- 30.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №38 (28 сентябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
«Безнең гәҗит»не бөтен гаиләбез (алай гына түгел, нәселебез) белән яратып укыйбыз. Аеруча авылда яшәүче әтием белән әнием. Алар, почта тартмасыннан гәҗитне алып керүгә үк, кырык эшләрен кырык якка ташлап, «Илфат Фәйзрахманов гәҗите» китергән соңгы яңалыклар белән танышу хәстәренә керешәләр. Китә аннары бергәләп гәпләшү, фикер алышу, уйланулар… Чәй артында да, терлек-туар, кош-корт арасында йөргәндә дә, бәрәңге чүбе утаганда да… Күп вакыт мәкаләләрдәге вакыйгалар үз тормышлары, үз язмышлары белән үрелә. Менә бу юлы да шулай булды. Газетада дөнья күргән « Сугышлар кабатланмасын!» мәкаләсе (2011, №23, 15 июнь), әлбәттә, аларны тирән уйлануларга этәрде, чөнки икесе дә – сугыш чоры балалары. Әткәй – 1941, әнкәй – 1942нче елгы. Әткәйнең әтисе – бабам – сугыштан әйләнеп кайтмаган. Сугыш арты еллары нәкъ менә аларның балалык чорларына, үсмер чакларына туры килә. Ул елларның бөтен михнәтен, газабын, авырлыгын үз башына төшкән кеше генә аңлый аладыр, билгеле.
Шулай да зарланырга яратмый әткәм белән әнкәм. Хәтер биштәреннән балачакларының матур мизгелләрен, күңелле чакларын сайлап алып, искә төшерергә яраталар. «И, ул чакларда авыл җирендәге бала-чаганың күплеге, – дип искә ала әнкәй. – Барыбыз да гади, эчкерсез, барыбызны да сугышның ачы җилләре җитәрлек газаплаган… Шулай да, дус-тату идек үзебез, бары – бергә, югы – уртак, дигәндәй… Җәйләребез болында җиләк җыеп, кузгалак, юа ашап үтсә, кышларын, аз гына җай чыгуга, күпер башына тау шуарга йөри идек… Кырыклап-иллеләп бала, көн кичкә авышканчы әвәрә килеп чырылдаша идек шул күпердә. Итекләребез, бишмәт итәкләребез бозланып катканчы, бит-кулларыбыз тәмам кызарып, күшегеп беткәнче тау шуабыз. Ачыгып, инде суык чын мәгънәсендә үзен сиздерә башлагач, (һәр кичтә!) күпер башы Исхак абзыйларга җылынырга керәбез. Белмим, үзләренең дә безнең яшьтәге балалары булгангамы, әллә шулай киң күңелле, сабыр холыклы булулары аркасындамы, Исхак абзый да, Фәүзия апа да (урыннары оҗмахта булсын!) безне, кырыклап баланы, ачык йөз белән каршы ала, өс-башларыбызны салдырып, кайсын-кая кибәргә элә… Фәүзия апа кече якта чәй хәстәренә керешә, чабата үрү, я булмаса, олтан салу белән әвәрә килүче Исхак абзый, безне тирәсенә җыеп утырта да, тәмләп кенә үзе күргән, башыннан кичкән хәлләрне бәян итәргә керешә. Җор телле, уен-көлкеле кеше булгангамы, аның хикәяләре безне һич тә туйдырмый, киресенчә, тыңлаган саен тыңлыйсы гына килеп тора… Хәтта бер генә секунд та тик торырга яратмаган кыбырсык малайлар да, Исхак абзыйның авызына карап (искиткеч тәрбияче!), тын калалар… Лампа яктысында маҗаралы хәлләр тыңлый-тыңлый, җылы өйдә оеп утырган чагыңда, Фәүзия апаның мич тарткан тавышы ишетелә. Ул да түгел, бөтен өй эченә мичтә тәгәрәткән кайнар бәрәңгенең хуш исе тарала… Коштабакка өеп, Фәүзия апа аны безнең каршыбызга китереп куя… Беребезне дә өлешсез калдырмый, тәмле телен, ачык йөзен дә жәлләми… Әй ул яңа гына мичтән чыккан кайнар бәрәңгенең хуш исе, авыз суыңны китерерлек аерым бер тәме!..»
Ирексездән әнкәйнең күзләренә текәләм. Язмыш күпме генә хәсрәт китереп, күпме генә изсә-сытса да, яшәү ямен, тормыш мәгънәсен югалтмаган риясыз күзләр! Әткәемнең кар төсенә кергән аксыл чәче, салмаклана барган хәрәкәтләре, уйчан йөзе… Тормыш рәхәтен тоеп, исәнлектә-саулыкта, озын гомер кичерегез, кадерлеләрем! Сугышлар башка кабатланмасын, Аллаһы Тәгалә сезне тигезлектән аермасын! Бала чагыгыз авырлыкта үтсә дә, бүгенге көндә бәхетле яшәгез!
Гүзәл ЯГАФАРОВА, Түбән Кама шәһәренең
«Земляника» балалар бакчасы тәрбиячесе.
АЛАР – СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАЛАРЫ,
Комментарии