«Шту» син, «Безнең гәҗит»сез буламыни?!

«Шту» син, «Безнең гәҗит»сез буламыни?!

Без укучыларыбыздан атна саен 30лап хат алабыз. Әле бу электрон почта аша килгән хатларны санамыйча гына! Ә бу арада хатлар 30 гына түгел, ике тапкырга күбрәк тә булгандыр. Анкета сораулары бастырган идек бит – тырыша-тырыша шуларга җавап яздыгыз.

Хатның анкета җаваплары икәнен белеп алуга, бөтен редакция белән җыелышабыз да кычкырып укып чыгабыз: нәрсә язганнар, нинди киңәш-тәкъдимнәр әйткәннәр? Тәнкыйтен дә «мыекка чорнап» куябыз. Барысы да укучыларның газетабызны тагын да яхшырту өчен әйткән сүзләре бит! Инде менә, ниһаять, анкеталарга күзәтү ясар чак та җитте. Укып карагыз әле, үзегезнең җавапларны табарсызмы икән?

ТИРАЖ КҮПМЕ?

2018нче елның беренче яртысына «Безнең гәҗит»нең Татарстанда һәм Русиядә гомуми тиражы 14500 булды. Шунысы сөендерде: укучыларыбызның күбесе оптимист икән. «БГ»нең дә тиражын оптимистик рухта фаразлаганнар. Кызганыч, язылу бәяләре арту (ә аны без түгел, почта арттыра!), почтаның начар эшләве, газеталарның вакытында тапшырылмавы, югалу очраклары күп булу, халыкның әкренләп мәгълүматны электрон форматта алуга күчә баруы һәм башка сәбәпләр аркасында тиражыбыз бераз кимеде. Безнеке генә түгел, бөтен матбугат чарасыныкы да шулай ул. Ләкин тугры укучыларыбыз безнең белән калды! Бу елда да бездән аерылмаганыгыз (ә кемгәдер – безгә кушылганыгыз) өчен рәхмәт. Сез – безне, ә без сезне сөендереп торыйк!

Апас районыннан Илдар Сәйфетдинов исемле укучыбыз: «Тиражыгыз әллә 15 мең була, әллә юк», – дип хәйләкәр генә җавап биргән һәм 15 меңгә тула алмауның сәбәпләрен анализлап та күрсәткән. Беренчедән, түләүләрнең күп булуы, бәяләрнең көннән-көн артып торуы тиражга начар йогынты ясый, дигән: «Укырга бик теләсәң дә, «БГ»сез торып була, ә ашамыйча торып булмый». Икенчедән, газетага үпкәләүчеләр булса, алар да бүтән язылмаячак, дигән. Илдар әфәнде үзе дә үпкәләгән һәм безне бик каты куркыткан әле: «2017нче ел башында ук сезгә бер мәкалә җибәргән идем, әле һаман да чыкмады. Әгәр дә язмам 2018дә дә дөнья күрмәсә, мин дә сезнең белән саубуллашырмын дип торам. Инде сез чыгармасагыз «Акчарлак» белән сөйләштем, ярар, чыгарырбыз, диделәр. Менә тагын тиражыгыз 15 меңгә тулмый дигән сүз». Илдар әфәнде, иң элек хатыгызның ни өчен басылмавын ачыклап бетерергә кирәк иде. Редакциянең телефоннары күрсәтелгән бит, шалтыратасыз да сорыйсыз. Ә инде ни сәбәпледер язмагызны бастырмаган өчен генә безнең белән хушлашып, башка газета сайларга уйлагансыз икән, бигайбә, көч белән тотып тормыйбыз. Безне, гадәттә, үз язмаларын бастыру мәйданы булганга түгел, башкаларның да язмаларын уку, ил-көндәге вазгыятьне тарафсыз һәм гадел итеп яктырткан мәкаләләр белән танышып бару өчен яздыралар шул. Һәм хушлашасы килгәннәр сезнең кебек шарт куймый гына хушлаша.

Тираж турындагы сорауны конкурс соравы итеп игълан иткән идек. Төгәллеккә иң якын кеше Кайбыч районы, Кече Кайбыч авылында яшәүче укучыбыз һәм даими авторыбыз Алмаз Низаметдинов (укучылар аны Алмаз Минһаҗ дип белә) булып чыкты. Аның фаразы – 14550. Икенче якын килгән кеше – Рәшит Фәйзриев, ул 14770 санын атаган. Ләкин Чаллыдан Марс Яһудин кебек үк төгәл кеше булмады. Шаян телле укучыбыз: «Безнең гәҗит»нең гомуми тиражы газетага язылучылар санына тигез булыр дип фаразлыйм», – дип язып җибәргән. Без Марс әфәнде белән бик үк килешеп бетмибез үзе, бер газетаның кулдан-кулга йөреп, тагын әллә ничә кеше тарафыннан укылуын әйтеп-язып торалар чөнки. Шулай да, оригиналь җавабы өчен, Марс Яһудинны өченче җиңүче дип игълан итәбез.

КАЙСЫ СӘХИФӘ ОШЫЙ, КАЙСЫ ОШАМЫЙ?

«Кайсы сәхифә ошый?» дигәндә укучыларыбыз бөтен сәхифәләребезне диярлек санап чыккан: «Соңгы сәгатьтә», «Илдә ниләр бар?», «Мөхәррир сүзе», «Безнең гәҗит»тә «Азатлык», «Әйтер сүзем бар», «Алло, «Безнең гәҗит»ме?», «Ай-һай хәлләр», «Ахырзаман галәмәтләре», «Сәламәт булыйм, дисәң», «Киңәшле эш таркалмас», «Иманга юл», «Гыйбрәт ал», «Яралы язмышлар». Гадәт буенча, «Татарча сериал» сәхифәсе генә икегә бүленгән. Берәүләр аны көтеп алып укыйбыз дисә, «сериал кирәкми» диючеләр дә табылган. Намаз вакытларын биреп баруыбыз өчен аерым рәхмәт әйтүчеләр дә шактый. Кыскасы, һәр сәхифәнең дә үз укучысы барлыгын белеп куандык. Әнә бит Саба районы, Юлбат авылыннан Фәһимә Шакирҗанова нәрсә дип язган: «Газетаны алуга, беренче эш итеп, сканвордны чишәм. Аннары «Көлсәң-көл инде!»не, аннан беренче биткә күчеп, «Соңгы сәгатьтә» сәхифәсен укып чыгам. Газетаның бу өлешләрен уку чәй өстәле артында башкарыла. Өстәл янына тәлинкәләр, чынаяклар белән бергә газетаны да алып килеп утырам, ягъни рухи азыкны да шунда алам. Ә калганын кичен эшләр тәмамлангач дәвам итәм».

«Нинди сәхифәләр ошамый?» дигән сорау да биргән идек. Балтач районыннан Әнисә Хәбибрахманова: «Артистлар тормышы турындагы сәхифәләр ошамый. Телевизорны ачсаң да гел шулар», – дигән. Ә без «БГ»дә артистларны «таба алмый» тилмерәбез. Бездә аның аерым сәхифәсе дә юк бит. Ә сораучылар бар. Спас районы, Иске Рәҗәп авылыннан Наилә Хәлиуллина: «Сирәк кенә булса да, артистлар турында да язсагыз ярый», – дигән әнә. Казаннан Рузалия Шәйдуллинаның да олы яшьтәге, онытылып бара торган артистлар турында укыйсы килә икән.

Сүз башы бит «ошамый»лар турында иде. Казаннан Фәрдия Җиһаншина: «Вак-төяк язмалар (мәсәлән, ике күршенең ызгышы, хатын белән ирнең талашуы) белән газетаны чүпләү кирәкме икән?» – дип риторик сорау рәвешендә язып җибәргән.

«Спорт темасы ошамый» диючеләр дә бар. Югыйсә «БГ»да иң кыерсытылган тема бит ул спорт! Чөнки аңа урын бирмибез диярлек. «Спортка урын бирмисез» дип шелтә белдерүчеләр дә арта бара. Питрәч районы, Шәле авылыннан Мансур Вәлиев та: «Спортка урын бирмисез, ә Татарстанда спорт бик алга киткән бит», – дип, «яратып кына тәнкыйтьләп» алган.

Яраткан авторларыгыз исемлегенә, редакциябез журналистларыннан тыш, Халисә Шәйдуллина, Марс Яһудин, Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәле, Нәкыйп Габделбәр, Гөлчәчәк Садретдинова-Хаҗиева, Вакыйф Кыямов, Әхтәм Мөхәммәтҗанов, Динә Камалетдинова, Рәис Якупов, Нурислам Галиев, Рафилә Фәттахова, Гөлнур Васыйлова, Рафаэль Сальмушев, Алмаз Минһаҗны керткәнсез. Болар бар да – безнең даими авторларыбыз. Газетабызны алардан башка күз алдына да китереп булмый инде.

ПРОГРАММА ҺӘМ СКАНВОРД – КИРӘКМЕ, ЮКМЫ?

«Программа кирәкме?» дигән сорауны без һәр елны бирәбез. Һәм, әгәр бөтен кеше дә «кирәкми» дип язса, аны бетерербез дә, дип уйланабыз. Тик «программа кирәк» дип язучылар да бар. «Бер генә газета алдыручылар нишләргә тиеш, әлбәттә, программа кирәк!» дип яза алар.

«Татарча каналларның гына программасы булса да җитә», – дигән җаваплар да күренде. Бүген татарча өч ярым канал бар (яртылысы – «Россия» каналы «эченә» кереп алучы «ГТРК Татарстан» тапшырулары). Ул өч ярым каналның гына программасын бирсәк, газетаның бер полосасы да тулмаячак, ул ярты-порты бит визуаль яктан бик ямьсез булып калачак. Аннан соң бер генә газета алдыручылар да барлыгын онытырга ярамый бит, ә аларның өч ярым канал белән генә чикләнәсе килмәсә?

«Сканворд кирәк» диючеләр, «кирәкми» диючеләргә караганда, күбрәк булып чыкты. Әлмәт шәһәреннән Нәфисә Харисова: «Сканвордсыз газетаны күз алдына да китерә алмыйм, газета килүгә, башта тиз генә шуны чишәм», – дип язган. Рәшит Фәйзриев: «Сканворд кирәк, ләкин катлаулырак булса яхшырак. Хәзерге вакытта сез бирә торганнары шул кадәр гади, аларны әбиләр 10 минутта чишеп аталар», – дигән.

Сүзнең очын югалтмый гына, бер мәзәкне искә төшереп китик әле. Бер картның ике кызы булган. Бер кызы чүлмәк ясый, икенчесе иген игә икән моның. Карт нәрсә теләргә белми аптырый икән: яңгыр теләсә – чүлмәкче кызына зыян, кояш теләсә – игенче кызының эше уңмый. Шулай гаҗиз булгач, карт әйтеп куйган, ди: «И Аллам, син үзең белеп тигезлә инде шунда». Шушы мәзәктәге шикелле, «программа һәм сканворд кирәкме» дигән сорауда да, сезнең рөхсәт белән, үзебез тигезләп куярбыз инде, яме?! Берьюлы чүлмәкчегә дә, игенчегә дә ярап бетеп булмас ул.

ГАЗЕТАНЫ КАЙЧАННАН УКЫЙСЫЗ?

«Шифалы гәҗит» белән «Серләр гәҗите»н даими рәвештә укып баручы укучыларыбыз да, алар турында бөтенләй ишетмәүчеләр дә бар икән. Әлеге газеталар турында «БГ»дә еш язабыз, беренче биттә язылу индексларын да күрсәтәбез, игътибарлы булыгыз.

«Безнең гәҗит»не чыга башлаган көненнән бирле алдыручылар байтак булып чыкты. Мамадыш районы, Түбән Сон авылыннан Саймә Исмәгыйлева: «2003нче елдан бирле алдырам. Почта бүлеге мөдире булып эшли идем. Яхшы газета икәнен аңлагач, кешеләрне дә язылырга өндәдем», – дип язган. Арча районы, Мөндеш авылыннан Сөгъдә Мөхәрләмова да газетабызны беренче мәртәбә 2003нче елда кулына алган – күршесеннән алып чыгып укыган. «Укып чыктым да, карале, бик шәп газета икән бу, дип, үзем дә язылдым. Кунак кебек көтеп алам», – дип язган укучыбыз.

Мамадыш районы, Олыяз авылыннан Азат Һадиев, «БГ»га язылдыгызмы?» дигән сорауга кыска һәм оста итеп җавап биргән: «Язылдык. «Шту» син, «Безнең гәҗит»сез буламыни?!» Казаннан даими авторыбыз Рәфкать Ибраһимов та җылы сүзләр язган: «Үзем исән-сау булганда, газета чыгып торганда, һаман да яздырачакмын Аллаһ боерса. Бәйрәм вакытларында газета чыкмый калса, әллә нәрсә җитмәгән кебек була, сагындыра». Язылуларын дәлилләп, конвертка квитанция, хәтта чекларына кадәр салып җибәрүчеләр дә бар, рәхмәт яугыры!

Күпчелек укучыларыбыз газетаны хәзерге форматта, ягъни А3 форматында калдыру яклы булып чыкты. Мамадыш районы, Олыяз авылыннан Азат Һадиев җавабын болай дәлилләгән: «Кечкенә форматтагы газеталарны халык кабул итеп бетерә алмый, «вак-төяк» язучы дип саный». Шул ук вакытта, мәсәлән, Удмуртиядән Нәҗип Камалов: «24 битле булып чыксын, китап итеп укырбыз», – дигән. Байтак укучыбыз «Нинди форматта чыгуы мөһим түгел, эчтәлеге генә үзгәрмәсен» дигән вариантта тукталган.

КИҢӘШЕ ДӘ, ТӘНКЫЙТЕ ДӘ МӨҺИМ

Иң «тәмле» сорау «БГ»га нинди киңәшләрегез, тәнкыйтегез бар?» дигәне иде. Бу сорауга тәфсилле җавап язганнарга икеләтә рәхмәт!

Киңәшләрне байтак биргәннәр, тәнкыйте дә бераз тамган. Казаннан Кәүсәрия Абдуллина: «Шрифтны зурайтып булмыймы?» дигән. Гомуми стандартлар буенча безнең шрифт алай ук кечкенә саналмый. Шрифтны тагын да зурайтсак, язмалар, сәхифәләр кими дигән сүз. Ә бит үзегез «кызыклы язмалар күбрәк булсын иде» дигән тәкъдимне еш әйтәсез.

Балтач районыннан Әнисә Хәбибрахманова: «Соңгы биттәге «Көлсәң-көл инде!» сәхифәсе газетагызның дәрәҗәсен төшерә. Ул урам анекдотлары яхшылыкка өйрәтми бит», – ди. Мөслим районы, Тат-Шуран авылыннан Зарип Гарифуллин: «Дәвамлы әсәрләрне бастырмагыз. Элек укыганнары онытыла бара, искә төшереп булмый», – дип яза.

Киңәшләргә килгәндә, укучыларыбызның чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез тормышын яктырткан язмаларны, балалар почмагын, үзләренең рецептлары белән уртаклашу өчен «Кулинар почмагы»н (Гөлсинә Дәүләтгәрәева, Тукай районы, Югары Байлар авылы), машина йөртүчеләр, мал асраучыларга киңәшләр (Мансур Вәлиев, Питрәч районы, Шәле авылы), милләт өчен тырышучы шәхесләр белән әңгәмәләр (Алмаз Низаметдинов, Кайбыч районы, Кече Кайбыч авылы), «Яшьләр почмагы», татар халкы тарихына багышланган сәхифә (Рәшит Фәйзриев) һ.б. күрәселәре килә икән.

Без бу анкетаны газетабызда кызык өчен генә бастырмадык. Һәр киңәш исәпкә алыначак, һәр тәнкыйтькә колак салыначак. Сезнең җаваплар нигезендә, газетабызны тагын да яхшырту юнәлешендә эш алып барачакбыз. Ә күзәтүне Казаннан Ринат Ризванов сүзләре белән төгәллисе килә: «Газета укучыларга мөрәҗәгатем бар минем. «Безнең гәҗит»не укып бетергәч тә ташламагыз, таныш һәм таныш түгел кешеләргә бирегез, таратыгыз. Бу газета турында күбрәк кеше белсен!»

Атнаның чәршәмбесен

Көтәм түземсезләнеп.

Килсә «Безнең гәҗит»ем

Ташлыймын мин бар эшем.

Зөлфирә ГАЙНАТУЛЛИНА,

Алабуга шәһәре

Кыю язмалар белән

Сөендереп торыгыз.

Эчтәлеге бигрәк яхшы,

Һәрчак шулай языгыз.

Сөгъдә МӨХӘРЛӘМОВА,

Арча районы, Мөндеш авылы

Хатларга күзәтүне Фәнзилә МОСТАФИНА ясады

Комментарии