Күрше тавыгы күркә булып күренә

«Безнең гәҗит»нең 2020нче елгы 28нче октябрь санында басылып чыккан «Күрше кызы төне буе су агыза» дигән язманы укыгач, җәен бакчада бер танышым сөйләгән гыйбрәтле хәлне язам әле. Менә ни сөйләгән иде ул...

Ике күрше гомерләре буена бер-берсе белән аралашып, дус-тату яшәгәннәр. Инде олыгаеп, бала-чагалары үсеп җитеп, таралышып үз көннәрен үзләре күрә башлагач, Әминә әбиләрнең күршеләре шәһәргә балалары янына торырга киткән. Китмәсләр иде, Әминә әбинең ахирәтенең хәле начарланган. Өй эшләрен алып бара алмаслык хәлдә иде. Балалары көчләп диярлек алып киттеләр. Әминә әби белән карты бу хәлне бик авыр кичерделәр. Билгеле инде, гомерләре буена бер-берсенә керешеп, хәлләрен белешеп, кирәк чакта булышып йөргәннәре онытылмый шул.

Берәр ел чамасы буш торгач, бу йортка читтән кайтып олырак кына яшьтәге бер пар урнашты. Үзләре бик тырышлар, яз башлангач та күп итеп тавык чебиләре алдылар, әби аларны карый, бакчасында яшелчәсен үстерә. Карты каралты-кураны, коймаларны төзәткәч, йортларына ямь керде, матурланып китте. Бабайлар дуслаштылар, үзара киңәшеп, кирәк чакта булышкалап алалар. Тик Әминә әби генә күрше карчыгы белән дуслашып китә алмады. Картына әледән-әле:

– Кара инде син боларны, әллә кайдан кайтып төштеләр дә, үзләрен әллә кемгә санап йөри башладылар. Чебиләрен генә кара, инде тавык булып үсеп җиттеләр. Безнекеләр әле һаман да аларныкы кадәр булып үсеп китә алмый.

Карты аңа каршы:

– Әй, карчык, юкны сөйләмә инде, безнекеләр дә аларныкы кебек үк үсә. Әйтәләр бит, кеше тавыгы күркә булып күренә, дип. Син күршенең карчыгы белән якынаеп китә алмыйсың, һаман да ахирәтеңне уйлыйсың.

Менә җәй үтеп бара, утырткан яшелчә-җимешләр дә өлгерә башлады. Әминә әбинең күршеләре ягында утырткан кабакларының бер тармагы аларга кереп зур гына кабак үстереп ята. Әминә әби күршесенә: «Көз җиткәч, кабакны миңа бирерсең, ул минем кабак», – дип әйткәли башлады.

Күршесе аңа:

– Ярар үсеп җитсен әле, – дип әйтеп куя иде.

Җәй айлары матур булды, вакытында яңгыр яуды, кояшлы җылы көннәре дә картларны шатландырып торды. Әминә әбинең кабаклары берсеннән-берсе зуррак булып түтәлләрендә тәгәрәшеп үстеләр. Аларны күреп карты: «Кая куеп бетерербез боларны?» – дип аптырый иде. Әминә әби бер көнне күршесенә: «Күршем, кабакларым күп булды, син инде теге сезнең якка чыгып үскән кабакны үзеңә алырсың», – дип әйтте дә өенә кереп китте. Күршесе рәхмәтен әйтергә дә өлгерми калды.

Әминә әби карты белән гадәттәгечә иртән бакчаларына чыктылар. Бүген алар кабакларын җыеп алырга уйладылар. Күршеләре генә нишләптер бакчаларына чыгарга ашыкмады. Ачык тәрәзәләреннән борынны ярып тәмле ис килә. Менә капкалары ачылып китте дә, парлашып, Әминә әбиләргә юнәлделәр. Бабай аларны каршыларга китте. Әминә әби дә бер талпынып алды да, туктап калды. Шул мизгелдә үткән хатирәләр исенә төшеп, йөзендә елмаю чагылды, күңелен тырнап торган киеренкелек юкка чыкты. Бабай капкаларын ачып, күршеләрне кертте.

Күрше карчыгы Әминә әби янына килеп:

– Күршем, монда күчеп килгәнебезгә инде байтак вакыт узды, якыннан танышып, сөйләшеп утырганыбыз юк. Мин бүген теге безнең якта үскән кабактан бәлеш пешердем. Әйдәгез, бергәләп, табын янында якыннан танышып, чәй эчеп сөйләшеп утырыйк, – дип, аларны үзләренә кунакка чакырды.

Шул көннән башлап, читтән кайткан күршеләрендә кабак бәлеше, башка тәм-томнар белән сыйланып, якыннан танышып алгач, ике күрше бик тату булып, бер-берсенә кунакка йөрешеп яши башладылар.

«Күрше хакы – Тәңре хакы», «Ерак кардәштән тату күрше яхшы», ди халкыбыз. Дөрес, туган-тумача белән хәзер сирәк аралашабыз, күбрәк телефоннар аша гына хәлләрен белешәбез. Ә күршеләр белән көн саен күрешәбез, тату, тыныч яшәү бары тик үзебездән генә тора. Без үзебез күршеләрдән уңдык. Бер-беребезнең хәлен белешеп, исәнләшеп торабыз.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии