«ХОДАЙ СИНЕ ЯРАТКАНДЫР ФӘРЕШТӘ КАНАТЫННАН…»

«ХОДАЙ СИНЕ ЯРАТКАНДЫР ФӘРЕШТӘ КАНАТЫННАН…»

Аналар турында еш кына: «Баласына авызыннан өзеп каптыра», – диләр. Бу күп очракта күчерелмә мәгънәдә әйтелә… Район үзәгебездә дә, авылларыбызда да балалары гарип туган гаиләләр булды һәм бар. Тик балаларын илтеп тапшырган гаиләләрне хәтерләмим. Араларында авызы белән баласына чәйнәп каптырып, бәгырь җимешенең гомерен саклап калган аналарны фәрештәгә тиңләми буламы соң!

Туа булмый, тора була. Кайчагында борылыш артында гына афәт көткәнен сизми дә каласың. Юл фаҗигасеннән гарипләнгән җаннар ана кочагында аякка баскан чакларны да хәтерли Бәрәңге тарихы… Могҗиза булалмый калып, урын өстендә яткан яшь гомерләр бигрәк кызганыч… Ләкин ата-ана, әби-бабайлар өметләрен өзми, бәлки, могҗиза булыр?! Дәүләтне сүгеп (ни файда?), читтән ярдәм көтеп, зарланып утыра торган түгел алар. Теләкләре дә бер: «Үзебез исән вакытта җәбер-золым күрмәс балам, гомерләребез генә булсын», – ди алар. Сабыр канатлары сынмаган мондый гаиләләргә һәйкәл кую да аз!

Авыру сорап килми, төрле сәбәпләр аркасында авырып киткән, урын өстендә калган хатыннарын тәрбияләгән ирләр, ирләренә яшәргә көч биргән хатыннар булды һәм бар. Урын өстендә калган каенана-каенаталарын тәрбияләгән килен-кияүләрне телгә алганда, карт әти-әнисе хакын хаклап, кияүгә дә чыкмыйча, төп йортта калып гомер иткән апаларны да хәтерли Бәрәңге тарихы… Алардагы сабырлык, миһербанлылык җырларга салырлык…

Әти-әниләре эштә вакытта караучысыз, өсләреннән бикләнми торган «ялганчы йозак» салып калдырылган балаларның төп күзәтүчеләре күрше әбекәйләре, бабакайлары булды. Балалар бакчалары һәркемгә дә тәтемәде. Гади, тыйнак, якты күңелле, ачык зиһенле әби-бабайларыбызның күңелкәйләре дә яхшы иде. Үзләре бакыйлыкка күчкәннән соң да, сокланып, рәхмәт белән искә алырлык эш-гамәлләре калды. Кеше бакыйлыкка күчкәч, тиз онытыла, диләр, сабыйлык чоры кайларда калды, ләкин алар күңелебездә.

Барысын да шәрехләп язып бетереп булмаса да, җайлы гына сәбәп чыгып торганда, вакытын, көчен кызганмыйча, авыл халкына хезмәттә булган медицина хезмәткәрләрен дә телгә алу кирәктер. Төннең нинди вакыты булуга карамастан, авыруга вакытында беренче ярдәм күрсәтеп, район больницасына илтергә җаен табучылар да, стационарда ята алмаганнарны дәвалаучылар да ФАП фельдшерлары иде бит.

Мал-туары чирләп яисә сыеры бозаулаганда килеп туган хәлләрдә кая мөрәҗәгать итә авыл кешесе, билгеле, мал табибы-ветеринарга. Алар да кеше табиблары кебек бик кирәкле хезмәт ияләре. Малың чирләсә, тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан, аларга йөгерәсең. Аларның эшенең авырлыгын хатыннарыннан, үзләреннән башка белүче дә юктыр, мөгаен. Мал табиблары булып аларны чын күңелләреннән яратучылар, аларга битараф булмаган кешеләр генә эшли ала

Һәр төбәкнең, һәр авылның үрнәк гаиләләре, гыйбрәтле, авыр тормыш юлы үтеп тә сынмаган, сыгылмаган катлаулы язмышлы кешеләре, ак әби, аксакаллары, миһербанлы хезмәт ияләре була. Шундыйлар хакында: «Канатлары булса, фәрештә булыр иде», – диләр дә инде. Хак бәя!

Рәсемдә: Туган авылым Яңавылның мәрхәмәтле карчыклары, сулдан уңга Хәят апа, Бибекә әби. 80нче еллар ахыры.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

«ХОДАЙ СИНЕ ЯРАТКАНДЫР ФӘРЕШТӘ КАНАТЫННАН...», 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии