Яңа китап бите ачылгандай

Җәй айларында Казан телевидениесендә яңа тапшыру пәйда булды. Ул «Татар әдәбияты дәреслеге» дип атала. Баштарак мин аны чираттагы нотацион тапшыру микән, дип, шикләнебрәк карый башлаган идем. Филология фәннәре докторы Дания Заһидуллинаның тәүге чыгышы ук күпләрнең ихтирамын яулагандыр дип уйлыйм. Мондый ихлас чыгыш ясаганны күптән күргән юк иде кебек тоелды. Казан телевидениесендә яңа битләр ачылгандай булды.

Аның һәр дәресе татар әдәбияты тарихындагы бер чорга багышлана. «XVIII гасыр татар әдәбияты», «XIX гасырның дүртенче чоры әдәбияты» һәм башкалар. Мин «XX гасыр башында татар әдәбияты тарихы»на тукталмакчымын. Без бу чор хакында күп укыган, күп тыңлаган кешеләр бит инде.

Дания ханым бу юлы ике төп шәхескә тукталды: Гаяз Исхакый һәм Габдулла Тукай. Мин заманында университетның әдәбият бүлегендә имтиханнарны «отлично»га биргән кеше. Әмма шулай да үзем өчен бу тапшырудан бик күп яңалык ачтым. Әлбәттә, без студент чакта Гаяз Исхакый тыелган шәхес иде. Аның иҗатын без ул чакта белмәдек. Аның күп телләрдә язганын, әле яшь чагында ук гарәп, фарсы телләрен тирәнтен өйрәнгәнен, соңрак Европа илләре телләрендә дә әсәрләр иҗат иткәнен бүген дә белми идем әле. Бөтен Европада, Төркиядә аны ихтирам иткәннәр. Ә без аның хакында бихәбәр булып яшәгәнбез. Хәлбуки, аны бүген дә безнең игътибар үзәгендә дип әйтеп булмый. Гаяз Исхакыйның 1991нче елда Казанда чыккан «Зиндан» китабыннан башкасын күргәнем юк. Анда аның унлап сайланма проза һәм сәхнә әсәрләре басылган. Тик бит болар әдипнең чиксез бай мирасының бер өлеше генә. Аның турында тарихи һәм әдәби чыгышлар да ясалмый.

Габдулла Тукай анысы күптәннән игътибар үзәгендә. Без аның турында бик күп беләбез кебек. Әмма галимә Дания ханым Заһидуллина моңарчы белмәгәннәребезне дә әйтте кебек. Бигрәк тә шагыйрьнең соңгы чордагы иҗаты турында сөйләгәне дулкынландырды.

«И мөкатдәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?

Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз ахрысы.

Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы.

Шат яратса да җиһанга, ят яраткан Раббысы».

Бу юлларны күп тапкыр укыган, сөйләгән булса да, шагыйрьнең шул кадәр дә җан ачысы белән язганын болай ук тойган юк иде әле. Тукайның 100 ел элек язган шигырьләре бүген дә актуаль яңгырый бит.

«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,

Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,

Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,

Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен».

«Татар әдәбияты дәресләре» дип аталган бу тапшыруны киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк. Кайбер тапшыруларны кабатлау да комачауламас иде.

Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,

Башкортстан Республикасы, Бәләбәй шәһәре

Комментарии