- 30.04.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №17 (25 апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
(Булган хәл)
Туган җиребезне үзгә бер сихри ямьгә төреп, быел да бераз көттеребрәк кенә язлар килде. Болын-кырларны, урман, елга буйларын йомшак җылы җилләр назлап үпте. Аяз һаваларда төркем-төркем булып тезелгән кошлар чылбыры шәйләнде.
Зәңгәр толымлы Ык буйларын бизәп, быел да парлап дистәләгән аккошлар кайтты. Аларның әкияти матурлыкларына сокланмаган, күңел кыллары тибрәнмәгән битараф кешеләр калдымы икән? Мөгаен юктыр, дияр идем дә, кылт итеп танышым сөйләгән бер вакыйга искә төшеп, кабат уйланырга, фикерләремне үзгәртергә мәҗбүр итте. Әйе, әлеге күз явын алырлык гүзәллеккә дә пычрак кулларын сузучы явыз ниятле кешеләр арабызда очрап тора шул, кызганычка каршы…
М.га аучылык кәсебе ата-бабасыннан сеңгәндер күрәсең. Кечкенәдән аларга ияреп ауга йөргән сабый беренче мәлләрдә һавадан атып төшерелгән кошларның, җаны кыелган киек җәнлекләрнең күзләрендәге сагыш вә рәнҗү чагылышын күреп, тыела алмый үксеп еласа да, тора бара артык хафаланмый торган тупас бер җансыз, таш бәгырьле адәмгә әверелде.
Бабасы да, әтисе дә әллә ничек кенә сәер рәвештә дөнья куйдылар. Бабасы мунчада ис тиеп, аңсызланып ике көн интегеп ятканнан соң вафат булса, әтисе тамагыннан су да үтмәслек дәрәҗәгә җитеп, яман чирдән корып-кибеп китеп барды. Әмма М.ны азартлы һөнәреннән бу сәер хәлләр генә туктатып кала алмады шул. Әллә нинди бер кыргый хис аның бөтен җанын биләп алырга өлгергән иде инде.
Ул язны да туган якларны сагынышып бик күп кыр казлары, торналар, аккошлар кайтты елга-күлләргә. Әй рәхәтләнде соң М. шул бер гөнаһсыз кошларның җанын кыеп. Ризык җитмәүдән дә түгел, бары аңын томалап, тормыш рәвешенә әйләнгән иде инде аның бу шашынулы шөгыльләре…
Бөдрә талларга сыенып утырган түгәрәк күлдәге пар аккош аеруча нык кыздырды аның канын. Чөнки берничә көн элек кенә килгән әлеге кошлар артыннан күпме генә сагалап йөрсә дә, никтер явыз ниятен тормышка ашыра алмый. Йә бер, йә икенче каршылык туып кына тора шунда. Шулай да көннәрнең берендә үз дигәненә барыбер иреште М.
Таң беленер-беленмәс үк, бөтен тәненә таралган кыргый рәхәт бер калтыранудан ләззәтләнә-ләззәтләнә, түгәрәк күлгә юл алды М. Ә анда бөдрә таллар ышыгында бер-беренә сыенышып горур гына пар аккош йөзеп йөри иде. Әнә әнкә аккош әткә аккошка үзенең мәхәббәтен белдерергә теләгәндәй, башын кыйгач салып, ап-ак канатлары белән салмак кына парының иңнәренә кагылып алды. Тегесе дә җавап рәвешендә сөйгәненең муенына башын терәде. Әйтерсең лә бу аларның үзләре дә белештерми бер-берләре белән соңгы кат бәхилләшүләре иде…
Шулчак… Һаваларны ярып, ике тапкыр ату тавышы яңгырады. Тирә якка зәһәр дары исе таралды. М. озын кунычлы кереш итекләрен киеп, табышы артыннан күлгә атлады. Әйтерсең лә шушы мескен аккошларда булган аның бар тормышының яме, мәгънәсе.
Табышының берсен кулга төшереп, икенчесенә үрелгән явызның көтмәгәндә мылтыгы суга килеп төште. Авыз эченнән ямьсез мыгырданса да, әнкә аккошны эләктерә алмады ул. Чөнки анысының канат очы гына яраланган иде. Әткә аккош җан бирер алдыннан гәүдәсе белән аны капларга өлгергән булган күрәсең. Әнкә аккош бар көчен җыеп һавага күтәрелде. Өенә таба атлаучы М.ның артыннан үзәк өзгеч тавыш белән ачыргаланып кычкыра-кычкыра очты ул. Ахырда парына берничек тә ярдәм итә алмаячагын аңлады бугай мескенкәй, соңгы көчен җыйнап биеккә-биеккә күтәрелде дә, яшен тизлеге белән атылып, М.ның аяк очына килеп төште. Бу хәлдән бәгыре туң күчәнгә әйләнгән ир дә әллә нишләп, имәнеп китте. Парсыз калган аккошларның шул рәвешле үз-үзен һәлак итүен ул берничә кешедән ишетеп белә иде. Шулчак ниндидер бер эчке тоемлау белән шом биләп алды аның җанын. Шулай да табышын хатынына сүзсез генә кертеп атты да, үзе аш бүлмәсенә кереп, калтырана-калтырана стаканга хәмер койды. Бер тында эчеп куйды. Тагын салды, тагын эчте. Әмма хәмер никтер алмады аны.
Хатыны М.ның холкын белгәнгә, артык берни дә төпченеп тормады, аккошларның йонын йолкырга дип, мунчага таба атлады. Үзе күңеленнән: «Ярый әле кызыбызны вакытында әбисенә җибәргәнмен, юкса бу кошларны жәлләп, елар иде тагын», – дип уйлап куйды.
Бер-бер артлы ризыксыз гына кабул иткән хәмер тора-бара үз эшен эшләде тагын. Гәүдәсе ойый башлаган М. өстәл артында гына тәмәке кабызып җибәрде. Хәмер белән тәмәке бергә кушылып, аны бөтенләй изрәтте. Башын өстәлгә салып, шундук гырлый да башлады. Мизгел эчендә ут бөтен өй эчен камап алды. Хатыны шарт-шорт килгән тавышларга сискәнеп, мунчадан йөгереп чыкканда, йорт инде дөрләп яна, кырына якын килерлек түгел иде.
М.ның күмерләнгән гәүдәсен икенче көнне генә хәрабәләр арасыннан көчкә җыеп алдылар. Бер гөнаһсыз җаннарны кыйган вәхшине каргыш-рәнҗешләр менә шулай үз гомере белән түләтте.
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,
Азнакай шәһәре

Комментарии