Юлларда сак булыйк!

Игътибар иткәнегез бардыр: карлар эрү белән, олы юл буйларында истәлек ташлары – һәйкәлләр калкып чыга. Күпме кешенең, әле гомер уртасына да аяк басарга өлгермәгән яшьләрнең, сабыйларның юл һәлакәте аркасында йөрәге тибүдән туктаган. Күз яшьләре елга булып аккан, йөрәкләрдә төзәлмәс яра калган. Шуларны белә торып та, күпләр юл йөрү кагыйдәләрен боза. Каядыр ашыгып, аек булмаган хәлдә рульгә утыра. Соңгысына мисалларны да шактый китерә алыр идем. Бер очракны гына языйм әле.

Бу фаҗигагә шактый еллар үтсә дә, йөрәктәге җәрәхәтләр әле һаман да төзәлмәгән. Бертуган апам Миңнур иреннән 8 айлык бала белән кала. Ул сабыен авырлык белән үстерә. Аны үзе белән алып, авылдан-авылга, фатирдан-фатирга күчеп йөреп укыта. Тормышка сораучылар булса да, яңадан корырга уйламый. Бар назын улы Рамилгә бирә. Аны тәрбияләп, укытып, олы тормыш юлына аяк бастыра. Чирмешәннән өй сатып алалар. Өйләндерә, оныгы дөньяга килә. Инде авырлыклар артта калган кебек була. Улы килене белән матур гына гөрләшеп яшәп ятканда, бәхетсезлек килеп чыга. Рамилне эштән кайтканда автобус бәрдереп, изеп китә. Ә шоферы сөйләшерлек хәлдә дә булмый. Исерек. Тыелган урында сәгатенә 60 км тизлек белән барасы юлны сәгатенә 120 км тизлек белән үтә. Нәтиҗәдә, 30 яшьлек ир-егетнең чәчәктәй гомере өзелде, апаның зиһененә зыян килде. Өстәвенә ялгыз, караучысыз калды. Чөнки улының хатыны тормышка чыкты.

Барыбыз да юл йөрү кагыйдәләрен белә, тик аны үтәмибез. Юл һәлакәтләре күбрәк тизлек режимын сакламау, юл чатын, алда баручы транспортны дөрес урап узмау, транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә итү, җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозулары һәм тирә-юньгә игътибарсызлыклары, саксызлыклары аркасында килеп чыга.

Әле күптән түгел Яр шәһәрендә булган бер вакыйга күз алдымнан китми. Бер төркем халык юл аркылы чыгарга тора. Машиналар ыжгырып үтеп китә. Шул арада бер кыз юлны йөгереп чыкмакчы булды һәм астына килеп тә керде. “Ашыгыч ярдәм” килеп, аны больницага алып китте. Белмим, исән калдымы икән ул бала? Җәяүлеләрнең саксызлыгы нәтиҗәсе бик аяныч – безнең Керкәле авылы янындагы асфальт юлда гына да ике кешенең гомере өзелде.

Һәлакәтләр булдырмауда машина һәм юлның төзеклеге дә зур роль уйный. Юллар, мәсәлән, һәрвакыт төзек булып, чистартылып торырга тиеш.

Юл йөрү кагыйдәләрен белгән хәлдә дә бәхетсезлек очраклары бик еш булып тора. Агымдагы елның 9 аенда гына да районыбыз территориясендә 24 юл-транспорт фаҗигасе булды, аларда 33 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алды, 6 кешенең гомере өзелде.

Гомер бер генә бирелә. Шуңа да кадерен белеп, хәвеф-хәтәрсез яшәү өчен барыбызга да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл һәм намус белән үтәргә язсын иде. Өстәвенә уяу һәм сизгер булырга тиешбез.

Фәризә ГАЛӘҮТДИНОВА.

Чирмешән районы, Керкәле авылы.

Сәрхуш

Сәрхушнең мие исерә,

Ә колагы исерми…

Кечкенә тәнкыйть сүзен дә

Ул һичбер вакыт кичерми.

Юк сүздән дә гаеп эзләп,

Ул кешегә бәйләнә.

Кыска гына итеп әйтсәк,

Бик еш селәгәйләнә.

Мөгътәсим ГЫЙМАЕВ.

Баулы.

Гомер әрәм узмаган

Дустым Марсила белән 10 сыйныфны бер партада укып тәмамладык. Бөдрә чәчле, озын керфекле, елмаеп карый торган зур коңгырт күзле, бик чибәр кыз иде ул. Үзе кешелекле, ярдәмчел, юк-барга бирешми торган. Төрле ярышлар, смотр-концертлар аннан башка үтмәде. Мәктәпне медальгә тәмамлап, дәүләт педагогика институтының физика-математика бүлегенә укырга керде.

1960 елны үзебезнең мәктәпкә практикага кайтты. Менә шул вакытта очратты инде аны Ринат. Ул көнне клубта спектакль иде. Тәнәфескә чыккач, егет Марсиланы күргән дә аңа гашыйк булуын аңлаган. Тик горур кыз Ринат хисләренә җавап бирми әле, укуын дәвам итү өчен, кире Казанга китә. Гашыйк егет бирешергә уйламый: хатлар да яза, үзе дә Казан юлын таптый. Марсила укуын тәмамлап эшли башлый, арада җылы мөнәсәбәт урнаша. Ниһаять, күп егетләргә баш бирмәс горур кыз белән гашыйк Ринат бергә булу бәхетенә ирешә.

Егет тә төшеп калганнардан түгел икән. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң, ул вакыттагы “мода” буенча чирәм җирләрне үзләштерергә китә, укырга керә. Барнаул авыл хуҗалыгы институтының ике курсын тәмамлаган егет Чистайдагы укытучы Гаяз абыйларына кунакка кайта. Сугышта батырларча һәлак булган энесе Хатимнең улын кире еракка җибәрәсе килми Гаяз абыйның. Ул аны Нарат Елга сигезьеллык мәктәбенә хезмәт укытучысы итеп урнаштыра. Егетнең уңышларын күреп, икенче елны ук аны директор итеп билгелиләр. Анда 5 ел эшли. Шул вакыт эчендә ул педагогика институтына читтән торып укырга керә. Җимерелергә җиткән мәктәп урынына – яңа бина, укытучылар өчен ике фатир төзетә. Шуның берсенә үзләре урнашалар. Гаиләләрендә бәхет балкый: кызлары Сания, аның артыннан игезәк балалары дөньяга килә.

районы Сарбаш авылында яшәүче укытучы әниләрен дә үз яннарына алдылар. Ияләнеп килгәндә генә эшчән егетне бик иске мәктәпле Ленино авылына күчерәләр. Аларга тагын иске өй бирелә. Яңа урында да җиң сызганып эшкә тотына алар. Авырлык белән булса да, ике катлы мәктәп әзер була. 1968-70 елларда алтышар йөз бала белем ала анда. Акташ СПТУы филиалын Ленинода да ачарга булалар, ул эшкә тагын Ринат алына.

Бик зур хезмәт куйган еллары итеп искә ала аны Ринат. Ул вакытта директор булып Марсила Гыйззәт кызы эшли. Киң эрудицияле ханым бу эшне дә җиренә җиткереп башкара. Яңа Чишмә районы төзелгәч, СПТУны анда күчерәләр. Ринат яңадан мәктәптә директор булып эшли башлый. Лаеклы ялга чыкканчы 46 ел буе директор вазифасын башкара.

Алар хезмәте югары бәяләнә: икесе дә “отличник народного просвещения”, “Ветеран труда” медальләре, күп кенә грамоталар белән бүләкләнә. Балалары барысы да югары белемле, үзләре әти-әни инде.

Күптән түгел дусларымда кунакта булдым. Яшьлек елларына әйләнеп кайттык, хатирәләрне яңарттык. Гаилә альбомын актарабыз. Баксаң, дусларымның һәр икесенең дә чишмә башы укытучылар икән.

Ринатның әтисе һәм әнисе ягыннан ике бабасы да – мулла, димәк, укытучылар. Алардан туган балалар: Гаяз, Гамилә, Хатим, Гатият, Вафия апалар да – укытучы. Инде аларның балалары: Ринат, Азат, Илдус, Лидия, Рәшидә, Володялар да шул ук иясе. Ринат белән Марсиланың улы Рәис, киленнәре Зөлфия дә укытучы булып эшли.

Марсиланың әти-әнисе, ике ир туганы да укытучы һөнәрен алган. Дусларымның ике гаиләсеннән булган 28 укытучының эш стажы (исәпләп чыгарганнар) гасырлар белән исәпләнә инде. Алар арасында 2 фән кандидаты, 6 “халык мәгарифе отличнигы” 4 методист, 4 “Данлы хезмәт өчен” медале, ә Гаяз абыйлары – Кызыл Йолдыз ордены кавалеры икән.

Менә шундый уңган дусларым яши Яңа Чишмә районы Ленино авылында. Башта кечерәк кенә агач йорт җиткергән булсалар, хәзер үз көчләре белән зур кирпеч йорт төзегәннәр. Өйләрен газ җылыта, җылы һәм салкын су кергән, өйләрендә мунча, гомумән, бөтен уңайлыклары бар. Бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Ринатның куллары оста: хәтта өстәл-урындыкларын да үзе ясаган. Бер генә дә ватык, яраксыз әйбер күрмәдем.

Авылда дәрәҗәләре зур, димәк, алар чәчкән изгелек орлыклары яхшы уңыш биргән.

Маһруза ГАЗИМОВА.

Мамадыш районы, Шәдче авылы.

Кайтаваз

Фәүзия апаны мыскылламагыз!

Фәүзия Бәйрәмованың суд каршына басканын ишеткәч, исем-акылым китте. Ничек инде алай?! 90 елларда татарларга яулап йөргән апа гаепләнә. Без Бәйрәмованы гасырлар буе зурларга тиеш. Ничек инде милләтара низаг тудыручы булсын ул? Хөкүмәт үзе мондый кискен ситуация китереп чыгарды. БДИны телендә бирү бетерелде. Димәк, татарча укудан файда юк. теле дәресләре кыскарды. Шулай булгач, теле һәм әдәбияты укытучылары кирәк түгел. югары уку йортларында да теле дәресләре “тю-тю” гына. Мисалга күршедәге Башкортстан республикасын алыйк, анда башкорт теле укытыла.

Үз сүзләребезгә үзебез каршы киләбез. Телевизорда татарча сөйләргә өндиләр, урамга чыккач вата-җимерә русча такылдыйлар. Беренче тапкыр Бауман урамын күргәч шаккаттым. Әйтерсең, Нью-Йорк. Буеннан-буена ялт-йолт итеп ресторан, зур кибетләр тезелеп киткән. Ә татарча китаплар сатылган кибетне яптылар. Үзбәк, кытай, япон, тагын әллә нинди рестораннар. Арада берьялгызы “Татар ашлары” йорты бар.

Телевидениедә дә татарча ярым-ярты гына.

Әгәр мәнфәгатьләребезне яклый алмыйлар икән, нигә кирәк безгә депутатлар? Аларны ашатып ятканчы, акчаны авыл хуҗалыгына бүлеп бирергә.

Бөтен милләтебез белән күтәрелмәсәк, бер төркем кеше генә нәрсә кыра ала?! Мөселман апасын мыскылламасыннар инде!

Чулпан ГАЯНОВА.

Ютазы районы, Кече Урыссу урта мәктәбе.

Язмыштан узмыш юк

Кеше юктан да үлеп китә, гомере булса, ни күрсә дә исән кала. Моны язмыш, дими, ни дисең. Шуңа мисал итеп бер булган хәлне языйм әле.

Ирем өйләнгәнче 22 яшендә мопед белән машинага бәрелә. Кан эчендә яткан егет янына озак тормый “Ашыгыч ярдәм” дә килеп җитә. Әмма алар “ул үле” дигән “диагноз” куя да китә. Милиция генә аның исән икәнлеген шәйләп алып, 5нче шәһәр больницасына озата. Бу очракта да табиблар тиз генә үз эшләренә алынмый. Әнисенең ялваруына карамастан, тиешле ярдәм күрсәтелми. Төрмә начальнигы булып эшләгән энесе килеп каты итеп сөйләшкәч кенә, егетне операция өстәленә салалар. 6 сәгать буе “сүтеп җыялар” үзен. Йөрәге таза булгач, исән кала ул. Өйләнеп, 31 ел яшәде. Һич уйламаганда, үзен бакыйлыкка озатырга туры килде.

Җәй буе ашкынып мунча салды ул. Шуның рәхәтен 4 ай гына күрде – ис тидереп, мәңгелеккә күзләрен йомды.

Кеше язмышы туганчы ук язылган була, дип әйтүләре хактыр. Хак Тәгаләнең барлыгына да ачык мисалдыр бу.

Фәүзия ЗАРИПОВА.

Казан.

Бәхетсез балачак

Нинди авыр еллар аша

Узды безнең газиз балачак.

Шуңа күрә бүгенгедәй истә,

Ул беркайчан онытылмаячак.

Истә калган карлы-бозлы кырда

Черек бәрәңгеләр җыйганым.

Чирле, ач сабыйлар күреп, елап

Йөрәк әрнүләрем тойганым.

Истә калган ирсез хатыннарның

Ачлы-туклы гомер иткәне.

Җәен-кышын арба-чана тартып,

Сөйгәннәрен өзелеп көткәне.

Истә калган ятим балаларның,

Ятим аналарның моңнары.

Ятим картлар, җиткән кызлар

Барыннан да әрнеп елавы.

Истә калган Әпти чишмәсенең

Челтерәп аккан тәмле сулары.

Истә калган ятим балачагым,

Оныта алмам авыр елларны.

Нинди генә авыр булса да,

Сагынам, дуслар, бала чагымны.

Тузанлы юлларны, елга-чокырларны,

Башак җыйган тигез кырларны.

Ничек, күпме генә юксынсам да,

Кире кайтмый, узган ул еллар.

Шулай була инде ул табигатьтә,

Уза еллар, уза гомерләр…

Тәфкил НУРГАЛИЕВ.

Мамадыш районы, Югары Ушма авылы.

Комментарии