.

 

Бөтенрусия халык фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыруда катнашучыларның күпчелеге – 62 проценты – елның төп вакыйгасы дип махсус хәрби операцияне атаган. 9 проценты өчен төп вакыйга – коронавирусны җиңү, тагын 9 проценты өчен өлешчә мобилизация булган. 6 проценты Русия составына яңа төбәкләрнең керүен әйткән.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии