Куркак анонимнар мулланы яратмый

Куркак анонимнар мулланы яратмый

Безне бер нәрсә борчый: мәчеткә әти-әни, туганнар рухына дип сәдака бирәбез, әмма ул акчаны муллалар үзләренә үзләштерә. Ни өчен? Ятимнәр, чирлеләр бар ләбаса, акча зиратлар чистартырга, койма куярга кирәк.

Узган җәйне Илгизәр өенә ремонт ясатты, шуның өчен, төгәлрәге акча үзләштергәне өчен аны эшеннән кудылар. Акчадан колак каккач, инсульт кичергән, диделәр.

Яшьлектә, Илгизәр Вильданов хатыны Галия белән авылдан чыгып китәләр. Башта бераз Казахстанда яшиләр, аннан соң Азнакайда яшәп алалар, тагын Казахстанга китәләр. Шулай 40 еллап вакыт үтә. Хатынының анасы үлү сәбәпле, пенсиягә чыккач, кире Урсайга кайтып төпләнергә мәҗбүр булалар. Әниләрен исә икенче кызлары тәрбияли: малларын карый, ир-ат шикелле йорт салып урнаштыра, колхоздан моның өчен бик күп итеп ссуда ала, аны түли. Аннан соң гына үз тормышын кора. Бу кызны Равил Бакиров яхшы белә. Ә инде ирле-хатынлы Вильдановлар, кайтып керү белән мирас дип, баш катыра башлыйлар. Имеш, аларга да тиеш өлешләре бар, ләкин үзләре – бер кадак какмыйча, отпускка кайткан вакытта да, кунактан кунакка йөргән кешеләр. Илгизәрләр энесе Марсельда яшәп көн күрәләр, ә аннары мал-туарлары бетә. Энесе үлә, ә аның хатыны бүген Тымытыкта улында яши. Галияне (Марсельның да хатыны шундый исемле була) теләсә ничек мыскыллыйлар, хатыны өй калдырган сеңлесен дә әллә нинди сүзләр белән рәнҗетәләр. Кече малаена машина сатып алган булалар, тик ул чирли башлый һәм аны саталар. Аның да малае (оныклары) чирли, шуңа бирсәләр икән, тик юк. Үзләренең уллары үлгәч, кеше ярдәм итеп акча бирә. Бу акча киленгә тиеш, әмма ул аңа барып та җитми, Илгизәр белән Галия кесәсенә кереп урнаша.

Илгизәр белән Галия! Сез ана, туганнар хакын хакладыгызмы? Юк. Үзегез дини юлда, имеш. Синең, Илгизәр, анагызны энегезнең хатыны бөтен көченә карап урнаштырды, ә Галия, синең әниеңне – сеңлең. Син карадым диярсең. Ләкин ул аягында булган вакытта гына янында булдың, ә чирләгән вакытында көне-төне йокламый, кашык белән су эчереп, 30 көн буе сеңелең карады. Сез бит аналарыгызны күмәргә дә кайтмадыгыз! Күпме генә акча-алтыннар бирсәгез дә, ана хакын, туганнар хакын хаклый алмаячаксыз. Оят түгелме?

яшьләре аларны да, бу хәлләрне дә белми, ә без өлкәннәр аларга нәфрәтләнәбез.

Сезгә 80 яшьлек Гөлсинә һәм Рәмзия апагыз язды.

Хат азагында аны бастыруыбызны сораганнар. Ләкин биредәге фактларны ничек тикшермичә бастырасың ди инде? Хат авторларының кире адресы да, телефон номерлары да күрсәтелмәгән. Гадәттә, авыл халкы бер-берсен белә, шуңа күрә аларны монда табу әллә ни кыен булмас дип уйлаган идем, ләкин ниятемне тормышка ашыру бер дә, мин уйлаганча, җиңел булмады. Аның каравы, урамда миңа очраган иң беренче апаның исеме – Гөлсинә булып чыкты. Яше генә 80гә җитмәгән. Ул безнең кайдан килүебезне белгәч, почтага җибәрде. Анда эшләүче яшь кенә Настя исемле кыз безгә бик теләп ярдәм итәргә алынды. «Безнең гәҗит»кә язылган кешеләр байтак иде, бу мине бик сөендерде, тик кирәкле кешеләр генә ул исемлектә күренмәде. Эшкә элеккеге почта хезмәткәре җигелде. Ләкин ул да ярдәм итә алмады. Шунда Настя безне ветераннар советы рәисе янына җибәрде. «Ул авыл ветераннарының барысын да яхшы белә», – дип өметләндерде. Тик Рузилә апа да безгә ярдәм итә алмады. Андый кешеләрне белмәвен әйтте.

Шуннан авыл кешеләреннән әлегә хатка мөнәсәбәтләрен кызыксындым. Чынлап та, мәчет хәлләре бик караңгы икән монда. Ә менә элек мулла булып эшләгән Илгизәр әфәндегә каршы сүз әйтмәсәләр дә, аның ата-аналарын күмәргә кайтмавын расладылар.

Инде Гөлсинә һәм Рәмзия апаларны табудан өмет өзгәч, туп- туры Илгизәр мулла янына киттем.

Әллә ничә катлы зур өй күрермен дигән өметем Илгизәр абыйларның капка төбендә үк чәлпәрәмә килде. Гап-гади, башка авыл өйләреннән дә аерылып тормаган, җыйнак, акшарланган бер йорт тора иде каршымда.

Кайдан килүемне белгәч, хуҗалар мине өйгә чакырды. Өй эче яп-якты, чиста һәм матур. Зурлап әйтелгән ремонт күзгә күренмәде. Килеп керү белән үк өстәл өстендә яткан дини китаплар, келәм уртасында кыйблага каратып җәелгән намазлык күзгә ташланды.

Аноним язылган хатны Илгизәр абыйга укытуның куркынычы юклыгын аңлап, аңа бу хатны тоттырдым. Абзый, аны укыганда, бер дә каушап, куркып калмады, киресенчә, көлемсерәп алды. Үзенә карата язылган шундый сүзләрне тыныч кына кабул итте.

ВИЛДАНОВЛАР БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ

Мине тыңлап бетергәч, беренче итеп сүзне Илгизәр абыйның хатыны – Галия апа башлады:

– Өебез ремонт ясалганга охшаганмыни? – диде ул көлемсерәп.

Бу хатта язылган сүзләргә карата нәрсә әйтә аласыз, Галия апа?

– Бу йортны күтәргәч, инде эше беткәч, 1нче май көне без малай белән өй кыекларын буярга дип кайттык. Эшне бетергәч, китәр юлга чыктык. Ул вакытта әле автобуслар йөрми иде. Күршеләрнең абыйлары Бөгелмәдә тора, аның мотоциклына утырып кайтып киттек. Азнакайга килеп кергәч, бәрелеп, мотоциклда тәгәрәдек. Ул абый 1935нче елгы иде, шунда ук үлде. Миңа 32 яшь иде. Бу вакыйгадан соң, 32 көн буе такта өстендә түшәмгә карап яттым.

Бу хатны кем яза икән, безне шулкадәр күралмыйча? (Галия апа моны бик рәнҗеп, ачыргаланып әйтте).

Инсультка килсәк, ул эшен инде чирли башлагач, булдыра алмыйм дип, башка кешегә тапшырган иде. Андагы акчаны үзләштерәбез, имеш… Кем бирә соң ул акчаны? Ярар, бирсәләр дә 10-15 сум бирәләр, шул акчаны үзләштереп буламы? Башы эшләгән кеше аңлар иде, ачулы кеше язган бу хатны. Мин бер генә кешедән шикләнәм…

– Кемнән?

– Моны минем сеңлем язмадымы икән? Ул Азнакайда яшәми, Чаллыда яши-яшәвен. Дөрес сүз юк монда. Әни үләр алдыннан кайтып, бер ай буе янында утырдым. Ул 1994нче елның, 1нче октябрендә үлде. Ә мин 25нче сентябрьдә Казахстанга киттем, сеңлем әнине сакларга минем урыныма калды. Казахстанга кайтып, ишектән керүем булды: «Әни үлгән», – дигән хәбәр килде. Казахстаннан күмәргә кайтып җитешә алмавым ачык. Без кайтып җиткәндә күмгәннәр иде инде. Әнинең васыяте шулай булды: «Кызым, әгәр син киткәч үләм икән, берүк ачуланышып йөрмәгез, сине көттермәсеннәр», – диде. Мөселманнарда шулай каралган бит, озак тотарга ярамый.

Сүзгә Илгизәр абый кушылды.

– Мин үзем монда туган кеше түгел. Шушы авылда үстем генә. Армиядә хезмәт итеп кайткач, менә шушы Галия исемле кыз белән йөрештек тә, өйләнештек. Авылда торырга иде исәп, ләкин конфликтлы ситуация килеп чыкты. Колхоз башлыгы кем колхозда эшләми аңа җир бирмибез, мал асратмыйбыз, мал асраган вакытта да, аларны көтүлеккә чыгармыйбыз дип куркыта. Мин төзүчелектә эшли идем инде, кайтып китеп йөри идем. Шулай итеп бервакыт клубка җыялар да, сүгенеп тә, яхшылап та әйтәләр: «Йә кайтып эшлисез, йә яшәргә ирек бирмибез». Мин яшь кеше, чыгып китүнең миңа бер авырлыгы юк. Бер балабыз туган иде инде ул чакта. Аны култык астына тыктык та, Казахстанга чыгып киттек. Аннан соң, әби үлгәч кенә кайттык. Без ул вакытта пенсионерлар идек инде, – ди ул. – 1994нче елда кайттык. 1995нче елда пенсиягә чыктым. (Галия апа)

– Ә ничек мулла булдыгыз?

– Казахстанда чакта дини укуларга йөрдем. Авыл җиренә кайткач, ул вакыттагы мулла Лотфулла абыйга инде 90 яшь чамасы иде. «Кемгә үз эшемне тапшырыйм икән?» – дип, ул да, авыл халкы да баш ватты. Мин ул вакытта бабайлар белән намазга йөри идем, алар миңа ияләшеп беттеләр. «Бу эшне син алып бар инде», – диделәр. Үзем: «Мин мулла булам», – дип йөргән кеше түгел, андый максатым юк иде. Лотфулла абзый бик каты чирләп китте. Кемдер үлә, кайсыныңдыр баласы туа, аңа исем кушарга кирәк, кемдер өйләнә. Кая барырга белмиләр. Миңа киләләр, – ди Илгизәр абый.

– Авыл халкы безгә рәхмәттән башка бернәрсә әйтмәде. «Әле дә ярый сез кайттыгыз», – дип кенә тордылар. Ә инде мулла булган чакта тотылган акчаның тиене-тиенгә кадәр теркәлеп, документка язылган. Алар әле дә исән. Ярый әле, ташламаганбыз, Аллаһы Тәгалә шулай ярдәм иткән булган, күрәсең. Кайда күпме тотылган, нәрсәгә киткән – боларның барысын да Корбан гаетендә хисап биреп барды, – ди Галия апа.

– Мәчетләр ул вакытта юк иде, аларны төзүдә дә ярдәм иттек.

– Акча җитмәве ачыклангач, сезнең инсульт кичерүегез…

– Инсультның сәбәпләре башкада. Бер улым ике инсульт кичереп үлде, икенчесе дә инсульттан инвалид калды. Моңа минем нервылар чыдамады.

– Мәчет акчасыннан ремонт ясаткансыз дип язылган…

– Ремонт дип инде… минем бер оныгым Казанда яши. Үз эше бар – эшмәкәр. Кайтып йөри ул монда. Бервакыт кайткач, җимерек коймаларны күреп, аларны алыштырырга 25 мең сум акча бирде. Үзебез дә төшеп калган түгел, пенсия алабыз, Аллага Шөкер. Түбәне үзебез яптык.

– Ә нишләп хатны сеңлегез язмадымы икән дип уйлыйсыз?

– Ул безнең шушы йортта яшәвебезне теләми, моңа ачуы килә, – ди Галия апа.

– Әнисәдән күпме акча кирәк, дип сорадык. Үзегезне дә үпкәләтмәслек, без дә түли алырдай дип. Бирәм дидем, күпме сорасаң да. 3 миллион сорады бу, иске акча белән. Әйтте, санап чыгарып салдым. Мин әйтәм: «Ризамы?» «Риза», – ди. Шуннан соң да үзара аңлашылмаучанлыклар булды әле.

Шушы ноктада безнең әңгәмәбез тәмамланды. Галия апа аларга бирелгән дипломнарны, рәхмәт хатларын күрсәтте. Илгизәр абый бөтен сөйләшү вакытында үзен тыныч тотса да, Галия апага бу хатның нык тәэсир итүен күрдем. Күзләре яшьләнгән иде.

АРТЫМНАН КАЙТАВАЗ

Урсайга барып кайтуым булды, факс аша хат килеп төште. Шулай итеп авылда эзләнеп йөрүем эзсез үтмәгән.

Урсай авылы җирлеге советы, Урсай авылы мәчете, Урсай авылы ветераннар советы, авыл халкы исеменнән мөрәҗәгать итәбез. «Безнең гәҗит» – редакциясенә авылыбыз хәзрәте Вильданов Илгизәр абый өстеннән хат язганнар. Шунда язылганнарны ачыклау максатыннан, Сезгә хат язабыз.

Урсай авылы мәчете 1996 елдан эшли башлады. Бу мәчеткә имам итеп шушы елдан Илгизәр абый Вилданов билгеләнде. Ул 1996 елдан 2009 елга кадәр бу эшне намус белән башкарды. Мәчеткә кергән һәм чыккан хәер акчалары аерым журналга язылып, акт белән расланып барган. Мәчеткә хәер биргән кешеләргә квитанция бирелгән. Бу документлар «дело»га теркәлеп куелган һәм бүгенге көндә дә исән. Һәр алынган әйберләргә товар чегы һәм накладнойлар бар. 2009 елда Илгизәр абый, өлкән яшьтә һәм авыру булуы сәбәпле, үзенең урынына имам итеп Магариф Камалетдиновны, мәчетнең кассиры итеп Лениза Галиуллинаны билгеләүне тәкъдим итте һәм алар бертавыштан сайланып куелдылар. Хәзерге көндә мәчетнең акчалары тулысы белән имам Магариф Камалетдинов кулында һәм югарыдагы тәртип белән алып барыла. 2007 елда Илгизәр абыйларның 45 яшьлек уллары, 2 баласын ятим итеп үлеп китте. Калган бердәнбер уллары 2 тапкыр инсульт кичерде. Шушы фаҗигаләрдән соң, Илгизәр абыйның сәламәтлеге бик нык какшап, 2011 елда инсульт кичерде. Авыл халкы Илгизәр абыйны бик ихтирам итә. Алар җәмәгате, Галия абыстай белән авылыбызда мәетләрне соңгы юлга озаталар. Башка дини йолалар да алардан башка үтми. районы имам-мөхтәсибе Әмирҗан хәзрәт тә Илгизәр абый белән Галия апаны бик нык хөрмәт итә.

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Без, авыл җитәкчеләре, авыл халкы бу хатка нәфрәт белдерәбез һәм шуны раслап кул куябыз.

Шушы хат астында 35ләп кеше имза куйган һәм астарак: «Бу имзалар артында барлык Урсай авылы халкы тора», – дип язылган.

Авылда бу хат тарихы күп гауга чыгарган, күрәсең. Илгизәр абыйга һәм хатыны Галиягә карата язылган нахак сүзле хатка нәфрәтләнеп, аларны инкарь итү өчен, тиз-тиз, мәкалә басылганчы дип ашыгып, менә күпме эш башкарганнар.

Нәтиҗә. Редакция үч алу, яла ягу коралы түгел. Мондый аноним хатлар еш алына. Әмма алар тикшерелә. Күрәләтә яла ягу зур гөнаһ. Нахак сүз бастырып, редакциянең дәрәҗәсен төшерү идеме максатыгыз? Хатны кем язганын белмим, бу авторның намусында калсын. Бу хат Илгизәр абыйның дәрәҗәсен күтәрде генә, әнә ничек яклый аны авылдашлары.

Миңа Урсайлылар бик ошады. Вилдановларның тату гаиләсен авылдашлары хөрмәт итә. Аларга алга таба да исән-имин, бер берсенә терәк булып яшәүләрен теләп калам. Ә миңа ярдәм иткән бар кешеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Бүтән мондый нахак сүзләр язылган хатлар килмәсен иде…

P.S. Гөлсинә белән Рәмзия апа! Язылган әйберләр дөрес булып чыкмады, хат азагында биргән сорауларыгызга җавап алдыгыз инде. Тагын берәр хат язып, инде хәзер редакцияне сүгәргә уйласагыз, зинһар өчен, исем фамилиягезне, адресыгызны тулысынча бирегез! Курыкмыйча бастырырбыз!

Зилия ХӘБИБУЛЛИНА.

-Урсай-.

  Куркак анонимнар мулланы яратмый, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии