- 29.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №47 (25 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Әни… Өч хәреф, әмма ул үзенә бик күпне сыйдыра. Моны дәлилләп, әнинең баласына тормыш бирүен әйтү дә җитәдер. Аллаһы Тәгалә дә, җәннәтне аналар аяк астында, ди бит. Әни булу бәхетенә ирешкәннәр моның мәгънәсенә төшенәдер. Календарьда кызыл хәрефләр белән язылган Әниләр көне барлыкка килү куанычлы хәл, әлбәттә, ләкин бу шушы көнне генә аларны искә төшерү дигәнне аңлатмый. Әлеге көн ил күләмендә Әниләрне хөрмәтләү ул. Шул уңайдан төрле чралар уздырыла. Мин эшләгән «Нефтехим» җәмгыятендә, мәсәлән, гаилә мәсьәләсенә күп игътибар бирелә. Һәм бу эш белән, нигездә, профсоюз комитеты шөгыльләнә. Әйтик, соңгы берничә елда Русия промышленностеның химия тармагы хезмәткәрләре профсоюзы Татарстан республика комитеты күп балалы, инвалид бала тәрбияләүче һәм матди яктан кыенлык кичерүче гаиләләрдә яшәүче әниләргә матди ярдәм күрсәтә. Юк, бераз гына ялгышканмын: ярдәм алучылар арасында әтиләр дә бар. «Предприятиедә ялгыз әтиләр дә эшли. Хатыны инвалид булган ир-атлар да безнең ярдәмгә мохтаҗ», – ди профком рәисе Әдип Хәйруллин. Быел реском бу чарага миллион сум бүлгән, шуның яртысыннан артыгы «Нефтехим»га туры килә. Матди ярдәм алучылар саны өч йөздән артык. Шулар арасында «Нефтехимагропром»ның «Рассвет» филиалына керүче Благодатное авылыннан Венера Пещерова да бар. Венера – тугыз балага гомер биргән ана. Иң олысына 32 яшь булса, кечесе Валериягә – сигез. Бишесе мәктәптә укый икән. 13 оныгы бар. Кызы, әнисе үрнәгендә, җиде бала тапкан. «Күп итеп йорт хайваны асрыйбыз, шуның белән көн күрәбез, – ди ул. – Балаларны иркәләп кенә үстерә алмадым, шул ук вакытта юкка какмадым да. Эш рәтен белеп үсәләр. Кемдер каралты-курада эшләргә яратса, икенчесе тәмле итеп ашарга пешерә. Бәйрәмнәрдә табында, ким дигәндә, биш төрле салат кына була безнең». Пещеровларга профсоюз комитеты матди ярдәмне еш күрсәтеп тора, шулай да алар читтән кергәнгә өмет итеп яшәми, барысын да үз хезмәте белән булдырырга тырыша. Бүген бер улларына йорт салалар икән, кызларына да бу яктан ярдәм иткәннәр. «Башкалардан бер ягыбыз белән дә аерылмый торган гади авыл гаиләсе без. Компьютер да алдык, балаларның телефоны бар. Ит-сөт, яшелчә, җиләк – үзебезнеке. Балалар җәйге каникулларында эшләргә тырыша. Күп итеп каз-үрдәк асрыйбыз. Сәламәтлектән генә аермасын». – ди Венера ханым. Шулай да, бүген күп бала үстерүе авыр дип саный. Барысы да акчага корылган. Җитмәсә, бөтен нәрсәгә бәя артып тора.
Икенче героебыз икенче баласы белән декрет ялында. Гүзәл Кушаева. Ире Владислав белән ике бала тәрбияли: улларына – сигез, кызлары Диләрәгә – бер яшь. «Әни сүзен ишетү бик рәхәт. Балалар бик дус, бала тәрбияләүнең бернинди дә кыенлыгын күрмим». – ди ул. Ә менә профсоюздан матди ярдәм бирүләре аның өчен, чын мәгънәсендә, сюрприз булган. «Башта ышанмадым. Баланы калдырырга кеше булмагач, аның белән барырга туры килде. Чиратсыз гына уздырдылар. Әниләргә шундый игътибарлары өчен профсоюз оешмасына зур рәхмәт», – ди Гүзәл.
Смирновлар гаиләсе турында «Безнең гәҗит»тә язып чыккан идем. Кыскача гына исегезгә төшерим: 2008нче елның декабрь аенда җиде айлык баласын кисеп алу юлы белән тудырган Алсу, медицина хезмәткәрләре гаебе белән, кабаттан аякка баса алмый торган инвалид булып кала. Шул көннән башлап Алсу тормыш өчен көрәшә. Ярый әле ире Юрий мәрхәмәтле, тыштан юаш күренсә дә, чын батыр йөрәкле, бик тәвәккәл һәм үҗәт кеше булып чыга. Язмыш аларга тагын бер сынау әзерләгән икән әле: уллары Альберт начар күрә башлый. Смирновларга гел больница юлын таптарга туры килә. Бу гаиләгә хезмәттәшләре дә, Юра эшләгән завод җитәкчелеге, профком да даими рәвештә ярдәм күрсәтә. Шуңа да Юраны Әниләр көне уңаеннан биредә матди ярдәм алучылар арасында күрү гадәти хәл. Форсаттан файдаланып, аннан хатыны Алсу, улының хәле турында сорашам. Әйе, бу ирнең сабырлыгына сокланмый мөмкин түгел. «Хәлләр бер килеш. Барысы да элеккечә. Улыбыз Альберт та үсә. Тик күзләре начар күрә. Вакытлыча инвалидлык группасы бирделәр. Ел саен медицина тикшерүе узарга кирәк», – ди ул.
Дөрес, матди ярдәмнең күләме, вакытына күрә, зур түгел. «Эш бит акчада түгел, ә сине күрә белүдә, сиңа ихтирам белән карауларында. Бу чараны оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк», – ди матди ярдәм алган Миләүшә Ибраһимова
Нурисә ГАБДУЛЛИНА.
Түбән Кама шәһәре.

Комментарии