Акыл сатучылар күбәйде

Үз иленең тарихын белмәгән, сәясәтнең нәрсә икәнен аңламаган, милли җанлылыгы да булмаган бәндәләр күбәеп китте. Сталинны сагынып, аны мактап язучылар да булгалап тора. Бер гаепсез күп миллион кешеләрне төрмәләрдә черетеп, атып үтерүләр, ясалма рәвештә ачлык оештырып, миллионлаган кешеләрнең башына җиткән залим адәмне сагыну мәгънәсезлек була түгелме? Авыл кешеләренең малларын талап алып, үзләрен себергә озатып, кешеләрне коллык хәлендә калдырып, бушка эшләтә торган колхозлар төзү генә җитмәгән, бөтен дөньяны басып алу сәясәте белән үзе сугыш китереп чыгаручы булды бит ул.

Чаллыдан Рәйсә Локманованың «Ул шәһәр, заводларны татарлар гына төзедемени?» («БГ», № 50, 22 декабрь, 2021 ел) дигән эчтәлектәге мәкаләсе басылган иде. Бу ханым Казанны яулап алганда һәлак булган милләттәшләребезне искә алып үткәрелә торган хәтер көненә багышланган чараларны үткәрүгә каршылык күрсәтеп, бу турыда гаугалы мәкалә язган. Фикердәше Әзһәр Гатауллин да яклавын яза ул. Аңлы, белемле, милли җанлы, Әфган сугышы ветераны Расих Җәләлнең язганнары белән килешә алмыйча, без, сугыш чорында туып-үсеп картайганнарга, халыкара тынычлыктан, татулыктан гайре берни дә кирәк түгел, дип яза бу ханым. Халык иминлектә яшәсен өчен, кирәк әйберләр күп инде ул. Шулар арасында тигез хокуклылык, милли гореф-гадәтләребез, телебез, динебезнең сакланып калуы, кыскача әйткәндә, Конституциядә язылган хокукларыбызның үтәлүе безнең барыбыз өчен дә кирәк. Сугыш афәтен үз җилкәсендә татыган Расих әфәнде Җәләлнең язмаларында тынычлыкны бетерүгә багышлап язган сүзләр юк иде.

Мине эшкә урнаштырып, торак мәсьәләләрен хәл итүчеләр урыслар булды, дип тә яза Рәйсә ханым. Сезнең кебек эшче кешеләр булмаса, хөкүмәт абзый үзе дә яши алмас иде шул. Сезнең торак мәсьәләсе хөкүмәт карарлары буенча башкарылган. Сез әйткән кеше аны үз кесәсеннән алып бирмәгәндер бит? Татарстанның үсеше аның шәһәр, заводлар төзелешендә татарлар гына катнашу турында гомумән дә сүз бармый.

«Безнең гәҗит»нең 22нче декабрь санында (№50, 2021 ел) басылган «Кеше исеменә кем лаек?» дип аталган мәкаләсендә Нәкыйп Габделбәр әфәнде дә милли хәрәкәттә катнашып йөрүче татар яшьләренә кизәнеп ала. Минем шәхсән яшьләрнең андый мөрәҗәгате турында гомумән ишеткәнем юк. Ишетсәм дә ышанмас идем. Бу булдыклы яшьләр арасында сатлыкҗаннар юк. Анда миллилегебезне яклап көрәшүче булдыклы яшьләр эшли. «Бу яшьләр пикетларга, митингларга чыкса, халык арасында татар булып калу өчен практик эшләр башкарса, үз исемен аклар иде», – ди автор. Элмә такталардагы хаталы сүзләрнең төзәтелмәве һәм татар теле мәсьәләсендәге кимчелекләр өчен дә татар яшьләре форумы гына җавап биреп бетерә алмас шул. Аларга яла ягу миңа бик сәер тоелды.

Нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтеп, акыл сатучылар күп булса да, аларның берсенең дә митинг үткәреп, милләткә кирәкле изге эшләрдә катнашып йөрү түгел, кемнәрдер оештырган әзер митингка кеше саны булып килгәннәрен дә күргәнем юк. Миллилегебезне яклап митинглар үткәреп, суд юлларында йөреп, штрафлар түләп интегүчеләргә рәхмәт әйтүчеләре булмаса да, тәнкыйтьләүчеләр булып тора. Бу кешеләргә әйтер сүзем бар. Әгәр дә үзегез бик булдыклы, милли җанлы булсагыз, бер мәртәбә генә булса да халыкны җыеп, милләт файдасына багышлап митинг үткәреп карагыз.

Кави Морзахановның «Коткы таратучыларны хөкемгә!» дигән язмасын укыгач та («БГ» № 49, 15 декабрь, 2021 ел) яшен суккандай булды. Сездән мондый сүзләр ишетү бик сәер булып тоелды, Кави әфәнде. Язмаларыгыз буенча, сез гомерегез буе укытучы булып эшләгән, аңлы, белемле кешедер дип уйлый идек бит. Үз тарихын, хәзерге сәясәтнең нәрсә икәнен аңламаган, милли җанлылыгы да җитмәгән кеше булып тоелдыгыз миңа, бик аяныч, әлбәттә.

Татар токымыннан булган, Русиядә күренекле саналган шәхесләрне күрсәтеп торуны да кабул итә алмагансыз икән. Матур тормышыбызны җимерергә теләп, татар дәүләте төзибез, бергә булыйк, бердәм булыйк, дип коткы таратучыларны судка бирергә кирәк, дигәнсез. Миллилегебезнең сакланып калуын, Конституциядә язылган хокукларыбызның үтәлүен таләп итүче милли хәрәкәт вәкилләренең болай да суд юлыннан тукталып торганнары булмавын белми идегезме әллә? Чит илләрдә һәм башка регионнарда яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм күрсәтүне дә туктатырга кирәк, дип язасыз. Татарларны чит җиргә беркем дә куып чыгармаган, авырлыкларга түзәргә кирәк иде, без түздек, дисез. Патшалар заманыннан ук безне юкка чыгару, талау, таркатырга теләүчеләрнең хәзергә кадәр туктап торганнары юк.

Сугыш вакытында 8-9 яшеннән үгез җигеп сука сукаладык, иген иктек, икмәк белән илне тәэмин иттек, халык бәхете өчен утка да кердек, суларга да актык, дигән Кави әфәнде. Ул үстергән игеннәрегездән үзегезгә дә өлеш чыгардылармы әллә? Без дә үстердек. Бездә андый бирүләр булмады, талаулар гына бар иде. Халык бәхете өчен тырышуыгызның рәхәтен күрергә насыйп булдымы соң, Кави дустым? Андый бәхетле икәнсез, нигә бертуктаусыз хөкүмәт ярдәменә мохтаҗ булып яшәвегез турында язып торасыз?

Безне хөкемгә тартучылар, хөрмәтле милләттәшләрем, сездән башка да җитәрлек. Белер-белмәс килеш өйрәтеп, акыл сатып, ятмасагыз, мәгънәсез сүзләр язмасагыз иде.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии