СССРны кош итенә баету планы

СССРны кош итенә баету планы

1959нчы елның май башлары. Дәресләр беткәч, класс җитәкчебез Сания апа яңа хәбәр ирештерде: без – 10нчылар, СССР дигән илне кош итенә баету өчен үзебездән өлеш кертергә тиеш икәнбез. Күлле-Киме авылы җирлегендә урнашкан урта мәктәбебез укучыларына колхозга бер айлык чебиләр үстереп бирү бурычы йөкләнде. Бригадаларга бүленеп, графиклар төзеп, тиз арада эшкә дә керештек. Һәр сменада ике кыз һәм ике ир бала. Мәктәп читендәге корылмада чебиләр үстерәбез. Ул вакытларда әле электр утлары юк. Чебиләр туңа, төнлә бер күчкә өелешеп, астагыларын таптап үтерәләр. Алай да бирешмибез. Чебиләребез инде зураеп килә, канатлары чыкты. Без дә тик утырмыйбыз, чыгарылыш имтиханына әзерләнәбез. Шулай күтәренке күңел белән йөргәндә, чебиләребезгә әллә ниткән чир тиде. Гәүдәләре тиз үскәнгә, аякларына баса алмый башладылар. Өлкән апалар акбур яки вак таш ашатырга кушты. Каяндыр акбурмы, таштырмы табып, чебиләр алдына салдык. Тегеләр шуны чүпли дә, су эчә. Без балалар нәрсә беләбез соң, олылар кушты дип, бирдек инде. Су эчкәннән соң чебиләрнең бүксәләрендәге таш укмашып ката икән. Бераздан чебиләребез бер якка чүңкәеп, дөнья белән хушлаша башлады. Нишләргә дә белгән юк, тизрәк класс җитәкчесе Сания апа янына чаптык. Ул килеп җиткәнче, шактый чебиебез кырылган иде инде. Ул тиз генә теге ташларны чыгарып түгәргә кушты. Чебиләрнең күпмесендер саклап кала алдык. Әнә шулай итеп, СССР дигән илне кош ите һәм йомырка белән баетуга үз өлешебезне керттек. Әйткәнемчә, 1959нчы ел иде бу.

Ә бу вакытта минем булачак хатыным – Иске Шимбер авылы кызы Зарипова Гөлнур энесе Феликс белән Түбән Көек авылы җирлегендә урнашкан 7 еллык мәктәптә укый. Илне кош итенә баетуда аларның колхоз рәисе җайлырак ысул уйлап таба: мәктәптә укыган һәр балага 10-15 чебешне бүлеп бирә. Шуларны көзгә кадәр үстереп, мәктәпкә кире тапшырырга. Кем үзенә бирелгән чебиләрне исән-имин үстереп җиткерә, шуларга бүләк.

Менә көз җитә. Гөлнур да энесе белән икесенә тапшырылган чебиләрне үстереп җиткереп, колхозга тапшыра. Мәктәптә линейка җыеп, балаларга берәм-берәм бүләкләрен тапшыралар. Зарипова Гөлнур – понталон! Кул чабалар. Балалар понталонның нәрсә икәнен белми әле. Укытучы апалары Гөлнурның колагына шыпырт кына пышылдый: «Ыштан ул». Башка балаларга серне ачмыйлар.

Шушы понталон сүзе совет чорындагы бер анекдотны искә төшерде. Бер хезмәт алдынгысына чит илгә турист юлламасы бүләк итәләр. Күп тикшерүләр үткәч, капиталистлар яши торган илгә чыгу бәхетенә ирешә бу кеше. Кибетләр бай, нәрсә генә юк. Әйбер күп булгач, нәрсә алырга да белмисең. Хатынын да шатландырасы килә. Йөри торгач, күзе бала башлыгы шикеллерәк бер киемгә төшә. Сатучыдан моның нәрсә икәнен сорый. «Бюстгалтер», – дип җавап бирә анысы. «Ул нәрсәгә яраклы әйбер соң?» – ди бу, бюстгалтерның нәрсә икәнен аңламыйча. «Хатын-кызларның күкрәген тотып тора торган җайланма», – дип аңлатып бирә сатучы. «Ярар, кирәкми, үзем генә тотып торырмын», – ди турист.

Сүзем читкәрәк китте. СССРны кош итенә баету турындагы хатирәм моның белән генә бетмәде әле ул. Бервакыт авырып киттем дә, Казанның 7нче больницасына салдылар. Урыным үзем кебек сөйләшергә яратучы бер татар белән туры килде. Миңа караганда олырак булган бу абзыйның исеме инде хәтердә калмаган. Ул сөйли: «Хрущев «патша» заманасы. Дөбъяз райкомында комсомолның 1нче секретаре булып эшли идем. Мине Казаклар авылына колхоз рәисе итеп билгеләделәр. Илне тавык ите белән баету йөкләмәсе безгә дә бирелде. Ләкин колхозлар бу катлаулы эшкә әзер түгел иде әле. Баш та тартып булмый, сугыштан соңгы авыр чорлар. Бик кыенлык белән чебиләрне хуҗалыкларга тараттык. Халыкның аласы килми, чөнки аларга ашатырга җиме дә юк бит. Чебиләргә ашатырга дип, арыш өләшеп чыктык.

Вакыт тиз уза. Көз җитте. Хуҗалыклар чебиләрнең исән калганнарын колхозга тапшыра башлады. Район җитәкчеләре аларны кая да булса тапшырып, хисап бирергә куша. Безнең ул арык чебешләрне бер генә ресторан да алмый. Чеби ябарга әрҗәләр ясатып, колхозның карап торган бер машинасына шуларны төяп, боларны Казанның «Ягодный» базарына алып барып сатарга булдык. Ул вакытта Казанның күп халкы үз йорты белән яши иде.

Хәйләкәррәк хуҗалар чебиләрнең тавык буласыларын үзләренә алып калып, алар урынына үз хуҗалыкларында чыккан әтәчләрне тапшырганнар. Кешеләр килеп карыйлар да, монда әтәчләр генә икән дип, алмыйча китәләр. Көне буе базарда басып торып та, чебиләрнең бик азы гына сатылды. Шунда бер татар абзые килеп: «Кайтыгыз да, әтәчләрегезнең койрыкларын йолкып, «тавык» ясагыз», – дип киңәш бирде. Шуның киңәшен тотып, икенче көнне чебиләрне сатып бетерә яздык. Күңелләр күтәрелде. Өченче көнне кабат базарга килдек. Сату башланды. Берзаман бер абзый килде дә: «Болар әтәчне тавык дип сата. Мин кичә 10 чеби алган идем, унысы да әтәч булып кычкыра, үзара сугышалар», – дип тавыш чыгарды. Мин аны тиз генә бер читкә алып киттем дә: «Менә сезгә 10 чебинең акчасы. Әтәчләрне кире алып килеп тормагыз, үзегезгә калсын», – дип, эшне җайладым. Үзебез җәһәт кенә машинабызны кабызып, сатылып бетмәгән чебиләребезне төяп, базардан чыгып сыздык».

Чеби турында сөйли башлагач, тагын бер совет чоры анекдоты искә төште.

Кибет киштәләрендә тавык түшкәләре тезелгән. Бер ише –Болгариядән килгән яхшы төргәкле симез тавыклар, бер ише – зәңгәрләнеп беткән үз тавыкларыбыз. Төргәклесен халык кырылып ала, үзебезнекеләрен алучы юк. Безнең тавыкның моңа бик ачуы килеп, болгар тавыгына бәйләнә башлый. Бер-берсенә ямьсез сүзләр әйтешкәч, безнең тавык соңгы аргументны китерә: «Аның каравы, мин үз үлемем белән үлдем, сине бит суеп үтерделәр, үз үлемең белән үлә дә алмадың».

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии