ПЕСИ – КЕШЕНЕҢ ДУСТЫ ҺӘМ ЯКЛАУЧЫСЫ

ПЕСИ – КЕШЕНЕҢ ДУСТЫ ҺӘМ ЯКЛАУЧЫСЫ

Мин аккан су, кош-кортлар, агачлар, этләр, песиләр белән «сөйләшергә» яратам. Аеруча песиләр яныннан тыныч кына узып китә алмыйм. Аларга «нишләп утырасың?», «кая киттең?» дигән сораулар биргәлим. Домофонлы ишек төбендә мияулап керергә көтеп утыручы мәчеләрне, сабыр ит, йә берәрсе чыгар, йә кайтучы булыр, дип тынычландырам. Аларның, кайберләре контактка да бара. Синең, аякларыңа ышкылып, мыр-мыр итә башлый. Безнең, квар­талда яшәүче барлык песиләр дә мине таныйлар, миннән курыкмыйлар. Каршы очрагач, «мияу-мияу» итенеп үз зарларын «сөйләүчеләр» дә бар.

Борын-борын заманда ук кешеләр, мәчеләрнең иң яраткан шөгыле – тычканнарны куып эзәрлекләү икәнлеген белгәннәр. Шуңа күрә дә аларны ки­мерүчеләргә каршы көрәшкә файдалана башлаганнар. Хәтта бу җан ияләрен Британия музее штатына да алганнар һәм алар мондагы мәдәни байлыкларны саклауга зур өлеш керткәннәр.

900 көнлек Ленинград блокадасы вакытында шәһәрдә коточкыч күсе явы үрчегәнен күпләрнең ишеткәне дә юктыр әле. Алар немецлар чолгап алган шәһәрдә сакланып калган барлы-юклы азыкны да кимереп юкка чыгара башлаганнар һәм халыкка эпидемия тарату куркынычы тудырганнар. Күсе һөҗүменнән саклану өчен 1943 елның апрелендә, Ярославль өлкәсеннән соргылт (төтен сыман) төстәге песиләрне җыеп Ленинградка алып килергә карар кылына. Ярдәмгә килгән бу җәнлекләрне алып калырга теләүчеләр шулкадәр күп була ки, хәлдән тайган кешеләргә сәгатьләр буе үз чиратын көтәргә туры килә. Бу песиләр гаскәре, сан ягыннан бераз кимесәләр дә, үзләренә куелган бурычны намус белән үтәп чыга. Күселәр явы тар-мар ителә исән калганнары да азык складларыннан качып бөтенләйгә юкка чыгалар

Табигать мәчеләргә төрле хәвеф-хәтәрләрне алдан сизү сәләтен дә биргән. Везувий вулканыннан ерак түгел Сан-Себастьян дигән шәһәрчек кырыендагы бер йортта, хуҗалары Ирма һәм Джанни кечкенәдән ук яратып үстергән ике яшьлек ата Тото яши. 1944 елның март аеның бу көне зур бәхетсезлек килеп чыгасын белгертми дә… Инде менә 80 ел Безувий тирән «йокыда» булганга, кешеләр аның мәкерле булуын онытып өлгергән булалар, Хуҗабикә 20 мартта көндез үк Тотоның үзен тынычсыз тотуына игътибар итә: ашаудан баш тарта, бүлмәдә әрле-бирле йөри һәм урамга чыгарга сорый. Төн уртасы узгач, инде 21 мартта бөтенләй чыгырыннан чыга. Ул йоклап яткан Джаннига ташлана һәм тырнаклары белән битен тырнап, аны уята башлый. Хуҗа аны өстеннән алып ташлый, ә тегесе һаман-һаман ябырыла, өйдәгеләрнең йокылары бөтенләй кача һәм алар мәчене тотып тынычландырмакчы булалар.

Гаиләнең, бәхетенә каршы, Ирма бик диндар хатын була һәм югарыдан иңдерелгән мондый «хәбәргә» игътибар итмичә калмый. Бу юлы да ул, мәчене вулкан атылу куркынычын тоймадымы икән, дип уйлый. Тик бу фаразны иренә ышандыру аңа авыргарак туры килә. Ирманың, оста теллелеге үз дигәненә ирешә: ир белән хатын кыйммәтле кирәк-яракларны җыеп, кул ар­басына төйи дә, зарар-зыян килеп җитмәслек җиргә китеп бара.

Алар китеп бер сәгать тә үтми, Везувий кратерыннан кызган ташлар атылып чыга башлый һәм утлы лава, үз юлындагы бөтен нәрсәне яндырып, тау битеннән түбәнгә атыла. Лава безнең гаилә пары яшәгән йортны да йота. Кайнар ташкын утыз кешенең гомерен өзә, биш мең кешене йорт-җирсез калдыра. Тарихка кереп калган бу вулкан атылуыннан Джанни һәм Ирма сөекле мәчеләре аркасында гына котылып кала.

Көтелмәгән хәлләрдә песиләр үзләренең, хуҗаларына гына түгел, ирексездән ата-ана илтифатыннан мәхрүм ителгән кечкенә балаларга да ярдәмгә килә. 1988 елда Әрмәнстандагы көчле җир тетрәү Спитак шәһәрен һәм аның тирәсендәге торак пунктларын бөтенләй җимерә. Бу табигый бәла-каза 25 мең кешенең гомерен өзә. Бихисабы яралана, йөз мең кеше йорт-җирсез кала. Хәрабәләр астында могҗиза белән яңа туган Карина Овсеся исән кала. Котылган вакытында ул ун көнлек кенә була, аның да әле өч көне бетон таулары астында уза. Коткаручылар җимереклекләр астыннан сабыйны алганда, аның бөтен бите селәгәе һәм йоны белән тулганын күреп, таң калалар. Декабрь аеның салкын өч көнендә йөнтәс йорт песие яшь баланы шулай ялап һәм үзенең җылысы белән саклап чыга.

Күпләр мәчеләрне ялкаулыкта гаепли. Чынлап та, алар күп ашарга һәм күп йокларга ярата. Ләкин берәр хәвеф-хәтәр килеп чыкканда бу мырауҗаннар санаулы мизгелләр эчендә ярсыган юлбарыска әверелергә мөмкиннәр. Моның ачык мисалы итеп, Саранск шәһәренең бер фатирында бул­ган хәлне санарга була. Хуҗа хатын кош-корт ярата һәм өендә тулы бер зоопарк тота: анда 6 мәче, хомяк һәм 16 попугай яши. Бервакыт хуҗабикә ялга китәргә уйлый. Билгеле, бу җан ияләрен үзең белән алып китә алмыйсың, шуңа да ул аларга күз-колак булырга кушып, күршеләренә ач­кычларын калдыра.

Азгын карак йорт хуҗасының юклыгын каян белгәндер – анысы безгә билгеле түгел. Караңгы бер төндә явыз җан фатирга үтеп керә һәм як-ягына каранып, кыйммәтле әйберләр эзли башлый. Аның шкаф өстенә куелган затлы аппаратурага күзе төшә һәм ул шунда юнәлә дә. Тик карак бүлмәнең һәр карыш җире ныклы күзәтү астында икәнлеген уйламый да. Өндәп чакырган мәче авазы кинәт төнге тынлыкны боза һәм мыраубикәләр дәррәү йорт басучыга ташланалар. Мәчеләр, эше пешмәгән каракның төрле җиренә ябышып, сырып та алалар. Үткен тырнакларын битенә, кулына батырып тырнап кына калмыйча, киемен ерткалап тәнен дә яралыйлар. Кыргый тавышка попугайлар да кушыла, йорт басучы, авыртуга түзә алмыйча, бик каты акыра-бакыра башлый. Шау-шу күршеләрне дә уята һәм алар фатирга кереп җинаятьчене эләктереп тә алалар. ә тегесе котырган мәчеләрдән котылуына шатлануын белдерә.

Фәлсәфәче Сенека әйткән: «Дустыңның тугрылыгы син бәхетле вакытта гына түгел , берәр бәла килгәндә бигрәк тә кирәк”. Песиегезне әледән-әле тәмле ризыклар белән сыйлагыз, аны иркәләгез һәм аның турында кайгыртыгыз. Ул да сезгә бөтен барлыгы белән ышаныр һәм кирәк чакта гомерегезне дә саклап калыр.

Фоат ХӘСӘНОВ, Чистай шәһәре.

Үлгән әниләре янында төн чыкканнар

Тереклек дөньясында бер канун бар: яралу, туу, үсү, яшәү, үлү. Бер көнлек гомер бар, бер гасырлык гомер бар. Ходай кемнеңдер гомерен ана карынында ук үлемгә дучар итә, кемгәдер йөз ел яшәргә насыйп. Ләкин адәми зат бер хакыйкатьне исеннән чыгармасын иде: ошбу дөньяда «уфалла тарткан» кеше дә, миллион сумлык машинада йөргән кеше дә, кешеләрне олылап яшәгән дә, кимсеткәне дә, кеше хакын хаклаган да, хакламаган барча инсан да кунак кына. Нужа бабайның чабуыннан тоталмыйсың, теге дөньяга тишек носки да алып киталмыйсың. Ошбу җирдә матур исем, якты эз калдырып, хаталарны төзәтеп, кыйбладан тайпылмый гына, һәр мөселман белергә тиеш булган догаларны укыган, әби-баба, ата-ана, олылар, кан-кардәш хакларын хаклап яшәгән акыл иясе булып бакыйлыкка иман белән күчәргә язса иде.

Хак Тәгалә алтын бәясенә торырлык гыйбрәтләр аша безгә сабак биреп тора. Шул исәптән, хайваннар үрнәгендә биргән адәм ышанмаслык сабагы мине бик гаҗәпләндерде, сезне дә битараф калдырмас диеп уйлыйм.

Быел бер оя тавык йомыркасы өстенә берничә тавыгым чиратлашып утырды. Берсенең оядан ризыкланырга төшкәнен икенчесе көтеп кенә тора. Арада бик матуры, бик әрсезе, бик шугы, бик уңганы озаграк утырды. Йомыркадан тишелеп чыккан һәр чеби шушы ананың нурлы йөзенә бакты. Кызганычка каршы, икенче көнне үк ятим калдылар – тиктормас тавыгым койма арасына кысылып үлде. Берни кыра алмадым, буласы булган, йөрәгемне каната-каната тавыгымны-уңганымны соңрак күмәрмен диеп җайлап кына аулак урынга куйдым, чебиләрен әле һаман кыртлавын дәвам иткән (димәк, ана инстинкты бар) тавык канаты астына куйдым. Иртән сыер саварга чыксам, егылып китә яздым: бер көнлек нәни йомшаккайларым (ничек чеби оясыннан чыкканнар?!) үлгән әниләре янында утырып төн чыкканнар. Менә сиңа могҗиза! Җан тартмаса, кан тарта дигәннәре дөрес икән. Тавыкларны аңгырага чыгарган «тавык мие ашаган», «тавык баш», «тавык йөрәк», «тавык кетәгенә кертү», «тавык күз», «тавык хәтере»дигән фразеологик әйтелмәләр халык телендә еш кулланылса да, чебиләрнең бу гамәле аларның да бик башлы, нечкә күңелле, ана җанлы икәнлекләрен күрсәтеп, киресен исбатлый һәм чебиләр алтын сыйфатка ия була түгелме соң?! Газиз әти-әниләрен, кан-кардәшләрен картлар йортына тапшырганнардан (картлар йортындагы бер әбинең җиде баласы!!! бар икәнлеген беләм), чит кешегә акча биреп авыру ата-ананы тәрбияләткәннәрдән, игелексез, мәрхәмәтсез, матди байлык өчен газиз ата-анасын үтерергә, рәнҗетергә әзер булганнардан, мәет күмәргә кайтырга «вакыты булмаганнардан»(артык кыланганнардан!), еллар буена гыйбадәт кылмаганнардан, зиратларын белмәгәннәрдән (бүгенге ачы хакыйкать), ата-бабадан калган йолаларны санга сукмаучылардан (ахыры хәерле булсын!), азгынлык сазына баткан (җанны әрнеткән), ашаган табагына төкергән, дөнья белән исәпләшмәгән, җаваплылыктан качучы Алла колларыннан бер тәүлеклек «аңгыра» чебиләр мәрхәмәтлерәк, акыллырак булып чыга түгелме соң?

Әлфирә ГАЛИЕВА , Аксубай бистәсе.

Мал-туарга каты куллы булмагыз!

«Адәм баласы үз йортында асраган мал-туарга да каты куллы булмасын» («Шүгәрау» сүрәсе, Салих галәйһиссәлам сүзе).

«Сез ул малны кыйнап, сугып йөрмәгез. Юкса сезне кыямәт көненең газабы тотар. Моның җәзасы аларга бу дөньяда балаларыннан кайтачак, ә ахирәттә кыямәт газаплары булачак» («Шүгәрау» сүрәсе, 156 аять).

Авылда яшәгән һәр кеше мал асрарга тырыша. Иртән торып мал карарга чыксаң, хайваннарның бездән мәрхәмәтлерәк икәнен аңлыйсың. Алар бар да сине уратып ала, кулыңны ялый, сөенгәнен, рәхмәтен белдерә.

Әнә сарык ике бәрәнен имезер өчен сарайның почмагына качты. Балалары аны тынычлап имсен, башка бәрәннәр борчымасын. Сыер бозаулаган. Баласы аңа да кадерле. Тынычлап имсен. Бозауны алып чыгып китә башлагач, артыңнан килә, үзе мөгри. Әйтерсең, кая алып китәсез минем газиземне, ди. Песинең дә балалары туган, күзләре дә ачылмаган. Аңа да бала газиз. Һәр баласын авызына кабып чиста, йомшак урынга ташый, ятып имезә.

Рәзинә апага Чаллыдан Яңа Бүләк авылына ике сарык, өч бәрәнне машинада алып кайтырга туры килә. Машина әрҗәсенә салам җәелгән,45 километркайтырга кирәк. Ике сарык өч бәрәнне уртага алып кайта. Бала аларга да газиз.

Назыймга күп еллар Аккош исемле атны җигеп, Яңа Бүләккә җыелышка барырга туры килә. Кышкы суык көннәрдә чана кыегаеп, егылып төшеп калсаң, ат туктый. Хуҗасы чанага утырмыйча, урыныннан кыймылдамый да.

Әнә урамнан Сания апа бара. Ул бер кәҗә асрый. Бүген туганының хәлен белергә безнең урамга менгән. Кәҗә аның артыннан килә. Юк, бәйләмәгән ул аны. Хуҗасы барса, бара, туктаса, кәҗә дә туктый. Димәк, мәрхәмәтле, ашатканны белә.

Ерак юлга сәфәргә чыкканда да, эшкә барырга җыенганда да, малларның ашарына биреп:

– Әй, Раббым, шушы хайваннар сөенгән кебек безгә дә эшебездә куанып эшләп кайтырга язсын, – дип дога укысаң, сәфәрең дә, эшең дә уңышлы булыр.

Хайваннарның күңеле каты түгел. Алар үпкәли белми, ә сөенә белә.

Нәгыймә САДЫЙКОВА.

Тукай районы,Иске Теләнче авылы.

Комментарии