- 30.04.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №17 (25 апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Безнең чор балалары иртә җитлекте. Алтынчы класста укыган Дифкать абыемны дәрестә шукланып утырганы өчен укытучыбыз Әминә апа әткәйгә зарланмакчы булгач, ул аны: «Балигъ булган инде, үз башы үзендә», – дип кырт кискән иде. Укытучы Әминә апа аның бу сүзләренә озак гаҗәпләнеп йөрде әле. Ә инде җиденче сыйныфны тәмамлап, урта мәктәпкә укытырга киңәш иткәч: «Мин балаларны суярга симертмим, эшләп тамакларын туйдырсыннар», – дип җавап бирде…
Әткәй үзе сабый чагында ук әти-әнисез калып, абыйдан да иртәрәк үз көнен үзе күрә башлагач, гаҗәпләнергә дә кирәкмидер.
Миннән өч яшькә генә зур абыем мәктәпне тәмамлаганда ундүрт яше дә тулмаган иде. Икенче көнне үк ул колхоз сыерларын көтә башлады. Абыемның сүзе безгә закон булды. Бер генә әйтте, берәгәйле булды. Аның моңа хакы да бар иде. Аңа каршы әйтергә уебызга да кермәде.
Еллык эшкә исәп-хисап ясагач – авыл җирендә элек аны ел ахырында ясыйлар иде, хәзер ничектер – иң беренче хезмәт хакына әнкәйгә мутон якалы кара пәлтә алып кайтты. Әнкәй ул пәлтәне матур итеп кия дә алмады – кич клубка миңа кидереп чыгарып җибәрде. Ә мин дус кызым белән, арттан үзебез яшендәге егет кисәкләре иярә күрмәсен, дип, күрше бакчалары аша кайтканда кадакка эләктереп ерттырдым.
Абыем үзенең дә өс-башын рәтләде – Мөдәррис исемле фырт егетнең үзе киеп туйган көзге пәлтәсен сатып алды.
Ул чагында авылда трахома зәхмәте бар иде. Аны дәвалау өчен җәйге каникулларда махсус лагерьлар оештырдылар. Алтынчы сыйныфны тәмамлагач, мине Пучы мәктәбендә оештырылган шундый лагерьга җибәрделәр. Өйгә мин алты айдан – яңа елдан соң гына кайттым. Лагерь срогы беткәч, дәвалауның файдасы тигән балаларны өйгә җибәрделәр, ә мине берничә бала белән Пучы больницасына салдылар. Безнең аерым йорттагы палатада барлыгы унлап кеше, минем яшьтәге бер кыз, бер малай да, бер бабай да, әби дә, төрле яшьтәге кешеләр дә бергә иде. Бүлмәбез күп функцияле – шунда теш тә дәваладылар.
Берничә айдан мине дәвалауның файдасы булмагач, үзебезгә якын Мәчти участок больницасына җибәрделәр. Монда тагын да күңеллерәк – бер минем өчен аерым палата тотмаслар бит – аборт ясатучы хатыннар белән бергә салдылар. Хәтта үземнең мәктәп укытучысы да кереп чыкты. Укучысы алдында уңайсызланган иде – башкалар тынычландырдылар – үзенең дә күрәселәре бар әле, диделәр…
Шушы хәлдән соң мин үз-үземә 25 яшькә хәтле кияүгә чыкмаска ант иттем. Сүземдә тордым да. Шул яшькә җиткәч, кияүгә чыгарга вакыт икәнен аңлап, тирә-ягыма күз салсам – барысы да өйләнеп беткәннәр. Яшьрәкләре дә азайган. Табуы кыенгарак туры килде… Шулай да ялгыз калмадым, 27 яшемдә булса да насыйбым очрады. Аның каравы теге хатын-кыз михнәтләреннән котыла алдым.
Сүземнән читкәрәк кителде. Менә шул, ярты ел буена туп кебек типкәләп йөртсәләр дә трахома зәхмәте калды. Бу зәхмәтне 17 яшемдә Минзәләгә күзлек рецепты яздырып алырга баргач, Дәминова дигән табиб бер атна эчендә юкка чыгарды. Авыр туфрагы җиңел булсын.
Өч ай гына укырга туры килгәч, көзге сынауга калдым. Ул чагында бер дә исем китмәде. Мин дә абыем кебек, укуны тәмамлагач, эшләргә, акча табарга теләдем. Бригадир Гомәр абый хат ташучы булып эшләргә кушкач, бик эшлисем килсә дә, җибәрмәделәр. Буем бәләкәй, ябык булгач, өйдәгеләр жәлләгәннәрдер дә инде. Аннан соң өйдә дә эш күп, әнкәй дә озаклап больницада ята. Ул юкта ишле семьяга көн аралаш бер күәс ипи салам, ипиемнең уңмаган чаклары да күп. Сыерын савам, суын ташыйм, ашарга пешерәм. Кич дус кызларым белән клубка да чыгасы килә. Башта буем бәләкәй булгач, мәктәп баласыдыр дип клуб мөдире куган иде, соңыннан «зур» кыз булуымны белде тагын.
Ә болай башка вакытта буй бәләкәй, ябык дип тормадылар анысы – ат урынына җигелдек. Җиде-сигез бала табып, аларны өйдә караучысыз калдырып, колхозда таякка эшләп йөргән ата-ана баласын авылда ничек тә калдырмаска тырышты. Мин дә бер ел шулай иза чиккәч, әнкәйнең яныннан җибәрәсе килмәсә дә урта белем алырга булдым. Ә ул чагында урта белемлеләрнең койрыгы сыртта иде – теләсә кайсы уку йортына юл ачык, акчалы җиңелрәк тә эшләр бар… Урта белем алган кеше авылныкы түгел инде… Шулай итеп, өй саен алты-сигез бала үскән ихаталар әкренләп бушый башлады.
Абый да вакыты җиткәч Армия хезмәтенә китте, язган хатларында укырга киңәш итте. Ә инде минем борыныма күзлек тә менеп эленгәч, сыер койрыгы белән күзлегеңне селкеп кенә атачак, дип, алга таба укырга дигән теләгемне ныгытты, кулыма акча тоттырып, Казанга озатып җибәрде.
Абый армиядән кайткач, ул да авыл кешесе түгел иде инде. Кадрлар һәркайда кирәк чак – абый шикеллеләр бигрәк тә – аны Актаныш сельхозтехникасы оешмасының баш инженеры өебезгә үк килеп алды. Шулай да абыйның авылдан алай ук тиз китәргә нияте юк иде әле – ишле гаиләгә йортыбыз бәләкәй, яңа йорт җитештерә башлаган чак кына. Аңа карап, башлаган эш тә ярты юлда калмады, абый да ай саен вакытында түли торган эшкә урнашты. Ул чагында бик кирәкле булган аккумуляторчы булып эшли башлаган иде, шуның белән пенсиягә дә чыкты. Ата-анасына булышып, килен төшерергә яңа йорт җиткереп, 27 яшен тутыргач кына өйләнде ул. Хатынын да укытты, читтән торып финанс институтына укырга кертте, яшь баласын алып калып, ул юкта өйдәге сыерын савып, имтиханнарына җибәрде. Үзе кичке урта мәктәпне тәмамлады. Ике улына да югары белем алдыртты. Хәзер алар үз өлкәләрендә абруйлы белгечләр.
Менә мин хәзерге яшьләргә карыйм да аптырап куям. Һаман әти-әнидән нәрсәдер кирәк аларга. Без исә ундүрт-унҗиде яшьтән өлгергән алма агачыннан төшкәндәй аерылдык та аларны башкача борчымадык. Киресенчә, хезмәт хакларыбыздан аларга бүләкләрен дә җибәрергә тырыштык. Үзебез артыннан энеләребез-сеңелләребезне тарттык. Таянырга без булгач, аларга җиңелрәк булды инде. Ә хәзерге яшьләр һич тә олыгая белмиләр. Нәфесләре дә башкача. Аларга барысы да берьюлы булсын – тик кемдер китереп бирсен. Күп ата-ана балалары кредитын түләр өчен пенсиядә килеш эшләп йөри. Кая монда өй тутырып бала табу! Бер-икесен дә аякка бастырып булмый. Ярый әле эш бар. Шәһәрнең ни дисәң дә ул яктан өстенлекләре күп. Авылны макта, шәһәрдә тор, диюләре бер дә буш сүз түгел.
Әткәйләр дә, әнкәйләр дә юк инде. Аларны яңа йортлы итәргә күп көч куйган абыебыз үзе дә әткәйнең яшен узды. Һаман да безнең өчен аның һәр сүзе закон, һаман да ул әткәбез урынына калган олы абыебыз. Һаман аннан үтә алмыйбыз. Без аның булуы белән бәхетле дә. Җиңгәбез белән икесе шулай безгә терәк булып яши генә күрсеннәр!
Сәмига СӘҮБАНОВА,
Казан шәһәре
Комментарии