«Бәхетле яшьлек» яки якты киләчәк хакына

«Бәхетле яшьлек» яки якты киләчәк хакына

«Безнең гәҗит»тә соңгы вакытларда йомырканы кайсы ягыннан ватарга дигән кебегрәк бәхәс бара – сугыш чоры баласымы, сугыш чоры ятиме, дип бәхәсләшәләр.

Мин 1930нчы елның 4нче сентябрендә туган бала. Ворошилов (хәзерге Тукай) районы Мерәс авылында туганмын. Әтиле кеше. Дәүләт бирмәгән һәм бирмәячәк акчага өмет итмим. Ул биреләчәк, ләкин без үлеп беткәч. Нәкъ фронтовикларга биргән кебек…

Әтине бик яхшы хәтерләмим. Ул 1938нче елларда читкә чыгып китә. Йөри-йөри Хабаровск шәһәренә барып җитә. Анда Молотов исемендәге заводка эшкә керә. 1941нче елларда туберкулез эләктерә һәм строевой хезмәткә яраксыз дип табыла. Аны шул заводта бронь белән калдыралар. Безне алырга дип, әти 1946нчы елны авылга кайта. Аны заводтан җибәрмиләр (әле эшли бит, соңгы канына кадәр сыкмыйча, ник җибәрик, дигәннәрдер). Без – әни, Әминә апа һәм мин, аңа ияреп, Хабаровскига киттек. Әтинең андагы баракта бер бәләкәй генә бүлмәсе бар икән. Миче, плитәсе, ике караваты… Баштарак ашау ягы әйбәт булды. Бер 2-3 айдан ачлык китте. Әтигә заводтан бер паек бирәләр, ә без исемлектә юк. Әнинең дә паспорты юк әле ул вакытларда (колхозларда крепостное право иде бит). Без Әминә апа белән базарга чыгып, прилавка артында калган берән-сәрән сояларны, өшегән бәрәңгеләрне җыя торган идек. Ипигә бергә йөрдек. Анда кайвакыт ипи 1 килога җитмәсә, сатучы 25-30 грамм өсти иде. Без шуны икегә бүлеп, юл буе суырып кайта идек. Ә бер айда апаның кесәсеннән талоннарны урладылар. Ул айны ничек ерып чыкканбыздыр, хәтерләмим. Аның өстенә әти бик каты чирли башлады. Әни дә авырга узган булган, ул безгә 1947нче елның 20нче мартында бер кыз бала бүләк итте. Әти эшкә ничек йөргәндер, аны уйласам, хәзер дә чәчләр үрә тора. Нинди көч булган анда?! Кан коса-коса, һаман безнең турыда уйлаган бит ул!

Әни, ничек кенә булмасын, безне алып, авылга кайтырга булды. Әтине җибәрмиләр. Әти дә бик каршы тормады, ул инде белгәндер озак гомере калмаганын. Ул әнидән бер баланы үз янында калдыруны сораган. Уйлашканнар да, ул бала мин булганмын. Чөнки апа әнигә булышырга кирәк, әле бит күкрәк баласы Надима да бар. Менә без әниләрне озатырга дип җыена башладык. Кире кайтырга бик ерак. Хабаровск-Пермь поезды белән кайтып, Чаллыга кадәр пароходта кайтасы. Май аенда без әти белән аларны вокзалда озатып калдык Алдан шуны язам, әниләр Чаллыга кайтып җиткәндә сеңелкәш юлда үлгән. Әнинең ачлыктан сөте беткән булган. Алар, ачлыктан шешенеп, кая барырга белмичә, бер бура кырыена килеп ауганнар. Надиманы да ташламаганнар. Без Хабаровскида булганда әби белән бабайны, Роза һәм Энҗе апаларны Таиф абый (әтинең энесе) Мерәстән Чаллыга алып килгән булган. Шуларның берәрсе очрамасмы, дип, апа, өстерәлеп, урамга чыгып киткән. Бәхетләренә, аңа шунда Энҗе апа очрый. Алар теге бураны табып, әнине, үлгән сеңелкәшне бабайларга алып кайталар.

Ә мин әти белән бер-ике атна чамасы гына яши алдык. Миңа ул вакытта алты яшь ярым булгандыр. Әти эшкә йөри алмый башлады. Менә шунда ике машина килеп, мине – бер якка, әтине икенче якка алып киттеләр. Мине бик күп балалар булган йортка алып килделәр (детдом булган ул). Мин чи татар малае булгач, бернәрсә аңламыйм, алар да мине аңламый. Минем уем моннан ничек тә котылырга, әти янына кайтырга. Мине күрергә килгән балалар таралышкач, чыктым да йөгердем. Әмма «побег» озакка бармады, мине тиз тоттылар һәм, күпме генә тыпырчынсам да, кире алып кайттылар. Шуннан соң да әле мин качарга 2-3 тапкыр омтылыш ясап карадым. Бу хәлләрдән соң мине бер апа үзләренә алып кайтып китте. Соңыннан белдем, ул – балалар йорты директоры Анна Михайловна булган. Аның минем яшьләрдәге Юра һәм миннән 2-3 яшькә зуррак Коля исемле уллары бар иде. Мин шулар белән бергә уйнап, бергә ашап, бер гаилә кебек яшәдем. Исән булсалар – аларга бәхетле картлык насыйп булсын, үлгән булсалар – урыннары оҗмахта булсын.

Мин шул 1947нче елны укырга кердем. Язарга онытканмын, Анна Михайловнада яшәгәндә аның уллары минем исемемне сорыйлар иде. Авылда мине Дөфәр дип йөрткәч, монда да Дөфәр, дим. Алар берничек тә әйтә алмый. Ахырда исемемне Юра дидем. Менә шуннан соң Юрка булып калдым. Укырга кергәч, детдомга күчтем. Тәрбиячебез бик әйбәт апа иде. Балалар да бик әйбәтләр булды. Миңа бер вакытта да «татарин» дип әйткәннәре булмады. Тәрбиячебез Вера Дмитриевнадан гел әтине сорыйм, ул мине кайчан алып китә, дип көтә идем. Алар бик тә миһербанлы кешеләр булганнар икән, дим. Һәрвакыт: «Әтиең әле чирли. Терелгәч, һичшиксез, сине үзенә алып китәр», – диләр иде. Менә бервакыт Яңа ел алдыннан Вера Дмитриевна миннән сорый: «Әтиең Яңа елга нинди бүләк җибәрсен?» Мин күп уйлап тормадым: «Зенит установкалы машина», – дидем. Яңа елда миңа, әтиең җибәрде, дип, шул машина белән бер пакет күчтәнәч бирделәр. Әнә шулай итеп, 1948нче елга кердек. Мин икенче класска күчтем. Тагын Яңа ел якынлашты. Көннәрдән беркөнне мине директор кабинетына чакыралар. Керсәм, бер ят ир миңа кырын утыра. Менә ул миңа таба борылды. Йа Аллам, әтием бит бу! Мин: «Папа! Папа!» – дип, аның кочагына ташландым. Әти бик үзгәргән, тазарган, чибәрләнгән иде. Директор миннән, китәргә телисеңме, дип сорады. Монда бик әйбәт булса да, китәм, китәм, дидем. Шулай да әти документларны булдырганчы, детдомда тагын 2-3 көн кундым әле. Аннан без әти белән юлга чыктык. Кайтасы юлыбыз – Хабаровск-Можга (ул вакытта Чугунск), Можга-Чаллы. Ул вакытларда машина дигәннең «м» хәрефе дә юк иде әле. Чаллыга өч атнадан кайтып төштек. Кайту белән, әти мине мәктәпкә урнаштырды. Мин хәзер туганнарга баедым: әби, бабай, Роза, Энҗе апалар. Тик әни белән Әминә апам гына юк. Алар турында әтидән сорагач: «Җәй көне каникулда кайтырсың», – диде. Мин шикләнә башладым. Әти монда Хөршидә апа белән тора, ә әни – Мерәстә. Мин татар теленә бик озак өйрәндем, Чаллыда да рус телендә укыгангадыр инде. 1-2 айдан соң гына азрак төшенә башладым. Кайбер сүзләрне аңлыйм, ләкин сөйләшә белмим. Бервакыт мин барында әби белән бабай сөйләшеп утыра. Янәсе. Әтисе Хабаровскида кара җир астында калды, мескен бала, алданып, абыйсын әти дип атый. Мин әби белән бабайга бер сүз дә әйтмәдем. Әйтсәм дә, алар русча белми бит. Шул көнне әти эштән каткач, аңа «абый» дидем. Абый коелып төште, кем әйтте, дип сораштыра башлады. Мин әби белән бабайны бик ярата идем, әйтсәм, тавыш чыгасын сизеп: «Сам узнал», – дидем. Менә шулай итеп, мин икенче тапкыр ятим калдым. Ә директор бүлмәсендә тәрбиячеләрнең ни өчен елаганнарын үсеп җиткәч кенә аңладым. Серне чишмәгәннәре өчен мең рәхмәт аларга. Алар мәңге минем күңелемдә булдылар. Яхшылык онытылмый икән ул.

Укулар беткәч, мине авылга алып кайттылар. Миңа, русча сөйләшкәч, үз яшьтәшләрем арасына керү бик авыр булды. Көзгә инде 3нче класска Әлифба тотып киттем. Татар хәрефләрен белмим бит. Менә шулай итеп, мин дә «якты юлга» чыктым. Өстемдә – иске бишмәт, бүздән тегелгән (аны карага маналар иде) бер кат юка ыштан, өстәлдә – кәлҗемә. Сыерыбыз да юк. Булган ул, мине Хабаровскидан барып алырга дип сатылган. Ярый әле абзарда бозавы калган. Ике елдан ул үсеп җитеп, сыерлы булдык. Әмма аның сөте безгә эләкмәде. Безгә тизәге-сидеге һәм сирәк-мирәк кенә оеткан катыгы гына тиде. Сөт салым түләр өчен китеп барды. Елга 200-250 литр сөт, ит, йон, йомырка, акчалата салым… санап бетерә торган түгел. Менә шул салымнарны түләр өчен, әниләр сөт аертып, май язып, шуны сатарга иртәнге өчтә кача-поса 4 чакрымдагы Хуҗахмәткә (анда базар бар) чыгып китәләр. Әгәр дә юлда председатель яки бригадир күрсә, бетте баш, кире борып алып кайта. Әниләр көне буе эшләп, кич такта сәкегә кайтып аугач та, кәнсәләргә чакыртып, җаннарына тияләр иде. Әниләрне төнлә дә йоклатмыйлар иде. Анда районнан килгән уполномоченный, өстәлне йодрыклап төя-төя, төкерекләрен чәчеп: «Даешь акча, налогларыңны түлә», – ди. Ул елларда без коллардан да түбәнрәк дәрәҗәдә идек. Аңламыйм, ул халык милке ул елларда кемнеке булды икән. Без теле булмаган куркак куяннарга әверелдек. Начальникларга каршы бер сүз әйтсәң, «халык дошманы» буласың.

Җәй көне яшәү рәхәтрәк иде. Елга буйларында ашарлык үлән күп үсә иде. Мин хәзер уйлыйм: безне шул үлән генә исән алып калгандыр, чөнки анда витамин күп.

Көз көне без 4нче класска үзебездән 4 чакрымдагы Иске Абдулга йөреп укыдык. Укудан кайткач, бәрәңге алабыз, кышка дип алабута орлыгы җыябыз. Аны ашаган кеше үз хәлен үзе генә белгән инде. Шулай да ашаган төп ризык – бәрәңге. Аңа Казан уртасында һәйкәл куярлык.

Иске Абдулга йөреп укыганда без карачкыларны хәтерләтә идек. Кышкы салкыннарда бер кат ситсы чалбар белән йөреп, мин бик каты салкын тидердем, йоклаганда астыма сия торган булдым. Иртән торасың да, тагын шул чалбар белән чыгып йөгерәсең. Кая ул алыштырып тору?! Менә шулай итеп, 6нчы класска да күчтек. Без – хөкүмәткә кирәк булмаган балалар, эшкә кирәк була башладык. Ат җигеп, арбага чыбылдык җәеп, ашлык ташыйбыз. Аның күпмесе җиргә коелып кала. Әмма шуның бер бөртеген өеңә алып кайтып кара! Ачка үлсәң үл, ләкин тимә!

1953нче елда Сталин үлде. Укытучылар, кызлар илереп елый. Алар сөенечләреннән яки, еламасак, төрмәгә алып китәрләр, дип, куркуларыннан елаганнардыр инде. Мин малайларның елаганнарын күрмәдем. 1953нче елны беренче тапкыр колхозчыларга 1 таякка 300 грамм икмәк бирделәр. Менә монысы бик зур шатлык булды. Заем, йон салымнары бетте. Әниләр ипине яртысы он, яртысы бәрәңге итеп сала башладылар. Без көз көне соңгы елыбызны – 7нче классны укый башладык. Инде ике кат чалбар кия алдык. Яңасын – өстән, искесен астан киеп йөрдек. Бишмәт кенә һаман да шул иске, чабата гына һаман да шул «чәчәк ата» торган.

7нчене бетереп, 14 яшьтән олылар белән бергә колхозда эшли башладык. Мине шул ук елны Таһир исемле малай белән ферма сыерларын көтәргә куйдылар. Ә кыш көне трактор чанасы белән Чаллы элеваторыннан ашлык ташыйбыз. Башта аны илтәбез, яз көне алып кайтабыз. Хәзер дә уйлыйм: ник халыкны бу кадәр җәберләделәр икән? Аны үзебезнең амбарларда гына калдырып булмаганмы? Үзәгемә иң үткәне, ашлык урганда чи ашлыкны «Гоголь» сушилкасына ташу булды. Хатын-кызлар капчыкларга тутырган ашлыкны арбаңа төйисең. Аннары сушилкада шушы капчыкларны аркаңа асып, баскыч буйлап 3-4 метр югарыга күтәреп менәсең. Анда өстә минем яшьтәге кызлар эшли. Алар ашлыкны чиләк белән улакларга салып тора. Икмәк, әкрен генә кибеп, улактан аска төшә. Аста зур мич бар, ул көне-төне янып тора, аны бер дә сүндермиләр. Кызлар әле шул мичкә дә яга. Аннары кипкән ашлыкны кире капчыкларга тутыра. Без аларны келәтләргә илтәбез һәм кабаттан чи ашлык артыннан барабыз. Бу бабай нинди әкият сөйли, 14 яшьлек бала ничек итеп капчык күтәрсен, димәгез.

Кышка мине терлекче итеп куйдылар. Басуга тирес түгәм, 3-4 ат белән кырга саламга барабыз. Авылыбыз урманга ерак урнашкан, шуңа халык тирес сугып, миченә шуны якты. Ләкин аны яндырып җибәрүе бик кыен иде. Аны яндырып җибәрү өчен аз булса да утын кирәк. Капкалар, коймалар күптән ягылып беткән, урамда өйләр генә утырып калган иде.

Берсендә урманга утынга барырга җыендым. Үзем җигеп йөргән атны бригадирдан сорадым да, төнгә каршы 8 чакрымдагы урманга киттем. Кар яктысы белән урман эче яп-якты иде. Балта белән беләк юанлыгы усакларны аудара башладым. Аларны кисүе бик читен түгел: төбенә ике-өч тапкыр чабасың да, асылынып, сындырасың. Аннары кыскартып арбага төйисең. Чана башына кадәр төягәч, ярар, атның 8 чакрым кайтасы да бар, дип, утынны бау белән бәйли башладым. Шул чак башымны күтәрсәм, яныма мылтыклы кеше килеп баскан. Урман каравылчысы! Бүре булса да бу кадәр курыкмас идем. Бетте баш, халык милкенә кул суздым бит. «Абый, җаным, кичер», – дип, әни биргән 1 тәңкә акчаны суздым. Алды. Эчкә бераз җан кереп китте. Миңа бит нибары 14 яшь ярым гына. Ул миңа нәсихәт бирде: «Улым, икенче юлы килсәң, балта белән түгел, кул пычкысы белән генә кил. Син мине балта тавышы белән уяттың», – диде.

Бу хикмәтләрне аталы балалар да күрде, ләкин арабызда начальство балалары да бар иде. Алар учетчик булып, яки кырга ничә карга төшкәнен санап утыралар иде. Эшләре «бик авыр» булганга, аларга таякны күбрәк куялар иде.

Армиягә китәр чак җитте. Мин авылдан 1958нче елның 8нче августында чыгып киттем. Хабаровскида хезмәт иттем. Өч ел хезмәт итеп, срогым тула, өйгә кайтам дип кенә торганда, Хрущев америкалыларга «Кузькину мать» күрсәтмәкче булды. Белмим, аларга күрсәтә алдымы, юкмы, ләкин без күрдек – тагын 5 ай артыграк хезмәт иттек. Бер китсәм, авылга башка кайтмам дигән сүзем бар иде. Армиядән соң мин туп-туры Чаллыга кайттым. Барлыгы 44 ел стаж белән, пенсиягә чыктым. Гарьлеге шул: пенсиям 286 мең, 853 сум. «О-о!» дияргә ашыкмагыз, бу – теге миллионнар белән санаган еллар, ипинең бер буханкасы 1000 сум тора иде. Ул пенсиягә генә яшәрлек түгел иде, аннан соң да 70 яшемә кадәр эшләдем.

Кордашлар, безгә, сугыш чоры балаларына акча бирегез, дип түгел, көн дә бәяләр артмасын иде, дип, Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк.

Юра-Дөфәр РӘХИМОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии