СУЛЫ ОЧКЫН

Олы Елга авылында 8-еллык мәктәпне тәмамлап, Казанның бер училищесына автослесарьлар төркеменә укырга кердем. Уку вакытында, «Казаньстройтранс №2» гаражына практикага йөреп, машиналарның электр җайланмаларын яхшы гына өйрәндем. 1966нчы елда укуны тәмамлагач, шул оешманың соравы буенча, юллама белән эшкә җибәрделәр. Кичләрен военкомат шоферлыкка укытты. Берәр ай укыгач, машина йөртергә өйрәтә башладылар. Билгеле инде, инструкторлар яңа килгән малайларны үзләренчә сынарга, әзрәк көлеп алырга җай гына эзлиләр. Ул беренче сынау, гадәттәгечә, машина очкынына чиләк тоттырып җибәрүдән гыйбарәт. Миннән дә инструктор исемемне сорады да: «Бар әле, Вакыйф энекәш, нишләптер машина кабынмый, очкыны беткән ахры, складка барып Сәлимә апаңнан очкын алып кил әле», – дип кулга чиләк тоттырды. Мин инде, югарыда әйтелгәнчә, ул вакытта машиналарны үзем төзәтә идем. Беренче көнне үк аны әйтеп булмый ич инде. Чиләкне алып киттем, үзем складка таба барам, үзем уйлыйм: ничек итеп көлкегә калмыйча бу юлдан чыгыйм икән дим. Складка бара торган юлда машиналар юа торган күперчек бар, шунда краннан су агып тора. Ярты чиләк су алдым да инструктор янына килдем. Мин килгәндә инде тагын берничә инструктор килгән, көтеп торалар. Машина гөрләп эшли. Чиләктәге суны күрделәр дә: «Кайда очкын? Сәлимә апаң нәрсә әйтергә кушты?» дип көлешә башладылар. «Зәйтүнә апа очкынның кайнарын биргән иде, кул пешә башлагач чиләккә су салып алып килдем», дигәч, тегеләр көлүдән туктап, нәрсә әйтергә белми торганда, үземнең машиналарның электр җайланмаларын төзәтүче булып эшләвемне әйтеп бирдем. Менә шулай үземнән дә көлдермичә, аларны да үпкәләтмичә үз-үземне таныту җаен таптым.

Вакыйф КЫЯМОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии