- 31.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №51 (28 декабрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Нигә шулай икән: Ходай берәүгә бәхетне өеп бирә, ә берәүне бер телем икмәк өчен тилмертә. Кемдер рәхәтләнеп, иркенләп сулыш алырга тели, үпкә чире белән авырый, ә кемдер бирелгән саулыгын тәмәке, кальян төтене арасында туздыра. Кемдер бала алып кайта алмыйча, әни булырга хыялланып, гомер уздыра; кемдер елына икешәр мәртәбә аборт ясатырга бара. Ник шулай? Моны язмышның кырыслыгы дими, ни дисең…
Резеда ханым олы кеше: филология фәннәре докторы, профессор, аның фикере – күп галимнәр өчен зур ачыш. Ул үзенең ике баласына гына түгел, алтмышар, җитмешәр студентка ана була алырлык олы йөрәкле кеше. Кулыннан килмәгәне юк. Бу авыр җир йөзендә бик күпләргә терәк, таяныч ул.
Күп нәрсәгә каршы барып була, тик язмышка гына түгел. Бәхетен күпсендеме Ходай, берни булмагандай, кинәттән генә тартты да алды баласын.
Резеда ханымны бүлеп, Төрекмәнстаннан кайтып төшкән коллегасы профессор Хатыйп ага килеп керде дә, юлында күргәннәрен сөйләде. Резеда ханыма кечкенә генә бүләк тә алып кайткан. Кәрәзле телефон чехолы. Традицион төрки бизәкләр белән чигелгән гади генә тышлык бүләк иясенең күзенә яшь тутырды. Студентлар аптыраган иде бу минутта: кечкенә генә бүләк өчен дә шулай еларлык итеп, шатланып булсын инде, я. Ә эш башкада икән: «Дөньяда иң олы бүләк – үлеме алдыннан кызым биргән телефонны саклау өчен тышлык та кадерле булыр. Хәзер менә кайтырмын да, телефонны шунда салып куярмын. Һәм кызымның кабердән шалтыратуын көтеп яшәрмен», – дигән сүзләрдән соң, студентларның да күзеннән яшь агып төште. Ташкын булып. Йөрәкләр чәнечте, бугазга төер тыгылды. Аудиториядә бит төрле студентлар утыра, кайсы әтисен яшьли гүргә керткән, кайсы әни назына мәхрүм булып үскән… Ә язучылыкка бирелгән Гөлия хисләрен тыя алмыйча, лекция түгел, күңелдә кузгалган ташкынны сүзгә күчерә иде:
«Аһ, вакытсыз өзелгән гомер… Ялгышлык белән өзелгән гомер… Менә хәзер хәтернең соңгы көннәренә кадәр йөрәкне телгәләп, бәгырьне өзгәләп, күзләрдән сагыш яшьләре агызачаксың син. Һәр яфрак кыштырдавы синең тавышыңны юксындырачак, һәр шәрә агач синең җансыз гәүдәңне искә төшерәчәк, ишектәге һәр кыңгырау синең кайтуыңа өмет тудырачак, телефонның һәр чыңы синнән хәбәр көтәчәк… Белә, акыл белән аңлый Ана – аннан хәбәр итмиләр, аннан шалтыратмыйлар, аннан кире кайтмыйлар. Ләкин йөрәк көтә, төшләрдә генә булса да, кайтуын, «Әнием, бәгърем, мин кайттым, бүтән беркайчан да ташламам сине, кадерлем минем, гафу итә күр ташлап китеп, сине мәңгелек кайгы утына салганым өчен, бердәнбер газиз әнием минем!» – диюен көтә.
Ул – ана! Ул – бөек Ана! Ләкин кызы гына янәшәдә түгел, кызы гына көн дә ишекне ачып кереп, битләреннән үбеп алмый, үзенең борчулары белән дә, сөенечләре белән дә уртаклашмый. Әй бала, бала! Йөрәкләргә мәңге төзәлмәс яра ясадың да, киттең. Инде ничәнче көз синнән башка килә. Ләкин йөрәкнең генә бер минутка да сине уйламыйча типкәне юк. Әллә нәрсәләрен бирер иде шул газиз баласы белән бер сөйләшер, юк, күрер, ерактан гына булса да бер күрер өчен, телефон аркылы гына булса да тавышын бер ишетер өчен. Әллә нәрсәләр эшләр иде! Тик юк шул, язмыштан узмыш юк… Әҗәл кочагына баласы урынына үзе генә кереп ятар иде дә, кодрәтеннән килми.
Тыныч йокла, балам, авыр туфрагың җиңел булсын! Караңгы гүрләрең якты, тар урының киң, урының оҗмахта булсын, газиз бердәнбер кызым минем! Мин соңгы сулышыма кадәр синең кабереңне яшел гөлләргә, чәчәкләргә күмеп саклармын. Үзем исән чагында каберең мәңге җәйдә, яшеллектә утырыр, балам.
Хәзер һәр әйбер аңа кызын искә төшереп тора. Һәр студентыннан ул кызының чалымнарын эзли, һәр бирелгән бүләкне кызының бүләкләре белән чагыштыра, һәр әйбер аның төсе кебек тоела… һәркайда, һәрвакытта матур көй агылса да, яфрак кыштырдаса да, авыр тынлык хөкем сөрсә дә, кычкырып көлгән шат тавышлар ишетсә дә – кызының җаны шулай моңлана, шулай пышылдый, шулай уйлана, шулай көлә кебек тоелыр аңа. Бернинди табигать законнарына карамыйча, ул синең кайтуыңны, ул синең шалтыратуыңны, ул синең җырлавыңны-көлүеңне, «Әни, мин синең янда!» – диюеңне көтеп яшәр, кадерле бала…
Бу кара җир йөзендә йөрәк парәңнең үлемен күрүдән дә авыр кайгы юктыр, йә Хода! Моны бары үз җилкәсендә татыганнар гына аңлый ала. Шундый авыр кайгы җибәрүдән тартынмагансың икән, сабырлыгын да, түземлеген дә кызганмыйча бир син аларга, я кодрәт иясе! Сабыр итүдән башка чара юк. Ярдәмеңнән ташлама, берлегеңә барлыгыңа ышанган Аллаһым!»
Менә шулай тырышып, бар көчеңне, яратуыңны, җаныңны-тәнеңне биреп үстер, үстер дә балаңны, салкын кабергә илтеп тык… Чыдаган, түзгән ана йөрәгенә генә рәхмәт.
Ә күршесе Мәрьям апа озак йөккә уза алмыйча азапланды. Инде ана була алмам дип, куркуга да төшкән иде. Ә бер төндә ниндидер карашның үзенә төбәлгәнен сизеп, куркып уянып китә ул. Күзләрен ачса, күктән бер якты йолдыз аңа кеше кебек төбәлгән дә, карап тора. Бик курка Мәрьям аннан, ирен уята, «миңа йолдыз карап тора», ди. Ә ире йокы аралаш кына «ычкынуың түгелме» ди дә, борылып ята. Ә ике атнадан ул үзенең йөрәк астында икенче бер йөрәк типкәнен тоя, теге вакыттагы йолдызны ул шул йөрәккә җан кертүе белән аңлата. Балага уза Мәрьям, утыздан узган хатын-кыз өчен бала алып кайтуы бик тә авыр. Беренче тапкыр, утыз өч яшендә, күпме күз яшьләре, күпме утлар-сулар, йокысыз төннәрдән соң, ул ниһаять, Ана була. Бик авырлык белән күтәрә баласын, туар вакыты җиткәч, бөтенләй аңын югалта. Хирургия ярдәме белән генә бала да, ана да исән кала. Тап-таза йөргән Мәрьям 38 килога кала. Тәне, география картасы кебек, зәңгәр кан тамырларын пыяладай күрсәтеп тора. Өч ел авыр күтәрергә ярамый аңа. Үзенә таба сузылган нарасыеның кулларын ничек җавапсыз калдырсын ди – кочагына ала, күтәрә, битләреннән үбә, үчти-үчти итеп һавага чөя. Ана бит ул…
Баласы үсә төшкәч, үзенә иптәш сорый башлый. Мин генә берүзем, алар икәү, өчәү дип еш елап кайта бакчадан. Ходай аларга икенче баланы да бүләк итәргә уйлаган иде, тик табиблар гына «ярамый» дип кырт кисте. Аборт ясатудан башка чарасы юк иде ананың. Ә аннары шул тумый калган бала, гомер буе йөрәген өзгәләп, күктән йолдыз булып карап, җирдән чәчәк булып үсеп, үзен гел исенә төшереп торды. Төшенә елга бер тапкыр булса да, ак киемнәрен киеп керә иде. Тик баласының гына йөзен күрә алмый ана, ул һәрвакыт арты белән утыра, үпкәләгән…
Шушы хәлләрне күзәткәннән соң, бәхетне һәркем үзенчә аңлый дими, ни диярсең. Сабырлыкны кызганма, Аллаһым, ярдәм ит! Кешелек яшәешендә бәхетле булыр юлларны күрсәт! Бәхет балада булмаса, башка җирдән эзләргә ярдәм ит!
Алия МӨБӘРӘКШИНА.
Мамадыш, Көмеш Күл.

Комментарии