Тәмәкене ташла – яңа тормыш башла!

Тәмәкене ташла – яңа тормыш башла!

Безнең катта яшәүче бер хатын, кайчан карама, тарта. Ябыгам дип, тарта башлаган да, хәзер ташлый алмый.

Күршедә яшәүче 50 яшьлек бер ир заты да, 27 ел тәмәке тартканнан соң, бу начар гадәтен ташлавын игълан итте. Чир китә, гадәт кала дигәндәй, ташлау процессы бик авыр барды аның. Гомер-гомергә тыныч холыклы, уен-көлкеле булган ирнең, көн саен диярлек кемгәдер кычкырганын ишетә идек. Әле хатынына, әле подъезд җыештыручыга, әле хат ташучыга, әле җылынырга кергән сукбай эткә… Ике ай тулды дигәндә тынычланды ул. Кыскасы, бер тәмәкече күз алдында тернәкләнде.

Ничектер, бер очрашкач, бергә укыган егеткә дә шушы батыр күршем турында сөйләдем. Илнар кычкырып көлсә дә, бу аңа уйланырга җирлек булган, күрәсең. «10 яшьтән бирле тәмәке тартам, менә быел 15 ел тулды», – дип мактанган егетнең тәмәкесен ташларга теләвен белгәч, артыма утыра яздым. Тик мин аны бу гамәлендә әйдәп барырга, ярдәм итәргә тиеш икән. Ярдәм дисәң дә инде… Ул миңа һәркөн кичен шалтыратып, тәмәкесен ташлаганга ничә көн тулганын хәбәр итәчәк һәм шул урында мин аны мактарга тиешмен – бар ярдәмем шуннан гыйбарәт буласы. Күңелемнән генә бу хәлнең озак дәвам итмәячәгенә ышанып, ризалаштым. Кешенең гадәте 21-40 көн эчендә формалаша, шуңа күрә бу хәл дәвам итсә дә, күп дигәндә 40 көнгә сузылырга тиеш иде. Менә бүген, ул тәмәкесен ташлаганга 50 көн тулды дигәндә, нервыларым шартлады һәм мин ул шалтыраткач телефонны алмадым. Бары СМС яздым: «Яңадан тарта башла, тәмам туйдым! Син булдыра алмадың!» «Юк инде, бу кадәр түзгәнне җилгә очырмыйм! Рәхмәт әйтәсе килгән иде!» – дип язды ул миңа.

Соңрак шалтыратышып сөйләштек. Бүген Илнарның тәүге кат көн дәвамында бер тапкыр да тәмәке тартасы һәм көнбагыш чиертәсе килмәгән һәм ул шуны миңа хәбәр итәргә теләгән икән. «Беләсеңме, мин шушы 50 көндә тәмәкенең ни дәрәҗәдә зур дошман булуын аңладым. Тәмәкедән үлүче кешеләр саны, героиннан үлүчеләр санына караганда, күбрәк бит. Кешегә героин тәкъдим итсәләр, ул аннан баш тарта, чөнки организмын җимергәнен, аның бәйлелек китереп чыгаруын бик яхшы аңлый. Ә менә тәмәке тәкъдим итсәләр? Закон тарафыннан тыелмаган һәм күп кеше тарта икән, аның зыяны зур түгел дип уйлый ул. Бер тапкыр тартып карый, икенче тапкыр… Шуннан бәйлелек барлыкка килгәнен үзе дә сизми кала. Кечерәк чакта, клубта зуррак егетләр белән аралашу, аларга тиң булу өчен тарта башладык инде. Университетта укыганда ашарыма акчам булмаса да, тәмәкегә була иде. Көн саен бер кап тәмәке тартып, шушы ун ел эчендә генә дә мин бер иномаркалык акчамны суга салганмын икән. Коточкыч! Әле ташлаганда да бик авыр булды. Ул минем төшләремә керә иде. Егетләр белән җыелышып утырсак, алар тартып җибәрә дә мин үз-үземә урын таба алмыйм. Гел берәрсе минем машинада бер кап тәмәкесен онытып калдыра. Әллә сынау өчен шулай иттеләр, әллә ваемсызлык, аңламассың… Салгалаган чакларда да үтереп тартасы килә иде. Тик мин үземне кулга ала алдым, синең каршыда түбән тәгәрәргә курыктым. Йөргән кызыма тәмәке тартучы егетләр ошый икән бит, ул аны мин тәмәкене ташлап, бер ай үткәч кенә әйтте. Ташлый алачагыма ышанмаган булган. «Тәмәке исе – ул ирләр исе», – ди миңа. Аңа сәламәт ир, балалар, бәхетле гаилә, төтенгә әйләнмичә кесәдә калучы акча турында озак сөйләдем. Ахыр чиктә, ул да минем белән килеште», – дип сөйләде Илнар.

Менә хәзер уйлап утырам әле: күрше хатынын тәмәке ташларга ничек мәҗбүр итеп була икән? Алайса, баскыч төбендәге сасы ис курткага, чәчләргә сеңә, күңелне болгата. Берәр ризасызлык белдерсәң: «Монда безнең уртак җир – ни телим шуны эшлим!» – дип, кырт кисә. Ирләргә акыл утырту берни түгел, менә хатын-кызга аны ничек утыртып була икән?!

Илдинә ЯДКӘРОВА.

Комментарии