- 30.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №34 (27 август)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Шөкер, котылды ул бу кушаматтан. Һич югы үзе барында әйтмиләр, колагы ишетми, мыскыллы елмайган күз карашларын күрми.
Вакыт-вакыт 50 яшьлек хатын күңелендә, яшьлегендәге мыскыллы Кәҗә кушаматы хәтер төпкеленнән менә-менә уяныр да аны кыерсытыр, җанын рәнҗетер кебек тоела башлый. Балачакта үзәгенә үткән, күпме күз яшьләре түктергән кушамат, гомерләр үткәч, әкренләп онытыла бара кебек. Шулай да, әче телле авылдашларының кайберләре исенә төшерсә, ачуы чыгып, үзе дә саллы гына сүзләр белән тегеләрнең авызларын йома, әнә шулай итеп көрәшеп кенә бу кушамат вакытлыча онытылып тора.
Әтисенең әтисе, ягъни бабасы, Сәлих абыйның әтисе, Сәмих бабай мөәзиннәр янына мәдрәсәгә укырга барганда гына, башына чалма урап, яраткан чапанын киеп бара торган булган.
Бу 1908-1909нчы еллар. Сәмих бабайның дин ягыннан аң-белеме бик көчле булган. Яшьтәшләре аның сабакны яхшы белүеннән көнләшкәннәр, нинди булса да төрткеле сүзләр әйтеп, чалма башына бакалар куеп, чапан итәгенә идәнгә утырган җирдән аяк белән басып җибәрмичә торып мыскыллаганнар. Сәмих юашларның да юашы булганга шулай көлгәннәр аннан. Күз карасыдай саклап кына йөрткән чалмасы белән чапанына яшьтәшләреннән бер дә тынгылык булмаган. Шулай бервакыт, Сәмихны: «Әйдә, тәмле алма урларга барабыз» – дип, дуслары сабактан кайтканда бурлыкка кыстый. Риясыз күңел бик кыстагач, ризалаша. Койма башына менеп алмага үрелгәндә генә, иптәшләреннән берсе, яман усал итеп: «Һайт, карак»! – дип кычкырып җибәрүгә, ул егылып төшә һәм чапанының итәге, койма башына эләгеп, ару гына ертыла. Шунда: «Кәзәлием, кәзәлием», – дип елап, өенә кайтып җиткәнче, бу сүзне кабатлап йөгерә ул. Кәзәли, икенче төрле итеп әйткәндә, аның өчен чапан сүзен аңлаткан. Шаян иптәшләре, ул әйткән сүзне төрләндереп: «Кәҗәлием», – дип әйтте дип, икенче көнне мәдрәсәгә килгәч, аңа Кәҗә дигән кушамат тагалар. Менә шул кушамат авыл эченә тарала, ничәмә-ничә еллар буыннан буынга күчә бара.
Әтисе әйткәндәй: «Юньле кушамат булса, онытырлар иде әле», ә әнисе: «Кызым, аптырама син ул кушаматка, кәҗә бит ул бик акыллы хайван, көтүдә дә иң алдан йөри – башлык күк, иң тәмлесен генә, чәчәкләрен генә ашый, шуңа күрә аның сөте дә бик тәмле һәм файдалы», – ди торган иде. Ә Сания: «Булсани, аның сакалы бар, мин кәҗә түгел, минем сакалым юк», – дип елап һаман да үртәлә иде. Сыйныфташларына да, күршеләренә дә бик рәнҗеде ул.
Үсә төшкәч тә, бу кушамат белән көрәшүен дәвам итте. Күршесе Кави абыйсы аны: «Кәҗә тәре», – дип үрти иде. Әй, рәнҗеде ул аңа, күңеленнән аны яратса да, шушы сүзе өчен: «Үзең генә торсаң иде», – дип теләде. Саниянең теләге кабул булды. Күрше Кави абыйсы еракка китеп шахтада эшләде, шунда өйләнде, аннан үзе генә авылга кайтты, яңадан Саниянең сыйныфташы Фагыйләгә өйләнеп, бер малае туды, аның белән дә яшәмәде, һаман ялгызы – үзе генә яшәп ята Кави абыйсы.
Еллар узгач, Сания тормышка чыгып баласы туып, әнисе янына кунакка кайткач та, теге кушаматны ишетте әле ул Кави абыйсының авызыннан. Барыбер рәнҗеде, «үзең генә тор», диде аның күңел түрендәге сабый үртәлүе, ә үзе күрше абыйсына бары тик усал итеп кенә карады.
Мәктәптә укыганда, шул кушаматны әйткән сыйныфташларына әле китап белән сугып, әле авторучка белән аларның битләренә сызып, әле мәктәп сумкаларын коридорга тотып атып, үртәлеп, елый-елый үзенчә көрәшә иде Сания бу кушамат белән. Чыгарылыш классларда да, берничә егет авызыннан бу кушаматны ишетте әле ул. Шул сүз өчен Сөләйман исемле егеткә тимер урындык белән тотып атып, егетнең аягын имгәтте, укытучыга: «Әйтмәсен!» – дип, бер генә сүз белән җавап бирде.
Сынауларны биреп төрлесе төрле якка таралыштылар. Ун-унбиш еллар үткәч, бер очрашуда сыйныфташлары Сөләйманның аягы имгәнүе турында көлешеп исләренә төшерделәр. Менә шунда барысы янында эчендәге бөтен үпкәсен, рәнҗешләрен тезеп бирде дә, кычкырып елап чыгып та китте ул мәктәп ашханәсеннән. Сөләйман һәм берничә сыйныфташы аның артыннан йөгереп чыгып, юатып, кире табынга алып керделәр аны.
Яшьлек үтә, картаябыз дип сөйләнсәк тә, үзәктә – күңел түрендәге балалык хисләренә кабыну өчен бер сүз җитә икән адәм баласына.
Ире нинди кырыс, усал, көнче кеше булса да, яшәгән елларында бу кушаматны бер генә тапкыр да әйтмәде. Ул аңа шуның белән дә рәхмәтле, урыны җәннәттә булсын.
Саниянең дүрт баласына да бу кушаматны ишетеп үсәргә туры килде. Ана балаларының ризасызлыгы белән мәктәпкә барып, бу сүзне әйтмәүләрен үтенде һәм балаларын да шуңа өйрәтте: «Әйтәләр икән, тотыгыз да авызларына сугыгыз, кара кан китсен», – дип әйтте ул улларына. Малайлар шулай эшләделәр дә, әйттермәделәр. «Сезнең улларыгыз сугыша», – дип зарланган мәктәп укытучысына ананың үз җавабы бар иде һәм бу кушаматны әйтүдән туктаттырды. Бүген Саниянең күңеле тыныч, колагы ишетми ул сүзне.
Татар халкының теле матур, гореф-гадәте күркәм, моңнарына йөрәкләр айкала, ә менә кешегә тамга тагу – кушамат белән эндәшү – халкыбызның мәгънәсез һәм кирәкмәс эшедер. Безгә саф татарча сөйләшү, халык моңнарын кайтару өстенә, башка бик күп начар гадәтләрне бетерү өстендә дә эшлисе бар. Көнчелек, бер-береңне түбәнсетү, көлү һәм күралмау кебек яман гадәтләрдән – чирдән арыну кирәк.
Гөлнур ВАСЫЙЛОВА.
Мамадыш.
Комментарии