- 30.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №47 (25 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
–…Балам бәгърем, – дип өзгәләнә-өзгәләнә елый ул, үзенең хәлсез, ыңгырашып яткан, бер күзе бөтенләй тишелеп аккан, икенче күзе уңышсыз операциядән соң бөтенләй дә күрмәс булып кызарынып шешеп чыккан һәм сулык-сулык килеп сызланган, чырадай ябыгып калган 14 яшьлек кызының гәүдәсен кочаклап. Аның инде күз яшьләре дә калмаган, бу сигез ел эчендә аның башыннан узган шомлы вакыйгалар йөрәген ничек телгәләгәнен ул үзе генә белә.
Ирен салкын җир куенында калдырып, төпчек сабыен ярым үле, ярым тере хәлендә җилкәсенә салып, Ерак Себердән туган якларына кайтып килүче Җәмилә әбием, юлда ял итәргә туктаган арада, үзенең бәхетле тормышын, гөрләп торган гаиләсен күз алдына китерә.
Низаметдин бабам белән гаилә корып яши башлагач, бер-бер артлы тугыз балалары туа. Һәр баланы бабам: «Малай тумас микән?» – дип көтә. Ләкин нәсел дәвамчысы ир бала көттереп кенә, бишенче булып туа. Алар игезәкләр дә була әле, ә берсе кыз бала. Әмма ул алты айдан соң үлеп китә. Сөенчегә дип Җәмилә әбиемә бабам төлке якалы тун алып кайткан була. Җәмилә әби тагын балага уза, бу юлы игезәк кызлар туа, ә аннары тагын бер кыз дөньяга аваз сала.
Әбием белән бабам икесе дә бик тырыш, ярдәмчел, кешелекле, нечкә күңелле була. Җәен басуда урак урсалар, көзен бабам бу уңышны сатып, чәй, шикәр, шырпы, ярма, күлмәклек материаллар, керосин алып кайта. Авылдашларын да бу товарлар белән тәэмин итеп тора. Сәүдә эшләре белән йөргән вакытта, ул телсез карт белән таныша. Ул карт аңа туганнарының аны кагуыннан зарлана, бабамның килүен гел көтеп, сагалап тора. Ә көннәрдән бер көнне төенчеген күтәреп бабама ияреп ул кайтып та төшә. Бабама ат җигәргә, мал-туар карарга, иген урырга булыша. Тора-бара шушы гаилә кешесенә әйләнеп китә, бер табактан ашый, җылы урын-җирдә йоклый, үзенең туганнары турында ишетәсе дә килми. Алар турында сүз кузгатсалар, ямьсез тавышлар чыгарып кычкыра торган була.
Ә берсендә бабам беткә баткан ике-өч яшьлек бер ятимә кызны ияртеп кайта. Юындырып, киендереп, беттән арындыргач, ул күзгә күренеп матурланып, тазарып китә. Бу кызны алып кайтканда, әле аларның беренче кызлары күкрәк баласы гына була. Җиде кыз арасында бертугандай үсә ул кыз бала. Кызлар бик тиз кул арасына керә башлыйлар, чөнки аларның яшь аермалары да икешәр генә ел.
Менә шулай үз көннәрен үзләре күреп, берәүгә дә начарлык китермичә яшәп ятканда, кара, шомлы вакыйгалар алар гаиләсен үз эченә бөтереп алып кереп китә…
1930нчы елны, гаиләләре белән урак урып кайтып килгән җирләреннән, аларны кулаклар исемлегенә кертеп, балалары белән Себергә алып китәләр. Бу вакытта иң кече кызга алты яшь. Өй бусагасыннан да кертмичә, ач килеш, юлга озаталар. Ерак Себер үзенең иксез-чиксез урманнары белән каршы ала. Алар землянкаларда берничә гаилә яши башлыйлар. Иртәдән алып кичкә чаклы агач кисү эшендә булалар. Нормаңны тутыра алмасаң, тиешле икмәк паегын да бирмәгәннәр. Биш-алты айдан Низаметдин бабам үлеп китә һәм чит җирдә мәңгелеккә ятып кала.
Язмам башында әйтелгән кыз бик матур, кап-кара зур күзле була. Аны бөтен кеше яратып: «Нинди курчак бу?» –дип күтәреп сөяргә яраткан. Әллә күз тию зәхмәтеме, әллә берәр авыру нәтиҗәсеме, өченче классны тәмамлаганда, кинәт кенә аның күзләре сызлый һәм шешә башлый. Тиздән берсенә операция ясыйлар. Уңышсыз килеп чыккан операциядән соң бер күзе дөм сукыр кала. Икенче күзе дә шешеп, эренләп ага башлый. Шулай итеп, өч классны бик тырышып, «биш»ле билгеләренә генә укыган кыз дөм сукыр кала, укуын дәвам итә алмый. Ә калган дүрт кыз көн-төн урман кисүдә катнашалар.
Өченче кызы аяксыз кала язгач, Җәмилә әбиемә аны туган якка кайтарырга рөхсәт бирәләр. Мең газаплар белән ул баласын кайтарып килгәннән соң, үзенең дә яңадан туган ягына исән-имин кайтып китә алуына йөрәгенең түрендә бер өмет чаткысы уяна. Олы кызлар тәвәккәлләп качып кайтып китәләр, ләкин аларны шунда ук тотып төрмәгә ябалар, ә аннары заводка иң авыр эшләргә җибәрәләр. Кәримә һәм Дания апамнар бу кимсетүләргә түзә алмыйча, туган якларын калдырып, Ташкент якларындагы ерак туганнарына чыгып китәләр. Яңа Кенәр авылы егетенә кияүгә чыгып калган Гөлсем апа гына бу сөрелүдән читтә кала, ләкин ул да үз гомерендә бик күп сынаулар аша үтә… Әниләре, үз улларын саклап калу өчен, Гөлсем апаны кире үз авылына кайтарып җибәрәләр. Кабык арбага кечкенә кызын салып, ул авылга кайта. Ә монда инде бөтен мал-туар, ашлык, амбар колхозга күчкән. Ап-ак зур йорт ат җигү кирәк-яраклары кую өчен үзгәртелгән, савыт-саба, ларларны күрше-тирә үзара бүлешеп бетергән була. Бары тик телсез карт һәм Низаметдин бабам алып кайткан кыз гына кала. Гөлсем апа шулар янына кайтып сыена. Бу авыр елларны алар бергәләшеп үтәләр. Аларның күргән газаплы тормышлары турында бер китап язарлык. Язмам алар рухына дога булып барсын иде.
Бер гаепсезгә күпме җәбер-золым күреп тә, аларның йөрәкләрендә яшәү дәрте сүнми. Аларның нәсел дәвамчылары югары белем алып, күбесе укытучы һөнәрен үзләштереп, гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый.
Илүзә КАСЫЙМОВА,
8нче класс укучысы.
Арча районы, Ташкичү авылы.
Комментарии