Соңлаган үкенү

Шушы яшәү гомеремдә СССР дигән илнең берничә патшасын күрергә туры килде. Патша үзгәргән саен, заманнар да алышынып торды. Тик гади, эшче халык файдасына түгел. Н.Ельцин дигән исерек патша килде дә, озак уйлап тормыйча, СССРны таркатып ташлады. Ельцин үлеп котылды. Ельцин килгәч, власть башында торучылар кул чапты. Гади халык эшсез калды. Ил казнасында акча бетте. Төрле-төрле реформалар башланды. Бу үзгәрешләр пенсионерларга да кагылды. Әтнә районының Чишмәле Сап дигән авылында яшәүче апамның ире – минем җизнәмнең вакытсыз үлеп китүе аркасында, тормыштагы авырлыкларны миңа да күтәрергә туры килде. Пенсияләр кимеде. Апам 12 яшьтән ат җигеп җир сөрде, тырмалады. 14 яшеннән сарык фермасында эшләде. Шул елларда эшләгәнен дәлилләр өчен, өч шаһитның паспортын алып барып, Пенсия фондына күрсәтергә кирәк иде. Мин бу эшкә чынлап тотындым.

Декабрь аеның кыска көннәре. Иртәнге алтыда торып, юлга чыктым. Турыдан гына туган авылыма барасы юл 10 чакрым. Карлы-буранлы кыш. Туры юллар кар астында. Әтнә аркылы юл 25-30 чакрымга җыела. Өстемдә калын кышкы пәлтә. Күәм дигән авылга кичке алтыга килеп җиттем. Урамда ни этләр, ни кешеләр юк. Авылыма алып кайта торган юлны табарга кирәк. Урам уртасында басып торам. Кайдандыр бер агай килеп чыкты да, салам өстерәткән юллар булырга тиеш дип, шул якка таба кулын болгады. Берничә юл бар. Аптырап торгач, бер юлга кереп киттем. Томанлы караңгы төн. Кулда бер таяк та юк. Ике сәгатьләп баргач, алда түмгәк сыман бер кара әйбер күренде. Якынрак килгәч кенә белдем, бу минем туган авылым кырыендагы беренче йорт икән. Эчләремә җылы кереп китте. Миңа хәзер өч кешенең паспортын алып торып, яңадан шул әйләнгеч юллар белән кире Чишмәле Сап дигән авылга кайтырга кирәк. Ул заманнарда эшләгән паспортлы өч кешене эзләп табу үзе бер китап язарлык булды. Шулай да өч кеше паспортларын биреп торырга риза булды.

Төн кунарга бездән ике генә йорт аркылы яшәгән күршебезгә кердем. Ш. абзый ничә еллар үзе генә гомер итә. Заманында шушы авылның җитәкчесе иде. Аның яшендәгеләр бакыйлыкка күчеп беткән вакытлар. Хәзинәдә бары белән мине кунак итте. Аннары сөйләде дә сөйләде. Эчен бушатасы килгән булгандыр инде. Шунысын аңладым, ул үкенә иде. Хатынымны саклый алмадым, дип, берничә тапкыр кабатлады.

Ш. абый сугыш вакытында Германиягә кадәр барып җитеп, исән-сау кайткан кеше. Бар эшче көч хатын-кызлар, балалар. Шулар белән колхозны яшәтергә, аякка бастырырга кирәк. Башта ферма мөдире, аннары бригадир, аннары уртача гына күп җирле колхозның рәисе. Кулга алынудан котылуга, механизаторлыкка укып, комбайнчы булып та эшләде. Ул заманнарда колхоз рәисе яки кибетче булып эшләгәннәрнең бик сирәге генә кулга алынмыйча калгандыр. Колхозлар эреләндерелгәч, пенсиягә чыкканчы тагын бригадир булды. Колхозда җитәкче булып эшләгән чорда илнең чын патриоты булгандыр ул. Бөтен тормышын, вакытын колхоз эшенә бирде. Йортына ашарга һәм төн кунарга гына кайтты. Бөтен йорт эшен хатыны башкарды. Чибәр, кечкенә генә гәүдәле матур апа иде. Ике улын үстерү дә аның өстендә булды. Ш. абзый колхоз эшенә шулкадәр бирелгән, кыш чыгар өчен утын-печән әзерлисен дә белми. Боларын да хатыны башкара. Аларның кече улы белән җәйге каникулда көндез тайлар, төнлә колхоз атларын көттем. Зур болыннар, кыш чыгу өчен печән әзерлибез. Иптәшем үзе чапкан печәнен дә өенә туры алып кайта алмый иде. Чөнки «нәчәлник» малае. Авылда сүз тиз чыга. Элек безгә ташыйбыз. Аннары арт яктан гына, Ш. абый күрмәгәндә генә үзләренә ташый.

«Син гомерең буена колхозларны аякка бастырырга, Совет илен бушка авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итәргә дип тырыштың. Бу ил сиңа нәрсә бирде?» – дип сорадым Ш. Абыйдан. Медальләрем бар, дип җавап бирде. Олы улының мәктәптә түләп укыганын беләм. Ул елларда 8, 9, 10нчы классларда уку түләүле иде.

Авылда җитәкче булып эшләгән кешеләрне бик яратып бетермиләр. Чөнки алар үзләрен бик зур хуҗа кебек тотты. Авылдашлары белән мөгамәләң ничек, дигән соравымны ул ишетмәмешкә салышты. Ул җитәкчелек иткәндә халык аның белән очрашмаска тырышты. Кемнеңдер уфалла арбасын ватып ташлаганын, култык астына чүп үләне кыстырып кайтканда кемнедер тоткарлауларын белә идем.

Өч ел Совет Армиясендә хезмәт иттем. Әни мин армиядә чакта да сыер асрарга тырышкан. Колхоз сыерлары астыннан чыккан саламны алып кайтканда, башка барып йөрмә, дип, шелтә белдергән рәис. Хәзер авылда сыер асраган кешегә нинди генә льготалар бирмиләр. Нинди «коммунистлар» заманында яшәгәнбез! Гомер иткән йортының бакчасына бәрәңге утыртуны да, Кави күрә, дип, туктатты. Кави – гомере буе милициядә эшләгән күршесе.

Без дә үсеп җиттек. Бер елны комбайннар җыйган ашлыкны үлчәп, колхоз амбарларына миңа озатырга туры килде. Ш. абый белән бергә эшлибез. Эшебез әйбәт кенә бара. Авылдан ерак булмаган басуга Р. апа ике төенчек белән көндезге аш алып килгән. Күрше Каенсар авылы егете, комбайнчының ярдәмчесе белән, без читтәрәк утырабыз. Шулвакыт Ш. абый ризык алып килгән хатынын бик каты итеп ачуланды. Әлегә кадәр шул мизгелне онытмадым. Ачулануының сәбәбе шул: тартырга тәмәкесен алып килмәгән. Иртә таңнан караңгы төшкәнче туктамыйча эшлибез. Тарткан кешегә проблема. Ул вакытта дәүләт сугыштан кайткан кешеләргә бернинди дә льгота бирмәде. Инвалидлар әле аз-маз булса да, тәмәкелек пенсия алдылар. Таза-сау кайтканнары акчаны үзләре эшләп табарга тиеш булды. Колхозның колхозчыларга бирергә акчасы юк.

Ш. абый бер-бер артлы ике улын, хатынын, оныкларын югалтты. Озын кышкы төннәрдә шуларны искә ала ул. Үкенергә дә туры килә. Исемнәрен телгә алган кешеләрнең рухларына бер дога булсын инде бу язмам

Рафаэль БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии