Рюмка күтәрмәскә ант иттем

Иртән торып кибеткә чыксаң, төркем-төркем торган ирләрне күрерсең. Күзләре кызарып, шешенеп беткән, йөзләренә карарлык түгел. Өс-баш таушалган, сакал-мыек баскан. Алар арасында нинди генә профессия кешесе юк. Эшче дә, төзүче дә, инженер да… Бу исемлекне дәвам итсәң, бик озын булыр иде. Кибет янына иртән җыелучыларның максаты бер – баш төзәтү.

Рамил исемле танышым:

– 20 ел эчтем. Хатыным ничек чыдагандыр. Мин айныганда балалар үскән, үз юлларын эзли башлаган иде инде. Карчыгым исерек ир белән әни-карчыкны карап картайган… Өйләр, каралты-кура тузган… Ничә ел эчелгән, ә мин бер генә көнен-елын да юньләп хәтерләмим. Әйтерсең караңгылык, томан эчендә булганмын…

Рамил белән сөйләшүдән соң байтак уйланып йөрдем. Аның шикелле дистә еллар эчеп, сәламәтлеге какшаган, тормышының бер кызыгын күрми-сизми калганнар меңәрләгән бит.

Сания ханым:

– Казанда институтта укыганда Искәндәр исемле егет белән таныштым. Ул булачак иде. Икебез дә диплом алып, безнең районга кайттык. Дөресрәге, безне эшкә билгеләделәр. Искәндәр мин тормышка чыкканда ук “төшергәли” иде. Төшерә-төшерә эчкечелек казанына батты. Дөрес, ул эшен дә эшләде. Шулай 50 ел буена эчте. Үземә дә, балаларга да рәхәт күрсәтмәде. Картайгач та акыл кермәде. Гаиләдә тавыш күтәрде, һаман мине гаепләде. Ашарга пешкән, өй чиста. Өсте-башы юылган. Күлмәге, чалбары үтүкләнгән. 50 ел буена бер атна да тыныч яшәтмәде. Район үзәге бит. Мине аннан Аллаһы Тәгалә коткарды, ләкин соң иде. Әле ничек чыдаганмын. Әле кешедә, әле мунчада кунып йөрдем. Эт тормышында яшәдем. Дөньяның кызыгы, яме-тәме калмады. Минем хатын-кызга киңәшем шул: исерек белән гомерегезне әрәм итмәгез.

Фәридә:

– Өч ел тормышта өч көнлек тә рәхәт күрмәдем. Күңелемдә күпме әрнү, күпме нәфрәт. Кайда эчкечелек – шунда хыянәт. Ирем эшләми. Сөяркә тапкан. Мин эштә вакытта өйгә алып килә икән. Мин боларны өйдә тоттым. Уйладым-уйладым да фатирны калдырып, улым белән әти-әни янына кайтып киттем. Эчкән кешедә өмет юк. Ул туктамаячак, гомеремне әрәм итмим дидем. Үткән гомер кайтмый. Исерек ир белән бала үстереп, дөрес тәрбия дә биреп булмый. Яшь вакытта яраттым дип, гомер буе азапланасы юк. Әле исерек ир кулы белән уйный. Күпме кыен аласың. Вакытында котылдым. Рәхмәт Ходаема.

Кияүгә чыкмаган кыз Сәкинә:

– Әни гомер буе әтигә ярарга тырышты. Рәхәт күрмәде. Җитмәсә, әти гел кыйный иде үзен. Гаиләдә ике бала үстек. Юньле өс-баш булмады. Ашарга да чамалы иде. Әти эшләп алган акчасын әнигә бирмәде. Эчте-эчте дә дөнья белән хушлашты. Әни ялгыз гына яши. Әтине сагынып искә дә алмый. Бик үзәгенә үтте.

Хәзер үземә 30 яшь. Күп егетләр белән танышып карадым – эчкечеләр. Өйләнә дә эчүен ташлый дигән сүз – дөрес түгел. Ул тормыш төзегәч тә, сәрхушлектә кала бирә. Минем исерек белән әни шикелле яшисем килми. Аек кеше белән корасы килә. Әле аек егетне һаман көтәм. Эчмәгән ир-егетләр хәзер алтын белән бәяләнә.

… Әминә өченче класста укый. Абыйсы бар. Начар яшәмиләр. Әтисе – шофер. Әнисе ашханәдә пешекче булып эшли.

Бервакыт Әминәнең әнисе эштән салгалап кайта башлый. Эчкән кешегә чыгып кына тора бит ул – йә туган көн, йә нәрсәдер “юганнар”.

Шулай беркөнне әнисе кер юып маташканда, әтисе сугып җибәрә. Идәнгә сабынлы су түгелүдәнме, әллә йодрык шулай көчле төшкәнгәме, әнисе егыла. Шунда ук елый да башлый: “Күрегез, балалар, әтиегез миңа гел шулай бәйләнә. Икенче ел инде миңа кулын күтәрә. Аның алдында бер гаебем дә юк. Эштә 50 грамм капкан идем, шуннан нәрсә булган?! Һәркөнне мине шулай рәнҗетә. Өйдәге эшләрне дә эшлим”, – дип такмаклый-такмаклый озак мышкылдый.

– Балалар, әниегезнең һәркөнне салып кайта башлавын күрдегезме? – ди әтиләре. – Мин исерек хатын белән тормаячакмын.

Әтиләре ярсып чыгып китә. Шуннан гаиләсенә башка әйләнеп кайтмый.

Балалар эчкече әни янында ялгыз кала. Аларга авыр көннәр башлана. Исерек әни белән ничекләр көн күрергә, укырга, тормыш итәргә? Әминәгә һәм абыйсына көн калмый. Мәктәптән кайтсалар, ишек бикле, ишек-тәрәзә шакып, бик озак өйгә керә алмыйча интегәләр. Әниләре исереп йоклый – ишетми. Күрше-тирәдә төн куну, ач килеш дәрес әзерли алмыйча йөрү көндәлек тормышка әйләнә. Әминәнең абыйсы аз сүзле, күп сөйләшми, түзем. Бик кыен чакларда гына тешен кысып: “Нишлик соң? Сабыр итик инде, сеңлем”, – дип куя. Ул сигезне тәмамлагач, чыдый алмыйча, һөнәри училищега укырга китә, тулай торакта яши башлый.

Әминә әнисе белән үзе генә кала. Ул дәрестән кайтканда, өйдә бер көтү исерек күңел ачып утыра. Әминә әлеге исерекләрнең пычрагын җыя, өйне тәртиптә тотарга тырыша. Әле әнисе йоклатмыйча интектерә. Сүгенә, җикеренә, кул күтәрә. Каршы дәшсәң, бөтенләй көн калмый. Әнисенең “кызым” дип дәшкәнен хәтерләми дә ул.

Ничек булса да тормыш дәвам итә. Әминә дә Ходайдан сабырлык, ярдәм сорый-сорый олы тормышка аяк баса. Укуны тәмамлый, эшли башлый. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучы да була. Тик ул сабыр итәргә куша, егетенә әнисен күрсәтергә ояла.

Әминә күпме генә үгетләсә дә, әнисе хәмер белән дуслашудан туктамый. Дәваланырга, дип диспансерга да салып карый – файдасыз. Әминә чыдый алмыйча, тулай торакка күчеп китә.

Шулай да әнисен ташламый, барып хәлен белә. Кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Мәчеткә сәдакалар бирә. Белгән догаларны укый, Ходайдан әнисен хәмердән аралавын сорый.

Гомер уза. Әминәнең әнисе дә җитмешкә җиткәндә, хәмер белән арасын өзә. Ләкин Әминә тормышка чыкмыйча кала. Кара кайгылы көннәр артта булса да, үткән юлны күңелдән сызып ыргытып булмый шул. Әминә балачагын, яшьлеген кире кайтара алмый инде. Ә әнисен гафу итә алар микән?

Рәшит әфәнде:

– Мин “культурный” гына эчә идем бит. Үткән юлымны тыңлап карагыз. Бүтәннәргә сабак булыр.

…Армия хезмәтеннән соң техникум тәмамладым. Әлбәттә, эшләп укыдык. Яшьлек, көч күп, ял көннәрендә паркка китәбез. Кызлар янына барганда, кыюлык өчен 150 грамм төшереп алабыз. Хрущев заманы. Кая керсәң дә, ашханәдә дисеңме, кибетләрдә дисеңме – аппетит өчен 100 грамм салып бирәләр. Аракы “ваклап” та сатыла. Вокзалларда буфет тәүлек буе эшләп тора. Эчүчеләр бу елларны сагынып искә аладыр.

Яшьлек узып бара. Өйләнергә кирәк. Минем эчү стажым шактый инде. Эштән кайтканда дуслар белән төшерә кайту – гадәти хәл. Өйләндем. Балабыз туды. Өйләнгәч, салу ягы кимер, тормыш басар дип уйладым. Хатыным да шулай дигәндер. Командировкалы эшкә күчтем һәм, киресенчә, үземне иркенрәк сизә башладым. Республиканың бер шәһәренә тикшерү белән баргач, җирле начальник бик каты сыйлаган. Кунакханәнең икенче катына менә алмыйча ятканмын. Кунакханә хезмәткәрләре шундый сүкте, оятымнан кая керергә белмәдем. Иртүк ул тагын килеп җиткән, башың авыртадыр дип, инде бу юлы өенә алып китеп сыйлады. Алардан кунакханәгә кайтканда тимер юл кырыена егылганмын. Уянсам, рельстан бер метр чамасы гына ятам. Бернәрсә дә белмим, Аллаһы Тәгалә, ике яктагы фәрештәләрем саклагандыр.

Армиядән кайтып “гражданкага” чыкканга 10 ел вакыт узып киткән. Мин “культурный” гына эчә идем бит әле. “Юк, Рәшит, эшләр болай бармый. Алкашлык юлына бастың бугай”, – дим үз-үземә. Котылу чарасын эзли башладым. Хатын да зарлана. Өйгә акчаны аз алып кайтасың дип әрли. Юк, эшләр бүтән болай барырга тиеш түгел. Бүтән эчмим дип үз-үземә ант бирәм. Дөрес, 4-5 көн түзеп йөрим дә теге шайтан тагын котырта башлый.

Җитмәсә дусларым: “Бу дөньяда эчмәүче икәү генә бар – берсе тумаган, икенчесе үлгән”, – дип тора. Юк, җиңә алмадым. Көрәшү файдасыз – шайтан организмга тәмам оялаган. Минем эчү тирәнгә керә башлады. Алты ел дигәндә, хатыным ташлап китте. Эшемнең рәте калмады. Җитәкче штатыннан рядовойга төштем. Чынлап торып “тегеләр” арбасына утырдым. Күпме егылып ятканнарымны сөйләмим, хатынсыз, баласыз калгач, тормышның кызыгы бетте. Бушлыкка әйләнде. Бер махмыр артыннан аңымны югалттым. Әз генә паралич булмыйча калды.

“Белая горячкалар”, психоз, тавыш ишетелү башланды. Хатынсыз 6 ел яшәдем. Эштән чыктым. Шешә җыюга барып җиттем. Кием калмады.

Алай да яңадан тормышка әйләнеп кайту турында күңелдә ниндидер өмет чаткысы яши иде. Шулай беркөнне дустымны очраттым. Ул бик ярдәмчел кеше. Яшермичә аңа сөйләп бирдем. Ул миңа наркология диспансерына ятарга ярдәм итте. Бер дәваланудан гына барып чыкмады әле. Мондагы коточкыч исерек башларны күреп йөрәгең шартлап үләрсең, кайберсе шулкадәр эчкән: елны да, айны да, нинди көн икәнен дә белми. Диспансердагы гыйбрәтләрдән генә дә айнырга була. Бәхетсезлекне бар да үзләре эзләп тапкан. Шундый ирләргә карап гыйбрәт алдым, аннан соң Аллаһы Тәгаләдән дә ярдәм сорадым.

Үткән юлыма кат-кат борылып карадым. Аракы эчүдән бер рәхәт тә күрмәгәнмен. Ярты гомеремне бушка уздырганмын. Бик үкенәм. Кайвакыт үз-үземә калган гомеремне тыныч кына яшәп бетерим дип әйтеп куям. Аллаһы Тәгалә дә әйткәндер: “Рәшит, озак еллар азапландың, әйбер урламадың, кеше белән сугышмадың, үз акчаңа гына эчтең. Гөнаһың булса да, мин сине гафу итәм, айнырга тырыштың, аек тормышта яшә инде”, – дигәндер. Дөрестән дә, шулай булды. Мин яңадан тудым, рюмкага тотынып та карамаска мәңгегә ант иттем.

Антыма тугрылыклы калырмын, шәт. 40 яшь – әле ир кеше өчен егет вакыт. Өйләндем. Бер малай, бер кыз үстерәбез. Эшләгән җирдән фатир бирделәр, бакчам да, машинам да бар. Бар да заманча. Эшем дә әйбәт. Коллективта хөрмәт итәләр. Чөнки мин эчмим. Сүземне дә әйтәм, гаебем юк. Кайвакыт урманга барып кычкырасы килә. Кайтавазның: “Әйе, Рәшит, мин бәхетле”, – дигәнен ишетәсем килә. Кайвакыт исереп йөргән чаклар төшкә керә дә йөрәгем жу итеп китә. Әле ярый төшем өнем түгел дип, шатланып куям.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ

Комментарии