Заман таләбе: басма матбугатның Интернет киңлегендә киләчәге бармы?

Заман таләбе: басма матбугатның Интернет киңлегендә киләчәге бармы?

Замана белән бергә атлаган һәркем яхшы белә: бүген Интернеттан, социаль челтәрләрдән башка яшәп булмый. Заманы андый түгел. Тиз арада теге яки бу мәгълүматны җиткерәм, укыйм, таратам дисәң дә – интернет кирәк. Моны аңлаган басмалар соңгы елларда социаль челтәрдә үзләренең сайтларын ачып, аны актив рәвештә алып бара башлады. Сүз уңаенда искәртәбез: «Безнең гәҗит»нең дә интернет сәхифәсе эшли, beznen.ru дип атала ул. Ихтыяҗ, укучысы бар. Менә 20 еллык тарихы булган «Интертат» электрон газетасы хезмәткәрләре алдан күрү сәләтенә ия булган: 20 ел элек нигез салынган матбугат чарасы әле дә җимешләре белән сөендерә.

Үзен Татарстанның беренче электрон газетасы дип таныткан «Интертат» быел 20 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, Татарстан журналистикасы тарихы музеенда «Интертат» электрон газетасы тарихына кагылышлы документлар, фотосурәтләр тәкъдим ителгән стенд та ачылды. Электрон газета өчен 20 ел зур күрсәткечме? Бүгенге басмаларның интернет вариантларына нәрсә җитми? 18нче май көнне Журналистлар берлегендә шул сорауларга җавап эзләнде.

Татарстан Интернет-газеталары 90нчы елларда барлыкка килә башлый. 1997нче елның августында Казанда узган II Бөтендөнья татар конгрессы резолюциясендә Интернет-басма булдыру кирәклеге турында сүз кузгатыла.

2000нче елларда Казан дәүләт университетында ике студент – Юля Васильева һәм Рөстәм Мингалимов мәдәният хезмәткәре Зилә Рәхимҗан кызы янына керә һәм электрон газета проектын тәкъдим итә. Проект хуплана, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Владимир Шевчук аның җитәкчесе итеп билгеләнә. Электрон газета рус һәм татар редакцияләреннән тора. Рус редакциясендә мөхәррир урынбасары итеп Казан дәүләт университетының журналистика, социология һәм психология факультетын тәмамлаган Юлия Васильева билгеләнә. Татар редакциясен Туфан Миңнуллин кызы Әлфия Миңнуллина җитәкли.

– Татар электрон газетасын булдыру турында күптән хыялландык. 90нчы елларда мин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы чыгарган «Татар иле» газетасында эшли идем. Электрон газета чыгару җиңел булмады, чөнки бик зур проблема бар: техника белән эшли алырлык, Интернет серләрен аңлый торган белгечләр бармак белән генә санарлык. Ә электрон газетаның төп нигезен шул техника тәшкил итә. Әмма без моңа ирештек, – дип, хатирәләре белән бүлеште Әлфия ханым Миңнуллина. – «Интертат»ка Татарстан һәм бөтен дөнья татарларының милли-мәдәни тормышын яктырту бурычы куелды. Моннан тыш ул төрле төбәкләргә таралып урнашкан татарларның фикер алышу мәйданчыгына әверелде, әле дә үз урынын югалтмый.

«Интертат» сайтының бүген 1 миллион 700 меңгә якын актив укучысы бар. Татар телле газеталарның күбесе үз сайтларын булдырып, мондый күрсәткечкә омтыла башлады да инде, ә кайберләре беренче адымын гына ясый. Әмма теләкләре булуы сөендерә. «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә шундый фикердә:

– Яшәешнең төрле өлкәләрендә татар мохитен саклау әле дә җитди мәсьәлә булып кала бирә. Татар телле сайтлар, социаль челтәрләрне караучылар елдан-ел арта. Татар электрон газетасын моның кадәр үк укыган кеше юк иде. Аңа карап, бүтән газеталар да тартыла башлады. Бүген «Интертат» беренче газета исемен аклап килә, ул – төп электрон татар газетасы.

Күп кенә каләм тибрәтүчеләрнең журналистикага сукмагы нәкъ шушы электрон газета аша салынган. «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе, «Интертат» сайтының хәзерге баш мөхәррире, журналист Рәмис Латыйпов та штаттан тыш хәбәрче буларак үзен әлеге басмада сынаган. «Бу – һәркем өчен дә кирәкле тормыш мәктәбе», – дип саный ул. Моннан тыш, татар электрон матбугаты тирәсендә проблемалар да юк түгел. Рәмис Латыйпов фикеренчә, журналистиканың абруен күтәрер өчен замана белән беррәттән атларга өйрәнү зарур.

– Безгә кызыклы һәм эксклюзив темаларны тиз арада халыкка җиткерергә өйрәнергә кирәк. Моның өчен, бәлки, хөкүмәтнең дә ярдәме кирәктер. Эш урыннары, хезмәт хакы турында уйлану да комачау итмәс. Район газеталарына кайтып эшләргә әзер булган журналистлар бик аз. Аннары, безнең журналистларга шәхси батырлык җитми, – ди ул.

Интернетта эшләүнең тагын бер серен ачтылар. Монысы – «итәк асты» темасына язудан курыкмау. Әлеге темалар халык өчен гел кызыклы булды, дигән фикер дә яңгырады. Абруйлы журналистика турында сөйләшкәндә, бу хакта сүз кузгату дөрес түгел. Татар матбугатының дәрәҗәсен шундый темалар аша гына күтәрергә мөмкин булса, бүген аның дәрәҗәсе бөтенләй төптә була түгелме?

Берничә ел элек басма матбугат бөтенләй бетәчәк, диделәр. Шөкер, әле дә яшиләр, әле дә укучыларыбыз бар. Дөрес, Интернет киңлегендәгечә миллионлаган язылучылары белән мактана алмый газеталар. Әмма ике вариантта да яшәргә һәм сакланырга тырыша. Берсен алып берсен куя торган түгел. Икесе дә халык өчен кирәк, берсе-берсеннән башка яши дә алмый.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии