Чын дөреслек хәзер ачыла

Чын дөреслек хәзер ачыла

«Без дә окоплар казыдык» («БГ» № 46, 24 ноябрь, 2021 ел) дигән язманы дулкынланып укыдым һәм кулыма каләм алырга мәҗбүр булдым. Аеруча сугышка әзерлек эшләрен оештыру турындагы мәгълүматлар тетрәндерде. Без республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә яшәүчеләр болар турында берни белми укыдык һәм яшәдек. Чөнки чын тарихи дөреслекне бездән яшерделәр.

Икенчесе – халыкның кан-яшь түгеп яшәгән елларда кайбер хуҗалык җитәкчеләренең, авыл советы рәисләренең вәхшилекләре. Андый кешеләр безнең якларда да булган. Әхтәм, Нурислам Миннекәевләрнең һәм хатын-кызларның тау-таш ватып окоп казулары сугыш елларындагы үсмер балаларның һәм хатын-кызларның хезмәт батырлыклары һәм газапланулары онытылырга тиеш түгел иде.

Нурислам ага шул елларда кулланылган эш коралларын: чүкеч һәм зубилоны тимер-томыр урлап сатучылардан саклап торам дип яза. Чыннан да, мондый тарихи кораллар уйсыз бәндәләр кулына эләкмәсен иде. Минем бер тәкъдимем бар: бәлки, авыл җирлегендә музей бардыр? Анда булмаса, район музеена илтсә дә була. Нурислам ага үзе оештыра алмаса, мәктәп коллективы яки авыл җирлеге бу тәкъдимне игътибарга алып, эш коралларын музейга урнаштырып, фотоларыннан стенд (яки башка вариант) оештырсалар, шул чор балаларына – бик зур хөрмәт, яшь буын өчен патриотик тәрбия чарасы булыр иде. Безнең Азнакай шәһәрендә сугыш чоры балаларына багышлап монумент куелды.

Илгиз ШАКИРҖАНОВ

Азнакай районы Урманай авылы

Комментарии